Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Соңгы тапкыр күрешкәндә, мин аның бик ялгыз икәнен сиздем.” Әмир Камалиев - Аманулланы соңгы юлга озаттылар

Җир кешесе, авыл тормышын 100 процент оста чагылдыра белүче шәхес, киңкырлы талант иясе... Аманулла псевдонимы белән иҗат иткән драматург Әмир Камалиев турында якыннары, иҗатташ дуслары, курсташлары шулай ди. Бүген Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында аның белән бәхилләштеләр.

news_top_970_100
“Соңгы тапкыр күрешкәндә, мин аның бик ялгыз икәнен сиздем.” Әмир Камалиев - Аманулланы соңгы юлга озаттылар

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов фикеренчә, Әмир Камалиев актер, драматург, язучы, режиссер булса да, бу дөньядан барлык мөмкинчелекләрен дә кулланып китә алмаган.

– Ул мөмкин дә түгелдер, үлгәч тә өч көнлек эш кала, дип әйтәләр бит. Ләкин Әмир зур сәхнә зур әсәрләре белән әле күренә ала иде. Талантлы кеше, сәнгатьтә үз юлын тапса да, тормышта табып бетергәндер дип уйламыйм. Әмир үзенең эшләгән эшләреннән генә канәгать түгел иде, дип уйлыйм. Ул үз мөмкинлекләрен белә иде, аларны кулланып бетерә алмады. Зур театрларда үзен режиссер итеп тә күрсәтә ала иде, - дип саный Данил Салихов.

Ул Аманулланың “Әлепле әртисләре” әсәре аша халыкның яшәешен сатира жанрында оста күрсәтә белүен ассызыклады.

– Әмир шушы әйберләрне тоя, аның репертуарында трагик алымнар да бар иде. Шагыйрь дә була алыр иде, дип уйлыйм. Аның белән охшашлыкларым да бардыр: ниндидер әсәрләребез бер-беребездән күчереп язылган кебек. Ул белми, мин белмим, әмма ләкин шулай килеп чыккан. Көлешкәнебез дә бар – бер тибрәлештә яшәгәнбездер инде ул вакытта.

Әмирнең байлыгы тагын шул: авыл тормышын бик яхшы белә торган егет. Язучы, актер өчен бу бик кирәкле әйбер. Шул ук вакытта ул шәһәр тормышын нык өйрәнгән кеше. Мәскәүдә яшәү, уку – аның багажы. Аның дөньяга карашын бик киңәйткән бу, шуңа белеп яза иде ул. Җир кешесе иде, шуңа артистлар, язучылар, театрлар да аны үз итте, - дип сөйләде Данил Салихов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Буа дәүләт сатира театры директоры Раил Садриев Аманулланың үзенчәлекле кеше булуын әйтте.

– Иҗат кешеләре “талант” дигән тамга белән килә. Ходай тарафыннан потенциал белән киләләр – менә шуны ничек кулланасың. Әмир белән бу хакта озак сөйләшеп утырган булды. Щепкин училищесын тәмамлап, аннары Камал театрында уйнап, яшьләр театрын җитәкләде. Аннан берара һәр әдип тормышында була торган кризис кичерешләре дә булды. Замана үзгәрә – син аңа туры килеп бетә алмыйсың. 

Аның миңа ничек итеп пьеса язарга өйрәнгәнен сөйләп утырганнары булды, алдына Мольерны куеп, юлын юлга тәрҗемә ясап, беренче пьесаларны язганын... Әмирнең теле – сәхнә теле. Аманулла, Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов – аларны театр үзе тәрбияләгән, алар театрда эшләп чыккан кешеләр. 

Әмир кайвакыт холкы буенча авыр иде. Ул әйтә иде: минем әти дә холкы буенча шундый дип. Сатираны аңлап, комедия язып, аны тамашачыга җиткерә белә торган кеше иде ул. Ни кызганыч, соңгы елларда комедияләр бүләк итмәде, язгандыр, бәлки, кайдадыр ятадыр, бәлкем, килеп чыгар... Без аннан менә шундый халыкчан, бер сулышта карый торган комедияләр көтә идек, - ди ул.

Аманулланың берничә тапкыр гаилә корып караган булуы билгеле. Беренче никахыннан кызы Ләйсән, икенчесенннән ике улы бар. Ләйсән үзе дә әни булып, Аманулланы бабай иткән.  

Раил Садриев әйтүенчә, мәрхүм холкының авырлыгын үзе дә аңлаган.

