Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның инвалид коляскасы шартлаган

Инвалид арбасының аккумуляторын тулыландырыр өчен токка тоташтырган булган ул.

news_top_970_100
Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның инвалид коляскасы шартлаган

«Кызганычка каршы, соңгы араларда бик күңелле булмаган хәбәрләр язарга мәҗбүр булам. Бу юлы миңа биш ел буе тугъры хезмәт иткән коляскам чын мәгънәсендә шартлады. Токка тоташтырып калдырган идем», — дип яза «Ярдәм» фонды җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) үзенең Инстаграм челтәрендә.

Аның фаразлавынча, Мәскәүдән Казанга кайтканда колясканы самолетка урнаштырган чакта зыян салганнар. «Аэропорт хезмәткәрләренә арбамны сүтәргә ярамый дип әйтсәм дә, минем сүземә колак салмыйча, сүтеп куйганнар иде. Ә бит аның аккумуляторы куркыныч тудыра торган түгел.

Арбаны җыйганда контактларны дөрес тоташтырмаганнардыр күрәсең һәм шул сәбәпле токка тоташтыргач шартлау барлыкка килгәндер», — ди Лилия.

Шагыйрә белдергәнчә, уңайлыгы булмаган коляскада хәрәкәтләнергә аңа хәзер бермә-бер авырлашкан. Бу арбасы олы да, авыр да һәм бары тик зур машиналарга гына сыя.

"Шулай да, бу вакыйгада бер кем дә зыян күрмәде", - дип сөенә ул үзе.

«Аллаһ саклаган, ярый үзегезгә зыян килмәгән», — дип тынычландырырга тотынган Лилиянең инстадуслары.

Кайберләре колясканы төзәтеп була дип, үзләреннән бушка ярдәм дә тәкъдим иткән. «Минем ирем ясап була дип әйтә.Теләсәгез, ул сезгә бушлай ясый», — дип яза бер ханым.

Икенче берсе «Сезнең аккумуляторларыгыз шартлаган, миңа калса алар искергән булган. Коляскага янгын куркынычы булмаган лифер фосфадлы аккумулятор куярга кирәк», — дип киңәшен биргән.

«Гафу итегез бәлки акча җыяргадыр яңа коляскага подписчиклар арасында? Ничек уйлыйсыз?», — дип язган ханымны инстаграмчылар шунда ук күтәреп тә алган.

«Яхшы кешеләр күп бит арабызда, тамчыдан күл җыела, әйдәгез ярдәм итик», — диләр алар.

Шагыйрә үзе: «Мин оялам инде, сездән ярдәм сорарга», — дип җаваплый.

Лилиянең тормыш иптәше Ришат исә, «Бу вакытлыча авырлык. Көчле бул, кадерлем. Мин синең янда!», — дип юата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100