Җырчы Гөлназ Солтанова икенче иреннән дә аерылган

Бу хәбәрне ул Инстаграм сторизында хәбәр итте.
 Җырчы Гөлназ Солтанова иреннән аерылган. Бу хакта ул Инстаграмда укучысы язган сорауга җавап биргәндә әйтте. "Марат белән җырлавыгызны ирегез ничек кабул итте?" дип сорыйлар Гөлназдан. "Берничек тә түгел. Минем ирем юк. Без аерылыштык",- дип җавап бирә ул.     Билгеле булганча, бу - Гөлназның икенче никахы иде. Беренче иреннән аның - кызы, икенчесеннән - ике улы бар. Бер әңгәмәдә Гөлназ Солтанова иренең депутат булуын әйткән иде.