– Шәхси тормышта бәхетле булгандырмы – анысын белмим, ләкин ул, “гаиләдә минем белән яшәү авыр” дип әйтә торган иде. Бер сөйләгән хатирәсе истә. Берзаман дүртенче тапкыр өйләнеп кайткач, әнисе, күрәсең, холкын белсә дә, барыбер баласын мактарга тырышкан. Яңа төшкән киленгә: “Иии, Әмирнең бер яхшы ягы бар: нәрсә бирсәң дә шуны ашый ул” дип сөйләгәне истә калган.

Әмир Камалиевның икенче тормыш иптәше Рушания ханым Шәфигуллина да бүгенге матәм чарасында катнашты.

– Дүрт ел гына яшәп калдык. Шул вакытта аның иң шәп әсәрләре сәхнәгә куелды. “Кылый Кирам балдагы” Чаллы театрында әсәрләре күп куелды.

Улларым белән аралашып яшәде ул. Бергә фильмда да төштеләр. Талантлы кеше иде, сүз дә юк, сәхнә остасы иде. Сәхнәне нечкә тоемлаучы, - диде ул миңа.

Холкы каршылыклы булса да, тормыш юлдашы булганда, иҗат итәргә терәк була ала идегезме, аңлый идегезме сез аны, дип сорыйм аннан.

– Талант кешесенең каршылыклары һәрвакыт була. Үз фикере була, лидер позициясендә иде, ләкин бу позиция аңа һәрвакыт кыенлык белән бирелде. Мин аны иҗат кешесе буларак яхшы аңлыйм. Беренче көннән үк аның рухын аңлау миңа гаиләдән бирелгән иде. Бик булдыклы иде. Кулга да бик уңган. Мич тә чыгарды, мунчаны да үзе ясый иде. Ил өстенә төшкән золым аның да башына төште. Ул көрәшне җиңә алмады. Нәрсә икәнен үзегез дә аңлыйсыз, - дип аңлатты Рушания ханым алга таба бергә булмауларының сәбәбен.

Рушания ханым Аманулланың Апаста Шыгай авылында җирләнәчәген әйтте. 

– Кайткан саен без зиратка барып, әтисенең каберен чистарта идек. Әти рухына, туганнарга, туган яккан бик игътибарлы иде, - диде.

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина киявен җылы итеп искә алды.

– Әмир белән мөнәсәбәтләребез яхшы булды, киң күңелле булды ул. Балаларның хәлен гел белеп торды. Миңа гел хөрмәтләп, “әнкәй” дип дәшә иде. Әллә каян килеп, кочаклап ала иде. Хәлләрне белешә иде. Ачык йөз белән исәнләшә иде. Балаларны үстерешкән өчен дә рәхмәт әйтте. Һәрвакыт зур хәрефтән язылырга тиешле кеше сез, Әнкәй, дип әйтә иде.

– Балаларның әтисе иде, терәк иде. Кызганыч, иртә китте. Ул хатыннарын бервакытта да хурламады, зарланмады да, интервью биргәндә дә бер начар сүз дә әйткәне булмады. Урыны оҗмахта булсын”, - диде Эльмира Шәрифуллина “Татар-информ”га. 

Ул Әмир Камалиевның улларының туйларын да күрә алмый китүе дә үкенечле булуын әйтте. Әмир Камалиевның олы улы Сәйдәшкә 25, кечкенәсе Сәгыйтькә 24 яшь. 

– Минем өчен универсаль әти булды. Төрле яктан ярдәм итә белә торган, кызыксынуларымны һәрвакыт күтәреп ала торган кеше иде. Без аның белән 2014 елда бергә “Корыч” фильмында төштек. Иҗат ягыннан миңа зур терәк иде ул, файдалы киңәшләрен бирә иде. Киләчәктә фильмнар төшерү юнәлешендә китәргә җыена идем. Июльдә ТНВ өчен яңа сериалга съемкаларга бармакчы идек. Киләчәктә үсеп китәр өчен шунда аның белән өйрәнергә бармакчы идем. Көтелмәгән хәл булды бик тә, - дип сөйләде миңа Сәйдәш.

"Сәхнәләрне шаулатып уйнар чагыңда сәхнәдә уйный алмадың"

Чарада Әмир Камалиевның рәхмәтле шәкертләре дә катнашты.

– Сәхнәләрне шаулатып уйнар чагыңда сәхнәдә уйный алмадың. 59 яшеңдә китеп баруга сәбәпләр арасында бу да булды. Без, артистлар, йөрәккә якын алабыз. Син кабатланмас артист идең. Син уйнаган рольне беркем дә син уйнаган кебек уйный алмый иде. Галиябанудагы Исмәгыйлең, “Казан егетләре”ндәге Альфредың ул нәкъ син үзең иде.

