Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Статуэткага 500 мең биргәнче, акча эшләү яхшырак". Тямаев "Татар җыры"нда катнашмый

Фирдүс Тямаев "Татар җыры"нда катнашмавы, концертлар белән гастрольләрдә йөрүе хакында хәбәр итте.

news_top_970_100
"Статуэткага 500 мең биргәнче, акча эшләү яхшырак". Тямаев "Татар җыры"нда катнашмый
Салават Камалетдинов

«Миңа күп смслар килә, Уфадагы һәм Казандагы „Татар җыры буенча“. Минем исемне дә куйганнар иде, хәзер аңлаштык, шуңа алдан ук җавап бирәм. Мин беркайда да катнашмыйм, үземнең сольный концертларым белән йөрим!» — дип яза җырчы.

«Без сезне Мәскәүдәге „Татар җыры"нда көттек. Ул шундый кагыйдәме әллә — кем сольный концерт белән йөри, шул катнашмый?»

«Мин сезне көткән идем, димәк бармыйбыз».

«Сезнең җырларны тыңлар өчен генә билет алдык, кызганыч».

«Татар җыры"нда акча түләмиләр, ул бит тиле түгел анда җырлап йөрергә».

«Билетларны кире бирдек».

«Татар җыры» мәҗбүри булырга тиеш. Барысына да акча кирәк».

«Нигә халыкны алдарга? 3200 сумга билетлар алдык, популяр артистлар, Рифат, Фирдүс була дип. Халык, билетларны кире тапшырыгыз!!!»

«Нигә сез исемлектә бар, кеше алдап. Кызык, бөтенесе алдый».

«Фирдүсне аңларга була, кемгәдер, ниндидер статуэтка өчен 500 000 биргәнче, үзенең концертларында акча эшлисең лучше. Яшь, әтиләре мажор булган артистлар кайчан да булса аңлармы икән моны?» — дип язган «Татарча җырлар» телеграм каналын алып баручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100