Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автомобиль алу-сату буенча белгеч: «Таксида йөргән машина янына якын килмим»

Ни өчен тотылган машина алу отышлырак? Йөргән автомобиль сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Хатын-кызлар машинаны ничек сайлый? Әлеге һәм башка сорауларга тәҗрибәле белгеч җавап бирә.

news_top_970_100
Автомобиль алу-сату буенча белгеч: «Таксида йөргән машина янына якын килмим»
Владимир Васильев

Татар матбугатында автомобильләр темасы бик сирәк күренеш. Аның яктыртылмавы, бәлки, журналистлар белән аралашудан кыенсынмаган тәҗрибәле белгечне табуы авыр булудадыр. Тотылган автомобиль сайлау серләренә бераз төшенү өчен Казанда машиналар сату-алу белән озак еллар шөгыльләнүче танышым Фәрит абыйга мөрәҗәгать иттем. Ул мине белгәнгә күрә генә ачылып сөйләшергә ризалыгын белдерде, ләкин фотографиясен һәм фамилиясен күрсәтмәвемне үтенде. Ул рекламага мохтаҗ түгел. Без сөйләшеп торган арада гына биш кеше шалтыратып, аның белән киңәшләшеп алды. Бу өлкәдә тәҗрибәле кеше булгач, мәкаләне укучылар арасында Фәрит абыйны танучылар да бардыр.

«Машина сайлаганда дусларыңны тыңлама»

Фәрит абый, соңгы елда яңа машиналарга бәяләр якынча 20-30 процентка артты. Тотылган машиналар белән вәзгыять ничегрәк?

Яңа автомобильләргә бәя артуы тотылганнарының да кыйммәтләнүенә китерде. Процентын төгәл әйтә алмыйм. Мәсәлән, бер-ике ел элек 300 мең сум торган машиналар хәзер 500 меңгә сатыла. Кеше бәя артуын күрә торып, үзенең машинасын очсызга җибәрми инде. Автосалоннарда дефицит башлангач, тотылган машиналар базарының зур гына бер өлеше автодилерлар кулына күчте. Хәзер, ике-өч ел элеккеге вакыт белән чагыштырганда, «Авито”да тәкъдимнәр күпкә кимеде. Элек анда сатылучы машиналар турында 15-16 мең актуаль белдерү булса, бүгенге көндә 4-5 мең генә калды. Татарстанда күп сатучылар шул ресурсны куллана.

Машина алганда, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Иң беренче, аның тышкы рәвешенә, салонына карарга кирәк. Машина сиңа ошыймы? Руль артында уңайлымы? Багажник күләме җитәме? Биеклеге, озынлыгы, тарту көче син йөрисе юллар өчен батамы? Автомат коробка кирәкме, механикамы? Шушы сорауларга уңай җавап табып, машина сиңа туры килгәнен аңлаганнан соң, аның хәләтен карарга кирәк. Сатучыдан аварияләрдә булуы-булмавы, кайсы элементы кабат буялуы турында кызыксынасың. Кайчандыр яньчелгән булса, ул кайда һәм никадәр сыйфатлы төзәтелүен тикшерәсең. Күгәрекләр юк микән, дип җентекләп карап чыгасың.

Машинаның запас ачкычын сорарга онытма — бу бик мөһим мәсьәлә. Сервис кенәгәсенә игътибар итәргә кирәк. Анда регламент буенча техник хезмәт күрсәтүләр теркәлеп бара. Әгәр ул юк икән, машинаның вакытында каралып торуына шик туа.

Тышкы кыяфәте канәгатьләндерсә, аңа утырып, йөреп карыйсың. Тигезсез юлдан барсаң, тагын да әйбәт, чөнки ул машинаның күпчелек җитешсезлекләрен сизеп алырга мөмкинлек бирә.

