Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Терекөмешләр»: Ландыш Нигъмәтҗанованың балаларыннан кичке концерт - видео

Җырчың улы белән кызы өйдә татар халык биюен бии.

news_top_970_100
«Терекөмешләр»: Ландыш Нигъмәтҗанованың балаларыннан кичке концерт - видео
Илнар Төхбәтов

Ландыш белән Фәрит Таишевның балалары кичке концерт куя. Әнвәр белән Ләйлә татарча бию бии, аннары вальс әйләнә.

Җырчы гаиләнең виртуаль дуслары «гармунда кем уйный», «Гомәр кая» дип кызыксына. Комментарий язучылар башкалар язганны укып тормый бугай, күбесе шул ук сорауларны кабатлаган.

Ландыш «гармунда әтием уйный», «Гомәр дә шунда», дип җавап биргән.

«Балалар биегәнне карап бөтен йокым ачылды. Молодцы да инде сандугачлар! Әниләренең тырышлыгы бит бу! Һәйкәл куярлык сиңа Ландыш»;

«Их, яратам да инде шушы талантлы, сөйкемле, акыллы, матур балаларны!!! Бәхетле, сәламәт булыгыз, нәниләрем»;

«Коточкыч таланты балалар, шуның хәтле оста матур бииләр»;

«Артисттан артист тумый кем тусын инде. Молодцы»;

«Әй бәхетле балачак, күзләр тимәсен»;

«Ландыш күз тимәсен бик матур бииләр»;

«Терекөмешләр»;

«Хикмәтҗановлар»;

«Эх, сиптерәләр, Таишевлар»;

«Вәт булдыралар, молодцы, вальс та әйләнделәр, татарчага өздереп тә бастылар. Гомәр кайда соң әле, комиссиядә утыра әллә?»

«Көн буе карап утырыр идем үзләрен. Шул тикле матур, сөйкемле балалар. Сагынганмын үзләре, рәхәтләнеп карадым. Өчесе дә артист булыр болар», дип соклана инстачылар.

«Бу сабыйларны карагач балачакка әйләндем дә кайттым… Кышкы озын кичләрдә, барлык эшләрне бетергәч, әти гармун алып утыра иде…Ә без (гаиләдә 4 кыз бала, 1 малай) апам белән муенсаларны тагабыз да, итәк очларын тотып кара-каршы биибез. Татарчасы беткәч, матрос көен уйный башлый, без тагын матрослар шикелле биергә тырышыбыз… Эх, еракта калган балачак», дип балачагын сагынган берәү.

Ике кеше үзара әңгәмә дә корып алган:

Болар бию түгәрәкләренә йөри торганнардыр. Бигрәк оста бииләр бит.

Түгәрәккә йөрүчеләр шулай бии мени? Әйтеп тә карыйсыз инде…

Яхшырак бииләрмени? Мин бит белгеч түгел, бөтен кагыйдәләрен белеп бетермим.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100