Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда быел беренче тапкыр «патша игезәкләре» туды

Кыз һәм малай бергә дөньяга килгән очракны шулай атап йөртәләр.

news_top_970_100
Чаллыда быел беренче тапкыр «патша игезәкләре» туды
https://pixabay.com/

Чаллы шәһәрендә 2020 елда беренче тапкыр «патша игезәкләре» — берьюлы малай һәм кыз бала туган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кичә сабыйларны һәм бәхетле ананы бала тудыру йортыннан чыгарганнар.

Бәхетле очрак Сәйфуллиннар гаиләсендә була. 14 гыйнварда Рамил һәм Алинә гаиләсендә игезәкләр туа. Сабыйларга Илсөя һәм Илдан дип исем кушалар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Первая выписка королевской двойни 2020 года! 14 января 2020 года в семье Рамиля и Алины Сайфуллиных на свет появилась Королевская двойня! Малышей назвали Ильсия и Ильдан. Такой дружной и большой "семьей" пришли на торжественную выписку родные и близкие. Имя Ильсия обозначает - "любимая страной, народом, любящая свою страну, свой народ", Значение имени Ильдан уходит корнями во времена Древней Персии и встречается в тюркском языке. Корень «иль» обозначает «страна», «государство», а «дан» – «слава». Таким образом, имя Ильдан можно толковать как «слава страны», «прославивший народ». Поздравляем Рамиля и Алину с рождением малышей! Много детей в семье, это большое счастье, благодаря которому стоит жить на этом свете. #челны #челнызагс #двойня #100леттасср

Публикация от Управление ЗАГС Наб.Челны (@dvorec_torzhestv)

Илсөя — ил, халык сөя торган, үзе дә илен һәм халыкны ярата торган дигән мәгънәдә. Илдан исеменең мәгънәсе Борынгы Фарсы илләренә тоташа, төрки телләрдә очрый. Ул илгә дан, мактау мәгънәсендә, диелә бу хәбәрдә.

Инстаграмдагы хәбәр янына комментарийлар язганнар. Бертавыштан сәламәтлек телиләр, Рамил белән Алинәгә бәхетле гаилә булып яшәргә язсын, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100