Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина Марат Мухин белән мәхәббәт тарихы турында сөйләгән

Җырчы Зәмирә Рәҗәпованың «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына интервью биргән.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина Марат Мухин белән мәхәббәт тарихы турында сөйләгән
«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруыннан скриншот

Дилә Нигъмәтуллина Зәмирә Рәҗәпованың «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында Марат Мухин белән мәхәббәт тарихы турында сөйләгән.

«Безне чынлап та музыка берләштерде. Ул вакытта безнең мәхәббәт бик матур иде. Һинд киноларындагы кебек, җырлар язарлык, бик күп җырлар да язылды бит инде. Аңа 20, миңа 23. Ул да студент, мин дә. Мин концертка әзерләнә идем, үземнең альбомны әзерләгән вакытта аранжировкалар эшли-эшли кавышып та куйдык.

Рәхәт чак. Сафинә алты елдан туды. Без бала турында уйламый да, теләми дә идек. Мин бала тапмыйм, болай да рәхәт дия идем. Шундый вакытларым бар иде, хәтта ышанасы да килми. Әни, туганнар әйтә башлагач кына, уйнап кына «бәлки бала табаргадыр» дип, уйнап кына таптык. Җиңелчә генә. Әйдә-әйдә дип. Туй да шулай булды. Марат җиңел кеше. Конфликтларны яратмый, алардан китә. Конфликтсыз узды тормыш.

«Сез шулкадәр матур пар идегез, моны хәтта пиар адым дип тә сөйләделәр», — ди алып баручы.

«Шулай дип уйладылар. Моны хәзер яшереп булмый. Без аерылышу турында күп еллар сөйләмәдек. Хикмәте шунда: безнең кинәт кенә аерылуда түгел. Без күп еллар инде бергә яшәмибез, күп еллар аерылышкан. Без аның турында сөйләмәдек. Хикмәт шунда. Шуңа тамашачыларга кинәт тоелды.

Бер кеше дә мәҗбүри кавышмыйдыр. Ул миңа гашыйк булды, мин аны яраттым. Минем әти-әниләр аны кабул итте, аның әти-әнисе мине яраттылар. Дуслар! Минем иптәш кызлар, дуслар, туганнар белән ул әлегә кадәр аралаша. Булат белән бик якын дуслар. Сәбәбе: яшәгәндә аңладык — озак яши алмабыз. Икебез ике дөнья кешесе. Без гаиләне саклап калырга бик күп тырышып карадык. Әмма яшәгәндә Марат та әйтеп карады «бәлки, аерылышыргадыр» дип. Мин «юк-юк» дип талпындым. Мин тырыштым. Мин аерылышыйк дигәч, Марат: «Тырышып карыйк» диде. Бала тугач, мин бигрәк тә аңладым — сугышып, талашып, бер-береңә рәнҗеш сүзләр әйтеп, күралмас дәрәҗәгә китеп аерылышу җиңелрәк. Ә менә яратып китеп кара дип әйтәләр бит. Бергә яши алмавыңны аңлап аерылышу авыр. Ул озак елларга сузылган күңел әрнүе булды ул. Аныкы әрни, минеке әрни. Әни белән, кайнана белән сөйләшеп карадым. Кайнана белән шундый якын мөнәсәбәтләр, һич аерылып булмый. Бик авыр иде ул.

Аерылып йөргәндә бер сынау килде. Булмады инде, аерылышабыз дигән нәтиҗәгә килгәч, әни авырый башлады.Мунчага кергәч, әни синең монда нидер бар дим. Тикшеренергә киттек онкоцентрга. Өченче стадия димәсеннәрме! Ничек инде ул рак?! Бөтен нәрсәне оныттым, нинди аерылышу. Январь-февральдә аягын сындыра һәм анализларны бирү срогы озая. Әти авыр кичерде, юлдан чыкканда аны машина бәрдерә, сынмаган җире калмый. Фатир реабилитация бүлеге кебек. Без аерылышабыз дип нокта куйдык һәм ул эленеп калды. Әни өч операция кичерде. Дәвалана башлагач, кызганыч, әмма инде соң диделәр, метастазалар киткән. Ничек инде әниең, синең якын кешең үлеп китә, бернәрсә эшләп булмый, ничек бу уйны башка сындырырга дип йөри идем. Я үләм, я калам дип йөри идем. Шул вакытта мин Маратка бик рәхмәтле. Рәхмәтем чиксез. Миңа барыбер, без аерылышабыз, димәде. Бик ярдәм итте, акча ягыннан да, мораль яктан да», - дип сөйли Дилә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100