Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева 160 мең акчаның кая китүенә борчыла

Җырчы Лилия Муллагалиева Уникс концертлар залында үз күзләре белән күреп кайткан шаккаткыч хәлләр хакында сөйләде.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева 160 мең акчаның кая китүенә борчыла
Солтан Исхаков

Лилия Муллагалиева Уникстагы идән җыештыручыны кызганып язган. Баксаң, зур Уникска бердәнбер идән юучы апа икән.

«Ни хәл соң бу? Уникс залының бер көнлек арендасы — 160000 (йөз алтмыш мең), күз алдына китерегез, көн дә концерт. Зур Уникска бер идән юучы, ике эшсез гайбәт сатучы сакчы. Мескенкәем бер хатынга бөтен Униксны тапшырганнар. Гыйбрәт… Ул көн дә кергән 160000 кем кесәсенә китә икән соң? Шул акчадан этаж саен берәр идән юучыга хезмәт хакы чыкмый микән? Көндез ул ике „сакчы“ нигә кирәк икән? Кемнәрдер кемнәрнеңдер хезмәте аркасында баеп ята», — дип борчылып яза җырчы.

Инстачылар арасында да Лилиянең фикерен яклап язучылар күп булды:

«Шул җыештыручы апага берәр концертыгызга билет бүләк итегез әле, зинһар»;

«Лилия, син уже әзер җитәкче»;

«Лилия, үтерәсең син, синең өчен кайгырып йөрәгем бетә инде. Күп сөйләмә, концерт куярга да кертмәсләр. Көчленеке замана. Сиңа сабырлык телим»;

«Дөреслек юк! Бер мәгънәсез өч җыры булган Азалия Зиннәт — артист… Андыйларны саный китсәң, миллион. Айгөл белән икегезнең ничек фотога төшкәнен эләктереп алып, яза белделәр, ә дөрес түгелне күреп алучы сирәк… Лилия, никадәр тырышсагыз да дөреслек безнең яклы түгел!»;

«Моны Лилия аңласа гына инде, өендә ялчылары юк, димәк! Шундый зур өйне үзе җыйгач, аңлый инде ул!»

«Аптистлар җырлап күп акча эшлиләр дип сөйлиләр. Бер аренда шуның кадәр торгач артистларга күпме кала икән соң? Бу бәя бит шаккаткыч», — дип аптырап яза Лилиянең виртуаль дуслары.

«Бу әле бер өлеше генә. Артистларның чыгымнары бик күп», — дип җавап бирә җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100