Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльвира Хамматова укытучылык эшеннән киткән

Хәзер җырчы Төркиядә ял итә.

news_top_970_100
Җырчы Эльвира Хамматова укытучылык эшеннән киткән
Салават Камалетдинов

Җырчы Эльвира Хамматова үзенең битенә язылучыларны көн саен яңа фотолар белән куандыра.

«Төркиядә мин беренче тапкыр… Дөресен генә әйткәндә моңа кадәр әллә ни килү теләге дә юк иде. Туристларга, хатын-кызларга игътибар «артык күп» дигәнгә…Соңгысы чыннан да бик күп булды, тик менә гыйнвар аенда җылы көннәр бүләк итә алганы өчен Төркияне яраттым», дип язган артык игътибардан арыган җырчы.

«Үзеңне ничек тотуыңа карап ташлана инде ирләр. Төрекләр дә юләр түгел, теләсә кемгә барып ябышмыйлар инде», дигән бер дусты.

«Миңа яңа эмоцияләр кирәк. Шулай гына үземне чын-чынлап яшәвемне тоям», «Бүген көн болытлап тора, тик иң мөһиме күңелдәге кояшны болытлар капламасын», «Диңгез тыңлый да, тынычландыра да», «Сүзсез» дип язган җырчы фотолары астына.

Инстачылар җырчының гүзәллегенә соклануларын яза.

«Матурланасың көннән-көн»;

«Эльвира, сез бик матур»;

«Сез бик чибәр»;

«Сагындым»;

«Бөтен серләреңне калдырып кайтасың инде»;

«Син бала, кайтырга уйлыйсыңмы?» кебек комментарийлар да калдырганнар.

Инстачыларны җырчының кем белән ял итүе кызыксындыра: «Ял дәвамында сезне кем фотога төшерә? Менә шул сорау миңа тынгы бирми, дип язган берәү.

Җырчы Эльвира Хамматова Казанда 27 гимназиядә оештыру эшләре буенча укытучы булып эшли иде. Уку елы уртасында аның ничек ялга китә алуы белән кызыксындык. Бактың исә, җырчы укытучы эшеннән киткән икән. Бу «Татар егете, Татар кызы 2019» бәйгесенә кагылышлы хәлләр белән бәйле булырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100