Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ляпис Трубецкой» төркеменә нигез салучы Руслан Владыко кыйналудан үлгән

Җәен гитаристны Минскида кыйнаганнар, шул вакыттан бирле ул комада булган.

news_top_970_100
«Ляпис Трубецкой» төркеменә нигез салучы Руслан Владыко кыйналудан үлгән
https://www.instagram.com/p/BmQjdsiAG2_/

Минскида элеккеге гитарачы, Совет һәм Белоруссиянең «Ляпис Трубецкой» рок-төркеменә нигез салучыларның берсе Руслан - Пан Владыко вафат булган. Бу хакта «Фейсбук»та коллективның продюсеры Евгений Колмыков хәбәр итә, дип белдерә «Вести.ru».

Узган елның июнь аенда Русланны Минскидагы барларның берсендә нык кына кыйнаганнар һәм талаганнар. Шуннан соң музыкант бик җитди операция кичергән. Хәле авыр булу сәбәпле, үпкәләренә махсус вентиляция бирү аппараты астында яткан.

Владыко бүген, 19 гыйнварда, иртәнге сәгать алтыда вафат булган . Шул ук вакытта иртәгә Владыконы кыйнау турындагы эш буенча судның чираттагы утырышы булачак. Кыйналу нәтиҗәсендә гитаристның баш миенә авыр зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Колмыков сүзләренчә, барда булган видеокамералардан күренгәнчә, гаепләнүдә шикле конкрет кешеләр билгеле. Аларның компаниясе ул көнне Владыко булган барда, янәшә өстәл артында утырган. Шикләнелүчеләр бар, әмма әлегә кадәр аңлаешсызлыклар күп, кешеләрнең күрсәтмәләре төрле, шулай ук ничә кешенең катнашы барлыгы да билгесез, дип белдерә продюсер.

«Ляпис Трубецкой» төркеме 1989 елда оештырылган һәм 2014 елга кадәр эшләгән. Ул үзенең исемен Илья Ильф һәм Евгений Петровның «Унике урындык» романы комик герое, Трубецкая тәхәллүсе астында басылган халтурчы шагыйрь Никифор Ляпис хөрмәтенә ала.

2014 елда төркем үз эшчәнлеген туктатты һәм ике коллектив — Brutto рок-төркеме һәм Trubetskoy рок-төркеменә таркалды. Trubetskoy проектына нигез салучыларның һәм гитаристларның берсе шулай ук Руслан Владыко булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100