Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев укол кадый башлаган

«Балачак хыялым- врач булу иде», ди популяр җырчы.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев укол кадый башлаган
Рамил Гали

Фирдүс Тимаевның Инстаграм челтәре аркылы аның кулы бөтен эшкә ятып торганлыгын белә идек инде. Бу юлы җырчы үзенең концерт группасында авырып киткән Зәринә исемле кызга укол кадаганын куйган.

«Кайсыгызга укол кирәк? Шушы инде ул гастроль тормышы. Балачак хыялым — врач булу иде. Кайсыгыз балачак хыялын чынга ашырды?», - дип мөрәҗәгать итә ул виртуаль дусларына.

Һәрвакытта да постларын юмор кушып бирә торган Тямай, бу юлы да инстаграмчыларның кәефен күтәргән.

«Бу авырта торган уколмы», - дип сорап, бик эшлекле кыяфәттә шприцка дару суырта ул. «Монысы түзәрлек, кич беләнгесе яндыра», - дип җавап бирә аңа бераз сырхаулап киткән кыз.

Группада укол ясый белә торган бердән-бер кеше бит ул, дигән мактау сүзенә каршы Фирдүс үзе дә, «Каян гына әти-әни шундый уңган егет булдырган соң, ә?», дип, көлке катыш җавап бирә.

Укол көтеп яткан кызның кәефен күтәрергә дә онытмый. Башта «авыртадыр, ә?», дигән булып куркытып куйса, инде уколын ясап бетергәндә, «ясарга ярыймы соң», дигән булып рөхсәт сорый.

Зәринә исә, уен-көлкесен белеп бетергән җырчыга «И, абый, кичке җидегә кадәр вакыт күп әле, ашыкмасагыз да була», - дип җавап бирә.

Җырчының дуслары арасында табиб булырга теләүчеләр күп булган, әмма хыяллары чынга ашмаган. Ә җырчы булырга теләгән кыз табиб булып эшләвен язган.

Инстачыларның күбесе җырчыны мактаган. «Табиб булсаң да килешер иде, гәүдәң килешкән, әле соң түгел укысаң»;

«Молодец, барын да булдырасың, ут син», ;

«Молодец энем игътибарлы син, кешелекле, авыруны терелтү үзе бик саваплы эш. Балаларың картлык көнендә сезгә игътибарлы булсын»;

«Доктор Тямаев, кулларың килешеп тора»;

«Булганнан бар да була»;

«Универсал»;

«Фирдус, сезгә ак халат бик килешер иде»;

«Авыл егете, молодец»;

«Бер белмәгән эшең юк синең», ;

«Теләсә кем булдыра алмый әле аны, молодец, курыкмыйча ясагач»;

«Уф, үләм. Ышкып тора, ичмасам, рәвешен китереп», дип комментарийлар калдырганнар.

Әлбәттә инде киңәшләрен дә биргәннәр, тәнкыйть тә бар.

«Афәрин! Икенче юлы, кадаган урынны ышкырга кирәкми. Болай дөрес ясадыгыз. «Дүртле»;

«Духтыр Тямай, кулларыңны юдыңмы соң? Күренмәде, аннары спирт белән, кулларыңны сөрт. Бу бернинди шаярусыз»;

«Пирчәткә кимәгәнсез»;

«Ышкымый, тарата. Дөрес эшли, «бишле!»,;

«Молодец, булганнан бар да була, икенче юлы «мамыкны үзең тот» дип кычкыр»;

«Инфекция кертмә инде»;

«Укол ясарга нинди хокукыгыз бар. Ул сезгә микрофон тоту түгел»;

«Табиблар укол ясамый, медбрат бу»;

«Әле ярый табиб булмагансыз! Аның хезмәт хакына ачка үләр идегез», — дигән берсе.

Җырчыга укол ясатырга теләүчеләр дә бар. Алар чиратка язылырга әзер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100