Чүлмәкчедән күрмәкче: Гөлназ Шәрипҗанованы ире белән түшәктә яткан фотосы өчен тәнкыйтьлиләр

Җырчы шул рәвешчә ирен туган көне белән котлаган.
Айгөл Бариеваның Лилия Муллагалиева белән караватта яткан фотолары гауга чыгарган иде. Гөлназ Шәрипҗанова да шундый ук эпатаж адымга барган. Ул ирен туган көне белән Инстаграмда котлап: "Хәтерлисеңме, нәкъ шулай башланган иде безнең гаилә тормышы. 22 яшьлек, яшь егет идең, хезер инде син яраткан әтиебез, минем гөмерлеккә сөйгән ярым - СИН. Артка юл юк, балалар уртак, кредит/ипотека уртак, никахлашу турындагы таныклыкны күптән яшереп куйдым", - дип язып куйган."Аны матур гына итеп котлап булмый микәнни? Бу артистлар берсеннән берсе уздыра. Ахырзаман"."Махсус куялар бит инде алар бу фотоларны, без язышсын өчен, онытмыйк тагын аларны"."Ярар инде, ике хатын-кыз кочаклашып төшу түгел. Түзәбез. Моннан яхшырак фотолары юк күрәсең"."Ну китте колаулар. Юрган астын гына калды төшереп куясы. Балалар анысын да эшләмәс дип әйтеп булмас, ата-анасыннан уздыра яшьләр. Аллаһ үзе гафу итсен"."Булдырасыз, молодцы, үз агуларын чәчүчеләр агуларына каплансыннар!""Бәхетле булыгыз, исән-сау булыгыз, балаларыгыз куандырып торсыннар, бай hәм тату яшәгез!""Болай матур итеп түшәктә яткач, өченчесен дә көтәбез"."Әйдәгез, ничек ... да күрсәтегез, порнуха таратып яталар, тьфү", - дип язалар укучылар.