Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге клубта ачык киемнән биегән видеосы таралгач, укытучы кыз эшеннән киткән

Әмма коллегалары педагогны түгел, видеоны челтәргә салган кешене гаепли.

news_top_970_100
Төнге клубта ачык киемнән биегән видеосы таралгач, укытучы кыз эшеннән киткән

Самара өлкәсенең Шигон районындагы авылда информатика укыткан Ксения кичен шәһәрдәге төнге клубларның берсендә шәрык биюен башкарган. Бу видеоны кемдер челтәргә сала, укытучы турында мәгълүмат тарала. «Шәрык биюен биесәң, шуның белән шөгыльлән. Син бит Укытучы!» дип гаеплиләр аны.

«Моны укучылар күрергә мөмкин бит!» — дип язалар.

Бу видео чыкканнан соң җитәкчелектә укытучы белән сөйләшкәннәр һәм ул эшеннән китеп барган. РИА Новости язуынча, җитәкчелек укытучының бу адымын педагог эшенә туры килми торган дип бәяләгән.

«Мин декабрь аенда, клубның ачылышында биедем. Видеоны бер кыз төшергән һәм Интернетка җибәргән, ул миннән көнләшкән мөгаен. Мин язманы алып ат дип язгач, ул елмайган смайлик кына җибәрде. Миңа оят түгел, мин туган авылымда биемәдем, бу эш белән мәктәптә шөгыльләнмим. Әмма акча эшләү мөмкинлегеннән дә баш тарта алмыйм, яшисе бар бит. Ә мәктәптә мин рәсми киемдә, эшемне башкардым. Минем өч югары белемем бар, балаларга минем дәресләремнән файда булды дип саныйм», — дигән Ксений «Комсомольская правдага».

Ксения клубта Джавхара псевдонимы белән чыгыш ясаган. Шәрык биюе белән ун ел шөгыльләнә икән. Ә мәктәптә ярты ел гына эшләгнән. Әти-әниләр дә, мәктәп җитәкчелеге дә бу шөгылемне беләләр дигән ул.

«Ксения мәктәпсез яшәр, ә менә кем балаларга информатика укытыр. Авыл мәктәбенә килергә теләүчеләр бармы әллә. Видеоны Ксениядән көнләшкән кешеләр салган», — дигән авыл хатыны Татьяна.

Ксения эшеннән киткәч, аны яклап язучылар арткан.

«Ул да кеше. Бу нинди ахмаклык! Мин укытучы хатын-кызлар турында тагын бер сер ачам! Алар ирләр белән дә йоклый, лифчик та сатып ала! Ксения урынында булсам, мин судка бирер идем», — дип яза бер хатын-кыз социаль челтәрдә.

«Ә нигә бу видеоны укучылар карарга тиеш? Әти-әниләр бу видеоны челтәргә салмаска тиеш».

«Укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде. Аның бернишләргә дә хакы юк, ә балалар башыннан йөри. Аларга берни әйтергә ярамый».

«Бер дигән пиар булды бу кызга!»

Ксения башта качып йөрсә, эшеннән киткәч, җавап яза башлаган.

«Хәзер минем гонорарларым югарырак булачак. Сез караңгы клубта почмактан төшерелгән, селкенеп торган видео караганчы, профессиональ видео карый аласыз», — дигән ул.

«Ун мең сумга эшләп, шундый чикләүләргә кем генә түзә алыр икән», — дип аңлата Ксения мәктәптән китүен.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100