Җырчы Диләрә Илалетдинова бәби көтә

Җырчы "в ожидании" фотосын Инстаграмда күрсәтте .
Яшь җырчы Диләрә Илалетдинова бәби көтә. Моны ул инстадусларына йөкле фотосын куеп хәбәр итте. "Алла боерса тиздән" дип язган ул. Диләрәнең күпчелек дуслары изге теләктә. Бәбине исән-сау алып кайтуын теләгәннәр. Кайберләре исә Диләрәнең бу фотосын ошатмаган. "Әти-әниләре юкмы әллә боларның, алар кайда карый", "Оятлары да юк" дип язганнар.