Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазинга, азык-төлек тутырып, суыткыч бүләк иткән

Үзенең туган көне уңаеннан, Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор, автор-башкаручы Фирзәр Мортазин Казан тамашачыларына җыр бәйрәме бүләк итте.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазинга, азык-төлек тутырып, суыткыч бүләк иткән
Рамил Гали

Туган көн бәйрәме бүләксез булмый дигәннән, бүгенге көндә Буа районының Кайбыч авылында яшәп, иҗат итүче Фирзәр Мортазинга иң саллы бүләкне танылган җырчы Салават Фәтхетдинов биргән.

Концертта җырчы үзе күренмәсә дә, бүләкне концертны алып баручы, Буа сатира һәм юмор театры директоры Раил Садриев тапшырган.

Ә бүләк чыннан да шәп. Тамашачыларның концерт башланганда ук күзен яндырган, ишегенә Фирзәрнең гармунын кочаклап төшкән рәсеме һәм Татарстан флагы белән герб рәсеме ясалган суыткыч.

Бүләкне күрсәтү барышын концертны тамаша кылган һәм үзе дә җырларын бүләк иткән җырчы Айгөл Бариева видеога төшереп, Инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

Видеодан күренгәнчә, бүләк чыннан да үзенчәлекле булып чыккан. «Бер-малай әйткән ди бит, безнең суыткычта ит юк, сөт юк, берни дә юк, дип», дигән мәзәк сөйли-сөйли, Раил Садриев бик саклык белән генә суыткычның ишеген дә ачып күрсәтә. Тамашачы ах итеп куя. Чөнки суыткыч эче шыплап азык-төлек һәм затлы эчемлекләр белән тулган.

«Туңдыргычын күрсәтеп тормыйм. Анысы да ит белән туп-тулы», — ди Раил Садриев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100