Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Инстаграм пупсигы». Булат белән Ләйсән нәни кызларын балалар бакчасына биргән

Ләйсән Гыймаева 1,8 яшьлек кызы Зәйнәпнең балалар бакчасында төшкән фотоларын куйган.

news_top_970_100
«Инстаграм пупсигы». Булат белән Ләйсән нәни кызларын балалар бакчасына биргән
Салават Камалетдинов

«Зәйнәпне балалар бакчасына бирдек. Безнең өчен иң мөһиме төркемнәрдә балалар куп түгел, һәр балага индивидуаль караш, йога, музыка, логопед, Монтессори методикасы буенча дәресләр, биш тапкыр ашату да (шулай ук гипоаллерген) каралган. Югары белемле тәрбиячеләр, ишектән үк каршы алучы ачык йөзле администратор кызларны күргәч, үземнең дә китәсе килмәде. Балага да бик ошады, әлегә ярты көн генә йөрибез, бераз үскәч, кичкә хәтле йөрербез дип уйлыйбыз», дип язган җырчы.

«Биш кат ашату. Тәүбә. 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр биш кат ашаса, бер ай эчендэ шар була бит бала», дип комментарий язган берәү. Шуннан җырчының виртуаль дуслары арасында ашау буенча бәхәс чыккан. Дәүләт балалар бакчаларында да биш тапкыр ашаталар, кемдер өч, кемдер дүрт дип язган инстачылар.

«Балалар күп ашамый бит, әзләп еш ашатырга кирәк», — дип җавап язган җырчы.

«Әйбәт булган. Иртә бирсәң яхшырак ул. Минем кызым бер көн бармаса, сагынып бетә. Өйдә нәрсә эшләргә белми, балалар бакчасында рәхәт ди. Зәйнәпкә шулай яратып, өйрәнеп китүен телим»;

«И, бәләкәч, иртән йоклатмыйча алып китәсез инде»;

«Бер тәмлүшкә балалар бакчасына йөри башлаган»;

«Инстаграм пупсигы. Бик матур утыра», — дип комментарийлар калдырган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

«Балалар бакчасына йөри башлагач авырый башлыйлар инде», дип борчылуларын белдерүчеләр дә бар.

«Ничек иммунитетларын ныгытырга икән», дип тә кызыксынганнар.

«Хәзер ярты көн балдеешь», дип шаяртучыга «җитешеп булмый, балдеть итеп» дип җавап язган җырчы.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Зэйнэпне садикка бирдек ? @mumi.troll балалар бакчасы Казанда 3 адрес буенча урнашкан. Өйгә иң якынын сайладык. Безнең өчен иң мөһиме группаларда балалар куп тугел, һәр балага индивидуаль караш, йога, музыка, логопед, Монтессори методикасы буенча занятиелэр, 5 тапкыр ашату да (шулай ук гипоаллерген) каралган. Югары белемле тәрбиячеләр, ишектән ук каршы алучы ачык йөзле администратор кызларны кургәч уземнең дә китәсе килмәде? балага да бик ошады, әлегә ярты көн генә йөрибез, бераз ускәч кичкә хэтле йөрербез дип уйлыйбыз алла бирсэ ?? @mumi.troll #лейсангимаева #бэлэкэчзэйнэп

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100