Йөреп килгәч тә машина күңелеңә ошаса, аны берәр автосервиска кертеп, диагностика үткәрергә кирәк. Гадәттә, тәҗрибәле автослесарь алыштырырга кирәкле детальләр исемлеген төзеп бирә һәм аларның якынча бәясен әйтә. Мәсәлән, бер миллион сумга сатуга куелган машина таптың ди. Машинага өстәмә йөз мең сум акча кертергә кирәк дип исәпләнсә, сатучыдан илле мең сум ташлама сорап була. Адекват кеше белән һәрвакыт уртак тел табарга мөмкин. Шулай итеп, бер миллион илле мең сумга яхшы хәлдәге машиналы буласың да, курыкмыйча йөрисең. Кулдан алган транспортта йөри башлаганчы, һичшиксез, тулы диагностика үткәреп, маен, фильтрларын, свечаларын алыштырырга кирәк. Шушыларны башкару өчен запаста бераз акча калдыр, бөтен акчаңны кырып-себереп сатучыга бирмә.

Машинаны техник халәтенә карап сайларга кирәк. Кайбер кешеләрне ишекнең яисә крылоның кабат буялган булуы куркыта. Авариягә эләкмичә дә буявы кырылган булырга мөмин. Әгәр ул сыйфатлы төзәтелгән, матур итеп буялган икән, күптән булган авария дә аның техник торышына йогынты ясамый. Хәзер буяулар сыйфатлы, ремонтлау технологияләре 1990нчы еллар белән чагыштырганда ун адым алга атлады. Күп детальләрне хәзер ремонтлап та тормыйлар, яңага гына алыштыралар. Яхшы автосервиста төзәтелгән машина техник характеристикаларын югалтмый.

Миллионнан артык халык яшәгән шәһәрдә вак-төяк яньчелүләрсез калган машиналар бик сирәк. Тузан да кунмаган машинада йөрисең килсә, автосалонга барасың инде. Шуны онытмаска кирәк — яңа вакытта автомобиль бәясен тизрәк югалта. Автосалоннан чыгуга ул 10-15 процентка очсызлана. Тотылган машинаның бәясе алай ук төшми, инфляция белән генә бераз югалта. Мәсәлән, 500 меңгә алган транспортны син киләсе елда да, ике елдан соң да якынча шул бәягә сата аласың. Әлбәттә, елына 25 мең километрга кадәр ипле генә йөргәндә һәм вакытында карап торганда.

Әгәр машиналарда берни аңламасаң, кулай вариант табу өчен танышларың аркылы тәҗрибәле кешегә мөрәҗәгать итәргә була. Хәзер Казанда машина сайлау белән ныклап шөгыльләнүчеләр күп.

Машина сайлаганда иң авыры нәрсә?

Иң авыры — кеше нәрсә теләгәнен аңлау. Хәзер базарда меңләгән модель бар, сайлау мөмкинлеге зур. Акчаң гына җитсен. Иң беренче, акчадан чыгып эш итәсең. Аннары машинаның ни өчен кирәклеген аңларга кирәк. Озак еллар буе зур чыгымнарсыз йөрүен телисеңме, яисә югары статусыңны күрсәтәсең киләме? Комфортка өстенлек бирәсеңме, яисә нык булуын телисеңме? Шуларны аңлаганнан соң, һәр класстан ике-өч марка сайлыйсың. Конкрет бәяне күздә тотканда, машинаның классы югары булган саен яше дә зуррак була. Һәр марканың үз өстенлекләре һәм кимчелекләре бар. Алар турында мәгълүмат белән интернет тулган.

Иң мөһиме - машина сайлаганда дусларыңны тыңлама, үз башың белән уйла, яки тәҗрибәле кешенең фикеренә колак сал. Күп очракта үз гомерендә «Ундүртле”дән арурак автомобиль йөртеп карамаган дуслар иномарканы сүгә. Кайвакыт кеше көнчелектән дә киресен әйтергә мөмкин.

«Тәҗрибәле кеше приборлар панеленә карамыйча да машинаның күпме йөргәнен чамалый»

Күп йөргән машина алу куркыныч түгелме?

Машинаның километражы, әлбәттә, мөһим күрсәткеч. Күп йөргән машинага кеше кызыкмый, ләкин аның кайда йөргәнен карарга кирәк. Вакытында техник хезмәт күрсәтелеп, 150-200 мең километрның күбесен трассада узган машина тагын шулкадәр йөриячәк. Шәһәрдә йөргәне тизрәк таушала. Светофор саен туктап, кузгалып, чат саен борылыш ясаган транспортның двигателенә, коробкасына, подвескасына авырлык килә.

