Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов янгын сүндергән

«Көн герое!» дип мактаганнар инстаграмчылар популяр җырчыны.

news_top_970_100
Азат Абитов янгын сүндергән
https://www.instagram.com/p/B6-OdNOHgOP/

Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов үзенең Инстаграм челтәренә кызыклы гына видео урнаштырган. Җырчы Оренбург тракты урамында урнашкан үзәк ЮХИДИ бинасы кырыенда дөрләп янып утырган чүп савытын сүндергән. Видео астына: «Кем алай эшли инде… Үзең сүндереп калдырсаң да була бит, иптәш незнакомец! Пожар ясыйсың бит. Үзәк ГИБДД кырыенда бит әле ул», — дип язган ул.

Видеоны Азатка «Әйдә, тизрәк бул инде, матурым» дип, көч биреп торучы хатыны Гөлсирин төшергән.

«Күр инде моны. Кешеләр тәмәке тартканнар да, атканнар. Янып тора, — ди Гөлсирин. — Җәмәгать, алай тартып, ташламагыз!», — дип тә өсти ул, бик катгый тавыш белән.

Инстаграм дуслары җырчыларны шунда ук хуплаган.

«Молодцы, Азат белән Гөлсирин! Видеога кызык булсынга төшермиләр алар, тәртипсезләрне әзрәк тәртипкә өйрәтергә телиләр»;

«Көн герое!»;

«Хөрмәтем чиксез!;

«Сез афарин, үтеп китмичә, утны сүндердегез»;

«Молодцы, матурларым! Рәхмәт сезгә, гади, изге күңелле булганыгыз өчен. Бар инде кайбер кешеләр тәртипсез, үзе өчен генә яши торганнар.Тәмәкесен сүндереп ташласа ярамас микәнни? Әллә үзебез шундый, әллә дөнья шулай. Белмәссең!», — дип мактау сүзләре яудырганнар алар.

Шулай ук килеп туган хәлгә ачыклык кертүчеләр дә табылган. «Ул урна ГАИ янында еш яна. ГАИ хезмәткәрләре үзләре чыгып тарталар»;

«Шуна күрә Рифкат Нургалиевич тыйган иде ГАИ хезмәткәрләренә аның янында тартуны. Бу гражданскийларның эше», — дип язганнар алар.

«Янгын чыгарып, ЮХИДИне утка очырсалар, белерләр әле. Җавапка бик тиз тарттырырлар», диеп, акыл сатучылары да табылган җырчыларның инстадашлары арасында-.

«Шампур куярга иде яки тавык», — дип мәзәккә борып җибәргән тагын берсе.

Шулай ук виртуаль дуслары арасында Гөлсиринне, Азатка булышмыйча, фәкать кычкырып һәм видеога төшереп торганын гаепләүчеләр дә табылган.

«Кычкырып торганчы, үзең дә булыш»;

«Кем шулай видеога төшереп тора инде, син дә сүндерергә булыш!»;

«Янган чыкса да, ведиога төшереп торалар, ярдәм итү юк», — дип язганнар алар.

Бәхәсләргә ноктаны Гөлназ исемле хатын-кыз куйган.

«Җансызлар! Минем бабай әйтмешли… мәхәббәтсезләр», дигән ул, урамдагы чүп савытында янгын чыгарып калдыручыларны ачуланып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100