Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүгеннән йөзә башлыйм»: Салават Фәтхетдинов Зәңгәр күлдә су коенган - видео

Җырчы сап-салкын суга чумганын видеога төшереп, инстаграмга куйды.

news_top_970_100
«Бүгеннән йөзә башлыйм»: Салават Фәтхетдинов Зәңгәр күлдә су коенган - видео
Салават Камалетдинов

«Хәерле көн, барыгызга да. Мин бүгеннән башлап йөзә башлыйм. Кич театрга, Алла бирса», — дип яза Салават Фәтхетдинов.

Кадрлардан күренгәнчә, җырчы Зәңгәр күлнең салкын суына башы белән үк чума. Инстачылар җырчы өчен борчылуларын язган.

«Ул Зәңгәр күлдә зәңгәрләнеп бетә күрмәгез, берүк. Афәрин, шәп әйбер, үзем дә барырга ниятләп торам», — дип язып калдырган юморист Данир Сабиров.

«Туңа күрмәгез инде, ярый чәчегез бар әле, җылырактыр, чәчсез кешегә суыктыр»

«Салават абый, мин яшь булсам да суга керергә куркыр идем, аңа бит ихтыяр көче кирәк»;

«Мунча да бар икән. Сез дә исән булыгыз, сез безгә бик кирәк»;

«Театрга барып җитә алырсыз микән?»;

«Салкын суга чуму — организмга зур стресс», «Табиб белән киңәшләштегезме?»;

«Пеләше Альфредмы ул?» — дип сорауларын да яудырганнар җырчының инстадуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100