Нинди юлларда йөргәнен чамалап буламы соң?

Бамперга, капотка, фараларга, тәрәзәгә тигән таш эзләреннән, көпчәкләрдән, тормозлардан белеп була. Шуларга өстәп, рульгә, коробка рычагына, педальләргә, креслога, кузовның лак катламына күз төшереп, тәҗрибәле кеше приборлар панеленә карамыйча да машинаның якынча күпме йөргәнен чамалый.

Креслоның монда нинди катнашы бар?

Күп эксплуатацияләнсә, ул формасын югалта, бераз сытыла.

Нинди машинаны алмаска киңәш итәсең?

Шәхсән үзем таксида йөргән машина янына, бәясе кызыктыра торган булса да, якын килмим, чөнки киләчәктә ул зур чыгымнар таләп итәчәк. Ул карап торышка әллә ни иске күренми, ә иң кыйммәтле элементлары — двигателе, коробкасы, подвескасы тузган була. Таксистлар, гадәттә, машинаны көн саен юа. Юган саен аның лак катламы да кими.

Керемең зур булмаса, премиаль һәм ат көче күп булган машиналар алырга да киңәш итмәс идем. Аларга техник хезмәт күрсәтү бик кыйммәт тора.

Күгәрек керә башлаган машиналар турында нинди фикердә сез?

Гадәттә, алар иске була инде. Аларны кыйммәт бәягә алмыйлар. Машина йөртергә өйрәнү өчен яки башка кирәк-яраклар өчен ник алмаска? Һәр чиләкнең үз капкачы булган кебек, һәр машинага хуҗа табыла.

Әз йөргән, ләкин елы күп булган машинага игътибар итәргәме? Йөрмәгән машинаның детальләре күгәреп ятмыймы?

Син башта андыйны табып кара. Көндез шырпы яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Сатуга куелуга, аны шундук эләктерәләр.

Әз йөргән машина — озак еллар тик торган транспорт дигән сүз түгел. Бәлки ул хуҗасын көн саен эш белән өй арасында 3-4 километр гына йөрткәндер. Һәрхәлдә, автомобильнең техник халәтен тикшереп аласың инде, ләкин чынлап торып әз йөргән машинага бөтен кеше диярлек кызыга.

Сатып алучы өчен машинаның төсе мөһимме? Кайсы төсләрне күбрәк сайлыйлар?

Көньяк төбәкләрдә ачык төсләр популяр булса, бездә караңгы төсләрне дә яраталар. Шулай ук металлик төскә кызыгучылар күп. Бервакыт зәңгәр машина табып бирүемне сораучы булды. Табуын таптым, ләкин нәкъ шундый модельнең яхшырак хәлдәге яшел төстәгесе дә очрады. Сатып алучы соңгы чиратта техник халәте яхшырагына өстенлек бирде. Төс буенча яңа машинаны гына сайлый аласың, чөнки син аның өчен акча түлисең, тик автосалоннан чыгуга, ул үз бәясен 10-15 процентка югалтачагын онытма.

«Сыйфатлы машина сайлыйсың килсә, таксига игътибар ит»

Автомобиль искергән саен яңасы белән чагыштырганда бәя аермасы арта бара. Ничә ел йөргән машинаны яңаракка алыштыру отышлы? Берәүләр өч ел саен алыштырып торсаң әйбәт ди, икенчеләр алты елга кадәр дип исәпли? Алтын урталыкны ничек белергә?

