Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балачак тәме килә». Фазлыевларга концерт вакытында бер капчык сушки биргәннәр

Азат Фазлыев моны Кыш бабай бүләге дип атаган.

news_top_970_100
«Балачак тәме килә».  Фазлыевларга концерт вакытында бер капчык сушки биргәннәр
"Татар-информ" архивы

Пермь өлкәсе Октябрьский районында булган концерт вакытында Алсу һәм Азат Фазлыевларга бүләк итеп бер капчык сушки меңгереп биргәннәр. Бу хакта артистлар икесе дә үзләренең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Беренче тапкыр Октябрьскийда булдык. Пермь краенда да Октябрьский бар икән. Тәмле әйбер алып килделәр әле. Рәхмәтләр яусын, без сәфәр кешеләрен сыйлаганыгыз өчен», дигән Алсу, сәхифәсенә видео урнаштырып.

Видеодан күренгәнчә, зур капчыктагы сушкиларны күргәч, Азат бераз аптырап калган, аннары капчыкны ачып, бүләкне тәмләп караган. «Тәмле, безнең балачак тәмнәре килә моннан», ди ул сушкиларны төркемдәгеләренә дә тәкъдим итеп. Тик Алсу: «Алла бирса, концерттан соң, тәмләп-тәмләп чәйләр эчәрбез. Зур рәхмәт сезгә» дип, концертны дәвам итәргә кирәклеген ишарәли.

Инстачылар шунда ук әлеге бүләкне нәрсә икәнен дә аңлатып биргән.

«Чад калачы» дип атыйлар аны Пермь татарлары. Бик тәмле!»;

«Әгәр Богородскийныкы булса, бик тәмле инде ул. Мммм», дип язалар алар.

«Сез бит күбәү, алай озакка сузмассыз. Юлда тамак ялгап алырга әйбәт булачак инде бу»;

«Бер көн дисәк, сузачаксыз инде сез аны», дип җавап та калдырганнар, Алсуның «Ничек уйлыйсыз, төркемебез белән ничә көн ашарбыз микән?», дигән соравына.

Азат исә әлеге бүләкне Кыш бабай бүләге дип атый. «Кыш бабай киткән дип уйлаган идегезме? Ул безне Пермь өлкәсендә көтеп торган. Алланың рәхмәте! Иртәгә — Аракай. Һәр килгән кунакны сыйлармын, рәхим итегез», дип язып калдырган ул сәхифәсендә.

«Шәп күчтәнәч»;

«Авыздан сулар килде»;

«Азат, сине баетканнар бит ә»;

«Ой, молодцы. Исән ризыгыгызга язсын балалар!», дип матур теләкләр калдыручылар да, «Күп түгелме, бүлеш әле», диючеләр дә, «Мин лоторейга чыккан дип торам», дип аптыраучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100