Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зариповны халык акчасына ял итүдә гаеплиләр

Хәзерге вакытта танылган җырчы Рифат Зарипов гаиләсе белән Доминикана илендә ял итә.

news_top_970_100
Рифат Зариповны халык акчасына ял итүдә гаеплиләр
www.instagram.com/rifat_zaripov_official

Рифат Зарипов Доминиканада ял иткән фотосын урнаштыргач, инстадуслары арасында көнләшеп язучылар барлыкка килгән.

«Мин дә синең кебек кеше акчасына ял итәр идем. Шул акчаны хәйриячелеккә тотсаң, әйбәтрәк булыр иде»,

«Ял итәргә сез иртә таңнан торып җиң сызганып эшләгән кешеләр мени, сәхнәдә җырлап, биеп, акча сугып, кар көрәмәс өчен, җылы якка таясыз, аннан эш кырган кеше кебек сөйләшәсез»,

«Сез бигрәк сәер, Рифат, зур публика өчен шундый постлар куясыз. Халыкның, шуларның яртысыннан артыгы ярлы булганнары, сезнең ял иткәнегезгә карап сокланып, рәхәт алып утырырлар дип уйлыйсызмы?», - дип тәнкыйтьлиләр.

«Аллага шөкер, үземнең хәләл акчаларга ял итәм. Һәр эшнең үз авырлыгы һәм җиңеллеге бар. Үзегез эшләп карамаган эш турында мәгълүмат таратмагыз! Карап торышка акыллы ханымга охшагансыз», дип үзенең җавабын белдерә җырчы.

Шоумен Айрат Ильясов та «тазаргансың, кайт давай», дип яза.

«Аңламыйм, бу кешенең ял итәргә һәм фотолар куярга хокукы юкмы әллә??? Хәйриячелекнең монда ни катнашы бар. Бәйләнмәгез, Зариповка. Без аны яратабыз! Күңелле яллар сезгә», дип тә язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100