Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлап танылган Африка егете Оливер татар кызына өйләнгән!

Җырчы Илсөя Бәдретдинова командасында җырлап йөргән, татар җырларын башкарып танылган Африка егете Оливер Мбвебве Камилә исемле татар кызына өйләнгән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә язган.

news_top_970_100
Татарча җырлап танылган Африка егете Оливер татар кызына өйләнгән!
 "Мин аның карашын өзелеп яраттым, чөнки ул миңа гына саф сөюе белән карый иде. Яратам сине, сөйгәнем Камилә!" - дип язган Оливер.

"Әйе, Камилә - татар кызы. Әмма ул татар телен белми шул. Үзем белгәнемне өйрәтермен. Дуслар, якыннар аны бик җылы кабул итте, проблема булмады", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
 
Халык Оливерга иң изге теләкләр теләп, котлау сүзләрен язган: "Мәхәббәт чикләрне белми", "чын күңелдән котлыйбыз", "Сөбханалла, молодец, дускай. Бәхетле булыгыз", "Оливер, бәхетле булыгыз, сау-сәламәт балалар үстерегез", "нинди шатлыклы хәбәр, гаилә тормышыгыз беренче очрашуларыгыз кебек булсын", - дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100