Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл хуҗасы»: Айдар Тимербаев Саба районындагы авылда йөргән төлкене фотога төшергән

Кемнәрдер бүген тавыксыз калалар инде, авылның зур хужасы кебек төлке йөри урам буйлап, ди инстачылар.

news_top_970_100
«Авыл хуҗасы»: Айдар Тимербаев Саба районындагы авылда йөргән төлкене фотога төшергән
скриншот видео https://www.instagram.com/p/B6v3bYPh31j/

Татарстанның атказанган артисты, композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев Саба районындагы авылга кайткач, урамда иркенләп йөри торган төлке күргән. «Төлке-төлке, төләйман, төнлә кайда барасың?», ди ул, балачактагы шигырь юлларын иске төшереп.

Качарга исәбендә дә булмаган, машина алдыннан чабып баручы төлкегә карап: «И, мескен, авырудыр инде бу», дип тә куя. Әллә арып, әллә аңышмыйча юл читенә чыгып утырган төлкене, машина тәрәзәсеннән генә фотога төшерергә дә уйлый ул. «Тукта инде, бераз тор, матур итеп төшермәкче идем», ди Айдар. Тегесе дә куркыныч янамаганын аңлаган кыяфәт чыгарып, бер урында төрле позаларга кереп басып тора бирә.

Машина тәрәзәсен ачып, рәхәтләнеп төшергәннән соң, «Ярар, хәерле юллар, сиңа!», дип, кузгалып китеп бара музыкант.

Айдар Тимербаевның виртуаль дуслары, бернидән дә курыкмыйча, авыл урамында йөргән төлкегә бик тә гаҗәпләнгәннәр.

«Ай-яй, авылның зур хуҗасы кебек, төлке йөри урам буйлап. Этләр юкмыни?»;

«Төлкеләр бик аздылар. Авыл халкына тынычлап кош-корт асрарга да юк»;

«Тамак тәмугка кертә инде җаным, ачыккан инде, берәр әбинең кетәклегенә керә инде бу»;

«Соклангандай булырсың, берәм-берәм лапастан тавыкларыңны чүпли башласа. Чистый оятлары качты төлкеләрнең. Авыл җирендә хәзер кош-корт асрарга куркыныч. Иртән торуыңа, мин сиңа әйтим, тезеп-тезеп салалар, үрдәк-каз-тавыкларны», — дип яза алар.

«Безгә дә гел очрый, авылга кайткан саен. Кабан дуңгызларына кадәр йөри. Хәтта юлга чыгалар, куркыныч»;

«Әкияттәге кебек бу. Актаныш якларында күптән йөриләр. Авылга кайткач капка төбендә утырам, бер төлке балаларын ияртеп килеп чыкмасынмы. Күземә күренәме дип торам. Бәләкәчләренең матурлыгы. Өйгә кердем дә, алтын кош күргәндәй, әнкәй, төлке балалары белән килгән дим. Әнкәй аптырап тормады, тыныч кына, төлкесе генә ярый, менә янут, кабан дуңгызы чыкса, эш харап, диде. Авызымны ачып, каттым», — дип, төлке белән генә түгел, кабан дуңгызлары белән дә очрашканарын сөйлүчеләр дә бар.

«Бездә быел җәй, арыш арасыннан, машина каршына рысьлар өчәү чыккан иде. Тоже телефонга тошереп алганнар, туктап. Төлке дөньяны басты бит инде. Ботен авыл халкы иза чигә шуннан», — дип тә язганнар, инстачыларны селәүсен күрүләре белән шаккатырып.

«Якага шәп инде бу»:

«Койрыгы матур»;

«Бигрәк матур төлке. Безгә гел җоны коелып беткән төлкеләр генә очрый», — дип авыл урамына килеп кергән төлкегә сокланучылар да бар.

Берәүләрнең «Котырган булмасын, шунысы куркыныч», дигән кисәтүенә дә, тиз генә: «Бернинди авыру түгел бу, чын Лиса Воровка, Айдар Дус, авыру төлке өшәнгән, бик ябык була һәм кешедән дә курыкмый», — дип җаваплаганнар.

«Нишләп, бер эт тә күренми, чын татар авылыдыр бит бу?», дип сораучылар да бар.

Мондый сорауга бер ханым, «Хәзер бит этләрне сирәк асрыйлар. Булган этләрне дә ташлап калдыралар. Аның бит этләре дә хәзер әзергә-бәзер торалар. Өреп куркытырга да юк», — дип җавап биргән.

«И гаҗәпләнәсе дә юк, хәзер бит төлке авылда, ә песи басуда», дип язучысы да бар Айдар Тимербаевның виртуаль дуслары арасында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100