Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак мәчет» янында клип төшереп гауга чыгарган Резедә Ганиуллина биюен ташлый

Резедә Ганиуллина кая китәсе турында әлегә әйтми.

news_top_970_100
«Ак мәчет» янында клип төшереп гауга чыгарган Резедә Ганиуллина биюен ташлый
https://www.instagram.com/rezeda_ganiullina

Үзенең үзенчәлекле биюләре белән танылган Резедә Ганиуллина Татарстанда бию эшчәнлеген бөтенләйгә ташлавы хакында белдергән. Бу турыда ул үзенең Инстаграм челтәрендә язып калдырган.

Моннан берничә ел элек Болгардагы «Ак мәчет» каршында үзенең шәрыкъ биюе һәм шул стильдәге ачык костюмнары белән мөселман дөньясында шау-шу уяткан иде ул.

Аның иҗаты белән кызыксынучылар, ул чакта бу гауга ни белән бетәр икән дип борчылды. Шул вакытта Резедә төрле тикшерүләр, мәхкамә юлларын таптады, матбугат чаралары аша гафу да үтенде.

Ул чакта да үзенең сайлаган юлына тугъры калган артист, бу юлы Татарстан сәхнәләрендә биюләрен туктатасын хәбәр итте.

«Бу карарга мин салкын акыл белән килдем. Мин 20 гыйнвардан Татарстанда бию эшчәнлегемне туктатам. Минем иҗатымны яратучыларга мине кайда күреп буласын (концерт залларын, мәйданчыкларны) һичшиксез хәбәр итәчәкмен.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дорогие мои❤️ К этому решению я пришла осознанно ?? Я прекращаю свою танцевальную деятельность в Татарстане с 20 января 2020 года ❌Кто любит мое творчество,обьязательно скажу,где можно будет меня увидеть ?(концертные залы и площадки) Скажу честно,это решение далось мне не просто...Так как я посвятила многие годы своим любимым танцам,и безмерно благодарна всем вам-за ваше тепло,аплодисменты,восторг и поддержку❤️ Но,пришло время раскрыться вам и с другой стороны❗️ Чаша весов перевесила в сторону другой моей страсти,о которой я совсем скоро вам расскажу? С уважением и любовью Резеда❤️

Публикация от Резеда Ганиуллина (@rezeda_ganiullina)

Дөресен әйтим, әлеге карар миңа җиңел генә бирелмәде. Гомеремнең бик күп елларын мин үземнең яраткан биюләремә багышладым. Сезнең җылы алкышларыгызга, соклануыгызга, авыр чакта таяныч булуыгызга мин чиксез рәхмәтлемен.

Әмма сезнең алда икенче яктан ачылыр вакыт та килеп җитте. Яңа сайлап алган карарым салынган үлчәү тәлинкәләре авыррак булып чыкты. Мин бу турыда сезгә соңрак сөйләрмен», - дип яза Резедә үзенең виртуаль дусларына хөрмәт һәм ярату хисләрен җиткереп.

Резедәнең инстадуслары теләктәшлек белдергән.

«Иң мөһиме вакытында китә белү. Беркемне дә тыңлама!»;

«Вәт яңалык бу ичмасам. Тагын яңаларын көтеп калабыз»;

«Бары тик алга. Нәрсә генә булса да, нинди генә карар кабул итсәң дә, без синең белән»;

«Нинди генә карар булса да, ул синеке һәм ул уңышлы булсын. Бәхетле бул! Иң изге теләкләр сиңа!»;

«Син искиткеч, чибәр, эш аты. Син булдырасың һәм барысы да шәп булачак!»;

«Молодец! Ахыры хәерле булсын!»;

«Хыялларың тормыша ашсын!»;

«Яңа горизонтлар ачарга вакыт. Уңышлар сиңа иҗат кешесе!»;

«Син йолдыз һәм һәрвакытта да йолдыз булып калырсың. Яктырак балкы»;

«Синнән яңа проектлар һәм башлангычлар көтәбез. Түземсезлек белән тормышыңның яңа баскычы турында яңа пост көтеп калабыз»;

«Без сине беркайчанда онытмыйбыз, яратабыз һәм горурланабыз», дип язган алар яраткан артисткаларына.

«Минем уйлавымча, син биюләреңнән башка яши алмаячаксың бит. Һәм без сине әле тагын күрәчәкбез», - дип язучылар да бар.

Бер инстачы: «Бигрәк кызганыч, мин сезгә әле генә язылган идем. Сез бигрәк матур биисез. Сездән күреп мин дә шәрыкъ биюләрен бии башларга булдым», дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100