Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Гөлсирин Абдуллинаның кемгә охшаганын ачыклаган

«Әбиең дә бик чибәр икән», дип язалар җырчыга.

news_top_970_100
Инстачылар Гөлсирин Абдуллинаның кемгә охшаганын ачыклаган
Владимир Васильев

Җырчы ире Азат Абитов һәм әбисе белән төшкән фото куйган. «Бу фото күңелемә шундый якын, монда калдырам! Сезгә ошыймы?» — дип язган Гөлсирин.

Инстачылар җырчыларның иманлы, тәрбияле балалар булуын язган.

«Олы кешеләрнең күңелен күреп, хәер-фатихасын алып калу бик кирәк. Ул сезгә бәхет теләп тора»;

«Әбиеңә охшагансың»;

«Әбиегез белән күрешергә, хәлен белергә вакыт табасыз»;

«Әбиең дә бик чибәр икән»,

«Бик тә нурлы әбиегез. Күз тимәсен», дигән комментарийлар калдырганнар.

«Сөбханалла! Әбиегез дә Аллага шөкер, бик матур әле. Сөенече йөзенә чыккан. Якыннары килгән бит, нинди шатлык. Әбикәем, исән-сау гына бул, чирләмә. Оныкларыңның да сабыйларын куреп, аларга карап сөенеп яшәргә язсын. Изге, киң күңелле, мәгънәле булганыгыз өчен рәхмәт. Шундый булып калыгыз. Без сезне яратабыз», дип теләкләр язган берәү.

Әбидән игътибарны кияүгә дә юнәлткәннәр. «Азатның бүреген югалта күрмәгез», дигән бер шаяны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100