Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанованың ирен хатынша дип атаганнар

Илсур Шәрипҗанов туры эфирда манты пешергән.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанованың ирен хатынша дип атаганнар
Салават Камалетдинов

«Ирем пешергән мантыйларга сокланып кына утырмыйм инде, ашыйм, ашау узганда ашыйм әле. Туры эфирда бергәләп мантый ясадык. Ирегез мантый ясаса — хатынша була икән», дип язган җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Инстачылар Гөлназның ирен дә, җае туры килгәч, үз ирләрен дә мактаган:

«Минем хатынша кичә берүзе эчәге пирогы пешергән мин юкта»;

«Минеке дә миңа бик теләп булыша, үзе ашын да пешерә, коймак та пешерә, бәлеш кенә пешереп караганы юк;

«Гөлназ, хатын-кызны хөрмәт итә белгән, дөрес тәрбия алган чын ирләр алар, безнең ирләр»;

«Ир-ат булышса, бик тиз эшләнә, тәмлерәк тә була. Аллага шөкер, 26 ел буе вакыты булганда бергәләп эшлибез», дип комментарийлар калдырганнар.

«Минем ирем дә әллә нинди тәмлүшкәләр пешерә, Гөлназ. Өйдәге эшләр дә ирнекенә, хатынныкына бүленмәгән. Бергәләп тә эшлибез, кем беренче кайта, кемнен ялы - шул пешереп куя. Шулай бергә тигез бүлеп эшләгәч, яшәгәч рәхәт тә, күңелле дә бит инде ул. Нинди хатыншалык бар монда? Ник хатын-кыз хезмәтче булып эшләп, ир көн-төн диванда кырын ятып, ял итеп кенә ятарга тиеш мени?», дип канәгатьсезлек белдергән берәү.

«Кызлар, миңа да табыгыз әле шундый «хатынша»ны яки прокатка биреп торыгыз. Молодец Илсур, ирләр пешергән ризыкка фәрештәләр канат кагып торыр ди»;

«Хатыншага кызыгып гомерләр үтә инде. Хатын-кыз кадак какса, я утын ярса, бер дә ир-ат булган диеп көлмиләр. монда ашарга пешергән өчен «хатынша» диләр", дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100