Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның улы чанага утырып гармун уйнап йөри - видео

Фирдүс үзе нәни улы Кәримгә кушылып җырлый.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның улы чанага утырып гармун уйнап йөри - видео
Салават Камалетдинов

Видеода «Әй, улым, кая киттең соң? Ә икенчене җырлыйм мыни?» — дип шаярта Фирдүс. Үзе улы уйнаган «көй» гә кушылып җырлап та ала.

«Чана тагып, гармун уйнап, кәләш алырга киттем», - дип язган җырчы видео янына.

«Болай булса киләсе елларда өйләндереп тә булыр», дип шаярткан берәү.

Җырчының виртуаль дусларының бер өлеше нәни Кәримгә күз тия дип борчыла, икенчеләр гармун белән кызыксына. Алар «каян алдыгыз», «кыйммәтме» кебек сораулар язып калдырган.

«Кәримчик гармунны тота белә бит, уйнарга да өйрәнеп китәр әле, бигрәк кечкенэ шул»;

«Вәт ичмасам, безнеңчә була бу, чын татарча. Уңышлар сезгә. Гаиләгезне яратам»;

«Оста гармунчы булыр бу балакай»;

«Ялындыра торган гармунчы булыр ахры»;

«Булачак композитор, сезне дә уздырыр»;

«Бөек артист була бу бала»;

«Артисттан артист туа инде»;

«Әле үк булдырып уйный. Нотасын нотага китереп»;

«Сабый, әтисен җырлата бит, җаным»;

«Киләчәктә артист булачак. Тәрбияле артист булса ярар иде»;

«Җимеш, Алла биргән. Малай да әтисеннән ерак китмәгән»;

«Гастрольгә китте ташбаш, әтидән калышмыйм, ди», дип комментарийлар калдырган Фирдүснең Инстаграм аккаунтын күзәтеп баручылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100