Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатын 49 яшендә беренче баласын тапкан

Республикада былтыр өйләнгән иң өлкән кияүгә 91 яшь булган.

news_top_970_100
Татарстанда яшәүче хатын 49 яшендә беренче баласын тапкан
Солтан Исхаков

Татарстан буенча ЗАГС идарәсе 2019 елга йомгаклар ясады һәм бала табучы хатыннарның уртача яше турында белешмә чыгарды. Беренче баласын 49 яшендә тапкан хатын Чаллыда яши икән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

1990 елда бала табучы хатыннарның уртача яше 25 булса, былтыр бу сан 29 яшь булган. Бала табучы иң өлкән хатын Чаллыда яши, ул беренче баласын исән-сау килеш 49 яшендә тапкан.

Иң өлкән атага 63 яшь. Ул Аксубай районында яши. Бу ир-атның гаиләсендә бишенче бала туган.

Иң өлкән кияүгә 91 яшь, ул Лениногорск районында яши. Иң өлкән кәләш исә 81 яшьтә, ул Казанда яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100