Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Татар радиосы» hәм ТМТВ каналында мин «кара исемлек»тә

Ильмира Нәгыймова Ландыш Нигъмәтҗанованың «Барс Медиа» компаниясеннән китүенә теләктәшлек белдерде.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Татар радиосы» hәм ТМТВ каналында  мин «кара исемлек»тә
https://www.instagram.com/p/B5HjgmqKBxV/

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова бүген Инстаграм сәхифәсендә Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗановага теләктәшлек белдерде.

«Интертат» язганча, Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» компаниясеннән китүен әйтеп, бу турыда Инстаграм аккаунтында видео урнаштырган иде.

Ландыш «Мин 15 ел буе хезмәт иткән, миңа якын булган «Барс Медиа» компаниясеннән китәргә булдым. Сәбәбе — компаниядәге бертуган абыйлар арасындагы низаг», — дип сөйләп һәм, кешеләрнең исемнәрен атап, куркыныч яңалыклар җиткерде ул.

Ильмира Нәгыймова да Ландыш белән килешүен белдерә. «Барс Медиа» компаниясе белән булган хәлләргә җавап итеп: «Мин дә «Барс Медиа» җырчысы, җиде ел эшләп, рәхмәт әйтәм җырчы иткәннәре өчен.

Контракт бетәргә бер ел калганда, миңа яңа контракт төзергә тәкъдим ясаганнар иде. Мин инде көлеп, монсы бетсен әле, аннары уйлармын, дип әйткән идем. Ләкин контракт беткәч, бер «җырчы» белән конфликт килеп чыкты, хәтта мин аңарда «кара исемлек»тә хәзер.

Шуннан соң мин, яңа контракт төзергә килгәндә, миңа «от ворот поворот» диделәр hәм «Татар радиосы» hәм ТМТВ каналында да мине «кара исемлек»кә керттеләр. Кыскасы, 1,5 ярымга Руслан белән (Руслан Кираметдинов., ИА) икебезне дә юк иттеләр. Әлбәттә мин шок халәтендә булдым.

Дуслар, шул бер кеше аркасында купме талантлы артистлар китте аннан. Аңа каршы дәшсәң, юк итә барсын да. Хәзер инде «кара исемлек» чыгардылар. Аллага шөкер, хөкүмәт алмашынып алганда чыгарып калдылар.

Шуңа кая югалдыгыз, нишләп монда юк, тегендә юк сез. дигән сорауларга — җавап! Гәеп итмәгез! Руслан белән икебезгә дә кагылды. Но без бирешмибез. Алга!», — дип яза Ильмира.

«Үзенчәлекле тавышлы икегез дә. Уңышлар сезгә!»;

«Без сезне барыбер яратабыз»;

«Ильмира, Руслан, Джеки Чан әйткәнчә, алга барыгыз һәм бирешмәгез! Сез молодецлар»;

«Молодец, сез, бирешмәгез. «Бер тычкак сарык бөтен көтүне боза», дип юкка гына әйтмиләр бит»;

«Бирешмәгез. Уңышлар сезгә. Сезне тыңлап туеп булмый, моңлы пар. Берүк җырлагыз, үскәнем. Исән-имин йөрегез юлларда. Сәламәтлек сезгә», — дигән комментарийларын калдырганнар Инстаграм дуслары җырчыга.

Җырчылар белдергән аңлашылып бетми торган вәзгыятькә каршы язучылар да байтак.

«Пиар булмаса, исемен языгыз, фәлән кеше чын татар эстрадасын үстерүгә аяк чала дип. Халык белсен, башлыклар белсен. Аны гына түгел, кешедән көлгән очен Чувашиянең башлыгын да алып аттылар»;

«Акча булган җирдә тавыш гел булды, булачак инде ул»;

«Ул артистның исеме юк мени, әллә исемен әйтергә куркасызмы? Безнең илдә шулайрак шул, авыз ачарга куркып йөрибез. Ул артист дигәнегез карт (стажлы) или аркаланыр кешесе бар», — дип язалар алар.

«Ильмира, сез бөтенләй башка җырчы, башка гаилә. Сезгә бер дә килешми андый кешеләрне хуплау. Мин Ландышны акыллы хатын дип уйлый идем» — дип тә язган бер ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100