Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ут бөрчәсе. Командир». Гөлназ Сәфәрова балачакта төшкән видео куйган

Видеоны 1996 елда Гөлназның әтисе төшергән.

news_top_970_100
«Ут бөрчәсе. Командир». Гөлназ Сәфәрова балачакта төшкән  видео куйган
Владимир Васильев

Видеода Гөлназ сеңлесе Айсылу белән матур күлмәкләр киеп, өйдәгеләргә Яңа ел концерты куялар. Гөлназ һәрвакыттагыча концертны алып бара, сеңлесе күрсәтәчәк номерларны игълан итеп тора. Ул арада үзе дә биеп күрсәтә.

«Шул вакытта ук режиссёр да булганмын, алып та барганмын…магнитофон урынына да булганмын, музыка да кирәкми», дип язган Татарстанның атказанган артисты.

Гөлназ бу видео белән виртуаль дусларының кәефен күтәргән. Алар шаян смайликлар тезгән һәм күпсанлы комментарийлар калдырган:

«Авыз тутырып татарча сөйләшкән балаларны тыңлавы шундый рәхәт бит ә»;

«Талантлы кеше кечкенәдән үк күренә икән инде ул»;

«Булганның тумыштан күренеп тора шул кем буласы! Үз юлыңнан киткәнсең»;

«Эчем катты көлеп. Берни үзгәрмәгән, буең гына үскән»;

«Актриса булгансыз ул чорда ук. Кызык… Биюең ни тора»;

«Кечкенәдән моданы кайгыртасың — «аягыңа җүнле әйбер киеп кил әле»;

«Молодец, Гөлназ, балачактан ук чын артист булгансың икән»;

«Супер! Тумыштан алып баручы. Командир»;

«Айсылуны да ду китерә, үзе дә бер тик тормый Гөлназ. „Бар әле, җүнлерәк нәрсә киеп кил аягыңа“ дип тәнкыйть утына да тота үзен. Шулкадәр кызык балачак! Ут бөрчәсе син монда, Гөлназ!»;

«Туганнан бирле артист икән син. Ничә төрле эш башкарасың — алып баручы, режиссёр, диджей».

«Игълан иткәндә соңыннан башны әз генә селкеп куюларга хәтле, шулай ук калган. Шундый ук позитив, эмоциональ. Кызык карарга», — дип язган җырчы Гүзәлем.

«Уф, үлдем көлеп: матур итеп җырла, хәзер тик кенә тор. Бие: иннә иннә иннәнә… Ә иң кызыгы син бит хәзер дә кеше сәхнәдә җырлаганда, сәхнә артында биеп торасың… Бер дә үзгәрмәгән», дип комментарий калдырган бер игътибарлы тамашачы.

Инстачылар Гөлназның сеңлесе белән дә кызыксынган. Хәзер Айсылу икътисадчы, банкта эшли икән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100