Андый урталык, гомумән, юк. Яңа машина кыйммәтрәк булгач, ул үзен акласын өчен күбрәк вакыт кирәк. Минем беркайчан да яңа автомобиль алганым юк. Үземә бер-ике ел йөргәннәрен эзлим. Мәсәлән, бер миллион сумга автосалоннан буш машина алып чыкканчы, ул бәягә мин шул ук модельнең иң яхшы комплектациясен алам да, рәхәтләнеп комфортта йөрим. Ипләп кенә йөргән ике еллык автомобиль якын киләчәктә артык чыгымнар таләп итми. Автосалонда беренче һәм соңгы комплектация арасындагы аерма якынча ярты миллион сум тәшкил итә, ә тотылган машиналар базарында аерма йөз мең сум тирәсенә кала. Ягъни комфорт өчен 500 мең сум артыграк түләгән акчаны син шул ук күләмдә кайтара алмыйсың. Хәзер автосалоннар машинаны өстәмә җиһазлар белән дә нык кыйммәтләндерә. Күпмедер йөргәч, аны сатканда автосалон сылаган өстәмә бәя акланмый.

Бер миллион сумга кадәр нинди машина алырга киңәш итәсең?

Мактану өчен кирәкме, әллә көндәлек тормыш өченме?

Көн саен эшкә йөрү, балаларны мәктәпкә илтү, шәһәрдән авылга кайткалау өчен кирәк. Артык чыгымнарсыз, булдыра алганча озак, атлаган саен ватылмыйча йөрсен иде. Югары комфорт беренче урында түгел.

Алай булгач, «Автоваз» машиналарына игътибар итеп кара. Ул бәягә яхшы комплектациядә күп йөрмәгәнен сайлый аласың. Ул 2-3 ел буе өстәмә чыгымнарсыз хезмәт итәчәк. Ватылып калудан курыкмыйча утырып чыгып китәргә була. 10-20 ел элек безнең ил машиналары еш ватыла дип зарланалар иде. Хәзергеләрнең сыйфатына тел-теш тидерә торган түгел. «Веста”га утырып кара — инормаркадан бер җире белән дә калышмый. Эш аты урынына куллану өчен күпләр шулай ук Корея, Франция маркаларын сайлый.

Артык кыйммәт булмаган, зур чыгымнар таләп итми торган шактый сыйфатлы машина сайлыйсың килсә, таксига игътибар ит. Таксистларга акча эшләү өчен нәкъ шундый критерийларга туры килә торган эш аты кирәк.

Кытай машиналарына ничек карыйсың?

Ун ел элек Кытай машиналары бик тиз чери иде. Хәзер алар шактый алга китте. Бүгенгеләренең кузовыннан, буяу сыйфатыннан алай зарланмас идем. Тагын ун елдан кытайлылар машина ясау осталыгы буенча кореялыларны куып җитәчәк, минемчә. Европа технологияләрен өйрәнеп, Кытай алга бара.

«Хатынга багажнигы ошамаса, калган җирен карап та тормыйбыз»

Хатын-кызлар машинаны ничек сайлый?

Хатын-кызларга машина, беренче чиратта, матур һәм уңайлы булсын. Мәсәлән, минем хатын сайлауны багажниктан башлый. Багажнигы күңеленә ошамаса, калган җирен карап та тормыйбыз.

Автомобиль алганда миннән ярдәм сорап ел саен мөрәҗәгать итүче бер апа бар. Ул машинаны язда ала да, көздә шул ук бәягә сата. Һәр елны шулай эшли, чөнки кыш көне машинада йөрмәгәч, кышкы көпчәккә, машина кую урынына акчасын сарыф итәсе килми.

Кулдан машина алучыларга әңгәмәдә телгә алынмаган нинди киңәш бирер идең?

Машина алганда, хуҗасыннан техник хезмәт кайда, кем тарафыннан күрсәтелеп торганын сорагыз. Бер үк шәһәрдә яшәсәгез, киләчәктә үзегезгә дә шунда йөрергә тәкъдим итәм. Автослесарь өчен ул таныш машина була. Сирәк модельләргә бу кагыйдә бигрәк тә нык кагыла.

Фәрит абый, син кайчаннан бирле машиналар алу-сату белән шөгыльләнәсең?

Укып бетергәч, 1990нчы еллардан бирле инде. Дус егетләр чакыруы белән ничектер үзеннән-үзе кереп киттем бу эшкә, ә аңарчы автомобильләр белән бөтенләй кызыксынганым юк иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100