Әмир абый, син бердәм булырга, матурлык күрергә өйрәттең. Егет кеше булсаң да, безгә хатын-кызларга ничек киенергә кирәклеген өйрәтә идең, - дип күз яшьләре белән искә ала остазларын бүгенге Кариев театры артистлары.

Әмир Камалиев соңгы араларда коллегалары – драматурглар Рәдиф Сәгъди, Мансур Гыйләҗев белән күрешү теләге белән яшәгән. 

– Әмир белән Рамазан аенда очрашкан идек. Уразалар беткәч, күрешергә килешкән идек. Әмир безгә аралашмыйбыз, йөрешмибез, дип ризасызлыгын белдерде. Ни кызганыч, бүген менә шушы хәлдә күрешәбез, - дип көрсенде Рәдиф Сәгъди.

Камал театры артисткасы Рузия Мотыйгуллина Аманулланың беренче адымнарын Камал театрында атлаган кеше булуын искәртте.

– Кайткан гына вакыты. “Ике хуҗаның хезмәтчесе”н бергә уйнарга туры килдек. Безнең ара шактый, ул уңайсызланып, миңа тотынырга да куркып уйнады. Аннары “Зөләйха” да минем иремне уйнады. “Галиябану” спектаклендә дә... Искитәрлек партнер. Дуслык булды безнең арада, - диде.

Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов – Аманулланың шәкерте. “Гаҗәп укытучы иде, менә дигән педагог, күпкырлы талант иясе иде. Татар милләте өчен зур югалту бу. Катлаулы да, балалар кебек самими дә кеше иде ул. Соңгы тапкыр күрешкәндә, мин аның бик ялгыз икәнен сиздем. Күңеле зур иде, үзе бер дөнья иде. Озак кына сөйләшеп бардык та, киткәндә, “Эмиль, мин синең белән горурланам” диде. 

Сез минем укытучым, сездә укуым белән мин бик горурланам”, - дип бәхилләште Эмиль Талипов.

Аманулла Раушан Шәриф, Илсөя Төхвәтуллина белән курсташлар. Алардан да хатирәләрен сораштым.

– Без икенче төркем Щепкин студиясе укучылары. Әмир безнең староста иде. Үзенчәлекле шәхес иде ул. Курыкмыйча әйтә алам: безнең курста иң сәләтлесе дип уйлыйм мин аны. Сәнгать кешеләренең эчке дөньясы тирә-яктагы мохитне кабул итә алмый, шуңа күрә бәргәләнә ул. Тормышта булган бөтен җитешсезлекләрне дә бик якын ала. Шуңа күрә аның күңелендә ниндидер яну бар. Кайбер кеше ашкынып яши диләр. Татарда әйтем бар бит: ялкынлы янган учак тиз янып бетә, пыскып янганы озак яна диләр. 

Күпкырлы талант иясе. Кечкенә генә эстрада театрын да оештырды. Аннары укытты, аның исемле шәкертләре бик күп. Әйтмичә, кычкырмыйча гына милләте өчен янып йөрүче кеше дә иде ул. Эшлисе эшләре күп калды дип уйлыйм. Алыштыргысыз кешеләрнең берсе иде ул дип уйлыйм. Кафедра юбилее истә калган. Бөтен курсны, якыннарын чакырды да, без, дусларына, тамаша ясады ул. Кичәне җырлап, шигырьләр сөйләп алып барды. Без аңа бәйрәм ясыйсы урынга, ул безгә бәйрәм ясады. Менә шул сыйфаты бар. Бер елдан ул 60 яшен дә билгеләп үтәргә җыена иде, тик язмаган, - диде Раушан Шәриф.

Илсөя Төхвәтуллина Әмир Камалиевның бишлеләргә генә укыганын әйтте.

– Курсыбызның әйдаманы иде. Оештыру сәләте аңарда көчле иде. Курсыбыздагы егетләр арасында иң талантлыларның берсе дип саныйм. Уйнау, тоемлау сәләте көчле иде. Җор телле, табигый авыл тормышын 100 процент чагылдыра белгән натураль драматург иде. Күңелгә авыр хәл. Әрәм булды егет. Андый талантларда яшәргә дә яшәргә иде әле, - диде ул.

Студент елларында дүрт ел бер бүлмәдә торып укыган курсташы Госман Хәкимов Әмир Камалиевның бергә яшәү дәверендә яшьлек хатирәләрен үзләре белән күп уртаклашканын әйтеп үтте.

