Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Forbes исемлегендәге миллиардер туган мәктәбенә миллион доллар биргән

Игорь Рыбаков Магнитогорск шәһәрендә укыган һәм туган мәктәбенә рәхмәтен белдергән.

news_top_970_100
Forbes исемлегендәге миллиардер туган мәктәбенә миллион доллар биргән
https://pixabay.com/

Магнитогорск шәһәрендә туып үскән, хәзер Forbes исемлегендәге миллиардер Игорь Рыбаков үзе укыган 56 номерлы мәктәпкә миллион доллар акча бүләк иткән. Бу турыда «Чиләбе.Онлайн» сайты язды.

«Мин 56нчы мәктәпнең рәхмәтле укучысы. Мин максатчан капитал ясау өчен миллион доллар бүләк итәм», — ди ул.

Былтыр көзен «Технониколь» компаниясенең хуҗаларының берсе Игорь Рыбаков Магнитогорск килеп, мәктәп укучылары һәм укучылар белән очрашкан.

Рыбаков бу акчаларны файдалану өчен өч юнәлеш тәкъдим итә. Миллион доллардан килгән акчаның утыз проценты балаларга стипендия түләүгә, утыз проценты укытучыларга хезмәт хакына, кырык проценты мәктәптә рәхмәтле укучылар тәрбияләүгә тотылырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100