Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Фирдүс белән Гүзәлгә акчаларын дөрес тотарга өйрәтә

Гүзәл Уразова Фирдүс Тямаевның туган көн белән котлаган видеосын куйган.

news_top_970_100
Инстачылар Фирдүс белән Гүзәлгә акчаларын дөрес тотарга өйрәтә

«Кичә соң булса да уң булсын дип Фирдүс туган көн белән котлады. Шаярып кына минеке 3 нче февраль, котларга онытма, карта телефон номерыма бәйләнгән ди», — дип яза инстаграм сәхифәсендә Гүзәл Уразова.

Җырчыларның акчалары өчен борчылып инстачылар арасында бәхәс купкан:

«Акчаны бер-берегезгә күчереп уйнаганчы, мохтаҗларга күчерсәгез иде. Сезнең кебек булсам, шулай итәр идем»;

«Сез хаклы түгел, алар кебек булырга безгә беркем дә комачауламый, тик без булдыра алмыйбыз. Гафу итегез»;

«Сез барысын да белеп бетермисез бит?! Миңа калса, алар үзләренең мохтаҗларга ярдәм итүләрен сөйләп йөрмиләр. Күптән түгел танышларым үзләренә нәкъ менә Фирдүс һәм Гүзәлнең ярдәм итүләре хакында сөйләгән иде. Шуның өчен дәшми торуыгыз хәерле»;

Җырчыларга карата үзләренең мәхәббәтләрен дә белдерүчеләр бар:

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кичә соң булса да уң булсын дип Фирдүс туган көн белән котлады?. ⠀ Шаярып кына минеке 3 февраль, котларга онытма, карта номерга бәйләнгән ди ?. ⠀ Вчера со словами лучше поздно, чем никогда - Фирдус меня поздравил с днём рождения. ⠀ С шуткой напомнил, что у него 3 февраля тоже день рождения и карта привязана к номеру телефона) ? ⠀ @firdustyamaev_official @guzelurazova #концерт #татнефтьарена 13 февраль

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

«Сез иң шәпләре, бердәм булганыгыз өчен яратабыз»;

«Фирдус шундый кызык, Гүзәлне матур котлады»;

«Афәрин! Хәлләреннән килә, артист артист инде, нәрсә генә сөйләсәләр дә! Молодецлар! Гүзәл Уразованың күлмәге бик ямьле, килешле. Мин сезне яратам!»;

«Минем дә картам телефон номерыма беркетелгән»;

«Фирдүснең тузга язмаган мәзәкләре»;

«Туган көне белән котлыйм дип, шулкадәр каты кочаклама Гүзәлне. Гүзәл безнеке дә, яратабыз», — дип кисәтү дә ясаганнар Фирдүскә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100