– Әчесен-төчесен күргән, җирдән чыккан малай. Сәнгатькә зур багаж белән килеп керде. Башыннан кичергән вакыйгаларны сөйләве үзе бер хикәя иде. Әгәр башыннан уйлап чыгарган булса, бәлки, очы очка туры килмәс иде. Тормыштан алып язылган әйберләр. Курсыбызның умырткасы иде. Кемнәрдер әле чыныкмаган, мәктәп кенә тәмамлаган, ә ул инде армиядән соң. Ут-суны, җиз торбаларны узган, каешланган кеше иде. Нинди генә өлкәдә булмасын, бар җирдә губка кебек сеңдереп, аннары пьесаларында чагылдырган. Авыл тормышын да, шәһәрнекен дә бик яхшы белгән кеше, - диде.

Әмир Камалиев гаиләсендә дүрт бала үскән – абыйсы, апасы, Әмир өченчесе, энесе Дамир.

Энесе бүген авылда төп йортта яши. Нинди абый иде ул сезнең өчен, дип сорыйм.

– Әй җаным, киңәшчем иде, киңәш бирергә дә кешем калмады. Бөтен эшне бергә эшли идек. Бер генә сызгыра идем – кайтып җитә иде булышырга. Абый-эне булып гел тату тордык, сүзгә килмәдек, - ди инде икенче абыйсын югалткан Дамир Камалиев.

Аманулланың соңгы эшләренең берсе – ТНВ өчен ситкомга сценарий.

– Ситком өчен 5 сериягә 5 сценарий язарга тиеш иде. Дүртне язды, кайбер серияләрне эшләп бетерергә тиеш иде, мин сценарий редакторы, аңа эшләп бетерү өчен кире җибәрдем. Тиздән тапшырам диде, берничә көн элек чатка җибәрдем, дип язды. Хәзер менә безгә ул серияләрне компьютерыннан чыгарырга кирәк.

Яхшы яза иде, юморы шәп иде, актер табигатен яхшы белгәч, диалоглары да шәп, тере килеп чыга иде. Аның белән рәхәтләнеп эшләдек. Ул үзе дә бик йомшак кеше иде. Ашкынып эшләде ул. Роль дә башкарырга бик тели иде. Мине тәкъдим ит әле берәр рольгә диде, уйнарга теләге бик көчле иде. Бик тырышты, ашкынды, әрәм булды, – дип сөйләде Айсылу Хафизова.

Әмир Камалиев йөрәк белән китеп барган. Раил Садриев та ирләрнең шушы яшьләрдә йөрәк какшавы еш очравын искәртте.

– Ел саен бер драматург китә. Ир-атларның сират күперен кичә торган шундый бер чоры була бит – 50 белән 60 арасы. Күпчелек ир-ат шул вакытта китә. Былтыр Гафур Каюмов, Илфак Шиһапов. Бу традицияне өзәргә иде... Татарча уйлый, сөйли торган, татар мохитендә тәрбияләнгән кешеләр китә – бик аяныч...

Әмир Аман улы Камалиев драматургиягә урау юллар белән килә. 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1975 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең 15 нче номерлы техника һөнәр училищесына укырга килә. Училищены тәмамлагач, Казан моторлар төзү берләшмәсендә токарь булып эшли башлый.

Армиядән соң Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Студент елларында шәһәрдәге үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри һәм институтта укуын ташлап, 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. 1989 елда театр училищесын тәмамлап Казанга кайткач, Аманулла Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. Төп хезмәтеннән буш вакытларында үзенең беренче сәхнә әсәре - "Җәйге кырау" драмасын яза. 1992 елда әсәр, Чаллы татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелеп, тамашачыларга күрсәтелә.

Алга таба аның күпсанлы әсәрләре сәхнәләштерелә. Алар - «Әлепле әртисләре», «Кылый Кирам балдагы», «Әле кичә генә яз иде», «Их,рәхәт безгә ирсез дә!», «Итәкле кияү», «Борын-борын заманда», «Моңлы ядкәр», «Светофорда кунакта».


Аманулла 1995-2000 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәктә режиссер, ә 2000-2002 елларда Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры булып эшли.
Аманулла эстрада өчен язылган күп кенә юмористик хикәяләр һәм шигырьләр авторы буларак та билгеле.

Аманулла «Кияү балакай» фильмының сценарий авторы..

Аманулланың иң танылган әсәре - «Әлепле әртисләре». Бу спектакльне дәүләт театрларыннан тыш күп кенә халык театрлары да сәхнәләштерде. 

Әмир Камилиевны озату чарасыннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100