Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланы үзем таптырам»: Рөстәм Нәбиев хатыны бала тапканны карап торган

«Шундый могҗиза өчен рәхмәт сиңа», — дип, Рөстәм хатыны Индирага рәхмәт әйтә.

news_top_970_100
«Баланы үзем таптырам»: Рөстәм Нәбиев хатыны бала тапканны карап торган
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Паралимпияче, билгеле блогер, Башкорстан егете Рөстәм Нәбиев бүген иртән икенче тапкыр әти булды.

Әлеге бик җаваплы процесста ул үзе дә катнашкан, сөеклесе Индира янәшәсендә булган. Алар бала тудыру йортына бергә барган. Рөстәмнең коляскасын дезинфекцияләп, бала тудыра торган бүлмәгә керткәннәр. «Баланы үзем таптырам», — ди Рөстәм. Ул эксклюзив видеолар белән дә таныштырып барды.

Индира бала тапканнан соң куелган видеода бала елаган тавыш ишетелә. Ул хатынына рәхмәт әйтә. «Шундый могҗиза өчен рәхмәт сиңа. Яратам сине», — ди.

«Сәгать 4 тулып 35 минутта кызыбыз — Әминәбез туды. Буе 54 см, авырлыгы 3810 грамм»», — дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Индира бала тапканнан соң, Рөстәм өйгә кайтып киткән, ул олы кызы Сaфияне балалар бакчасына да илтеп кайткан.

Инстачылар Рөстәм белән Индираны котлый. Данир Сабиров та комментарий язып калдырган. «Котлыйбыз, безнең арттан барасыз. Көчле дә инде үзең. Мин хатынның бала тапканын күзәтсәм, аңымны югалтыр идем», — дигән ул.

  • Башкортстанның Чакмагыш районы егете Рөстәм Нәбиев 2015 елның июлендә Омск өлкәсенең Светлый бистәсендә һава-десант гаскәрләре карамагындагы дүрт катлы казарманың түшәме җимерелгәндә хәрабәләр астында калып, ике аягын югалта.
  • «Әйдә табиблар күрмәгәндә үбешәбез»: паралимпияче Рөстәм Нәбиев мәхәббәт тарихын сөйләгән иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100