Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия 40 яшьлек ир-ат җырчыдан яңа проект әзерләргә тотынган

Руслан элек полициядә эшләгән.

news_top_970_100
Гүзәлия 40 яшьлек ир-ат җырчыдан яңа проект әзерләргә тотынган

Татар эстрадасының танылган җырчысы һәм продюсер Гүзәлия яңа проект әзерли. Хәтерләсәгез, ул Радик Юльякшин белән эшләде, аннары Хәким. Тик, аерым сәбәпләр арасында ул проектлар туктатылды. Хәзерге вакытта Гүзәлия Чаллы кызы Рузилә Хәйретдинова белән эш алып бара. Ә бүген аның сәхифәсендә яңа видео барлыкка килде. «Тиздән» дип яза Гүзәлия. Без аның үзе белән элемтәгә чыктык.

Исәнмесез, Гүзәлия.

Привет!

Сез Яңа проект әзерлисез, ялгышмасам.

Әйе!

Исеме, Фамилиясе, кем ул? Кайдан эзләп таптыгыз?

Алар мине үзләре эзләп таба. Минем әзләп йөргәнем юк. Бу Башкортостанның Атказанган артисты Руслан Зөлкарнаев! Аңа 40тан артык инде.

Егетләр белән эшләү куркытмыймы?

Минем өчен барыбер, кызмы, егетме.

Рузилә белән проект туктатылдымы әллә?

Рузилә белән дә эшлим, Аллага шөкер!

Руслан нинди стильдә җырлаячак?

Сыйфатлы поп һәм шансон арасы.

Гүзәлия Руслан Зөлкарнаевның рус җырчылары Григорий Лепс һәм Стас Михайловның татарча прототибы булуын да искәртте.

Руслан Зөлкарнаев Башкортостанның атказанган артисты.1974нче елның 12нче декаберендә Уфада туа. Музыкаль белеме юк. Иҗат белән шөгыльләнә башлаганчы җинаятьчеләрне эзләү хезмәтендә эшләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100