Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер «челтрәвикләргә» каршы: «Дәүләтова рактан, Муллагалиева ковидтан дәвалый»

«Юлчы» тапшыруы алып баручысы, блогер Альберт Шакиров көрәш башлаган. Онкология, коронавирус кебек җитди чиләрне дәвалыйбыз дигән вәгъдәләр биреп, үзләренең челтәр бизнесына чакыручыларга каршы ул. Ул аларны «челтрәвикләр» дип атый. «Интертат» Альберт Шакировның һәм челтәр бизнесындагы танылган шәхесләр белән аралашты.

news_top_970_100
Блогер «челтрәвикләргә» каршы: «Дәүләтова рактан, Муллагалиева ковидтан дәвалый»
видеодан скриншот

«Сай йөзгән кеше суны шәп болгата»

Альберт Шакиров үзенең инстаграм аккаунтында «челтрәвикләрнең тартмалар иленә сәяхәте»нә комментарийлар куеп, аңлатып бара. Бу хакта ул сторислар төшереп, менә нәрсә ди:

Безнең «челтрәвикләр» Новосибирск шәһәренә, зур җитештерү үзәгенә үзләренең продукцияләренең ничек итеп эшләнгәнен карарга киткән. Җитештерү дип әйтү, әлбәттә, монда дөрес түгел. Ничек итеп тартмага тутырганнарын, ничек итеп болгатканнарын карарга барганнар дисәк, дөресрәк булыр.

«Челтрәвикләрнең» йоласы буенча, менә шушындый гадәти тартмаларга тутыру линияләре дә зур, гадәттән тыш, беркайда булмаган әйбер итеп күрсәтелә. Товарны мактарга кирәк бит инде. Гәрчә Новосибирскига кадәр барып йөрмәсәләр дә булыр иде. Моның шикелле селкенә, эшләп тора һәм тартмалар тутыра торган әйберләрне күрү өчен. Мәсәлән, Биектау, Кайбыч районнарында бар, шәхсән үзем барып күргән урыннарны әйтәм инде. Кайсында сөт тутыралар, кайсында — каймак, май.

Бу экскурсияләрнең һәм туры эфирларның бер генә файдасы, мәгънәсе бар — хәзер бөтен кеше шушы җитештерү үзәге дигән сүзләрнең чынлыкта нәрсә икәнен күрә ала инде. Башлары эшләгәнрәк, куллары телефон тота белә торган, сөйли белгән кешеләр булса, бик матур, эчтәлекле итеп сөйләп күрсәткән булырлар иде. Ләкин кемнәр барган бит инде. Бик көчле, үзләре әйтмешли, «мощный» состав эшли анда. Берсен алып, берсен куя торган түгел.

Нинди фасонда сөйләве һәр кешенең үз эше, тамашачылар шулай кабул итә торгандыр. Алай аңлаешлырак, шуңа күрә катлаулы җөмләләр төзеп азапланмый торганнардыр. Төзи беләләр, дигән фикердә калып торыйк әле.

Куеп барган такмазаларның мәгънәсе — монда фасовка бара, әзер чималны болгаткалап, тегеләй итеп, болай итеп тутыралар. Аннан соң матур тәтәйләр ябыштыралар да озаталар. Шуннан тиешле урыннарына кайтып җиткәч, челтрәвикләр яхшы бәяләр ябыштырып саталар. Челтрәвикләр үзләре дә яшерми.

Төп сүз — болгату монда. Чималны гына түгел, кеше башларын да, дөньясын да болгату. Мин уйлап чыгарган әйбер түгел, халыкта шундый әйтем бар: сай йөзгән кеше суны шәп болгата. Менә бу очракта бик туры килеп тора торган әйбер дип уйлыйм мин. Болганганнарын аңладык инде, чимал дигән өлешенә дә күз салырга тырышып карыйк әле. Складта ниләр бар икән?

Әлбәттә, бу капчыкны ачып күрсәтүчеләр, вакланган үләннәрнең каян килгәнен, ничек вакланганы турында сөйләүчеләр булмаячак. Кая инде ул?! Капчыкны ачып та нишлисең инде. Анда шул бер ак порошок. Безгә аның язуын да күрү бик җиткән: GPC.

Бу хәрефләр орлык эшкәртү корпорациясе дигән сүз. Алар кукуруз эшкәртү белән шөгыльләнәләр, җәмәгать. Кукуруздан җитештерелгән чимал төрле үзлекләргә ия, шуңа күрә әлеге корпорация кешеләргә генә түгел, хайваннарга да азык-төлек җитештерү белән шөгыльләнә. Эт-мәчеләргә ризык әзерләү дигәнне күз алдында тотарга була. Аларга да нинди дә булса консистенциягә җиткерергә кирәк ул әйберне. Иткә охшаган әйберне салгач, порошокларны болгаткач, аларны бергә кушып бетерергә кирәк. Менә шуның өчен кирәкле әйберләр! Корпорация булгач, боларны бөтен дөнья буенча эшли дип әйтергә дә була.

Малтрин дигән әйбердә гадәттән тыш нәрсә юк, җәмәгать. Хәзерге заман азык-төлек индустриясе шул якка бармыйча, кая барсын инде ул. Без генә авыл хуҗалыгы илендә, республикасында яшәп, авылга таянып, аннан натураль әйберләр алып ашап торгач, агропарк, ярминкә кебек урыннар булгач, бөтен җирдә дә аның шикелле натураль азыкка барып җитәрлек җай бар дигән сүз түгел бит әле ул.

Ярымфабрикатлар, порошоклар, тәмләткечләр һәм башкалардан эшләнгән, күпмедер дәрәҗәдә синтетик, дип әйтик инде. Мондый азык-төлек, әлбәттә, күпчелекне тәшкил итә, бигрәк тә чит илләрдә. Нишләтәсең, индустрия шул якка таба бара. Аны бит әле кайдадыр җитештереп бетерергә дә кирәк. Ярый бездә җир күп тә… Шуңа аптырарлык әйбер юк. Бер капчыкның эчтәлеген карап чыктык сезнең белән.

Башка капчыкларда да шундый ук чимал инде. Я ис, я төс өчен җавап бирә торган порошок. Менә шушы ингредиентларны күпләп, капчыклар белән алып кайталар, шуларны бик каты итеп тикшерәләр, аннары бик каты итеп болгаталар, матур тартмаларга тутырып, зур-зур бәяләр куеп тараталар. Гадәти чимал, анда бернинди артык гадәттән тыш әйбер юк. Ә менә аның тылсымлы үзлекләре, күзәнәкләр дәрәҗәсендә организмыгызны чистарта, әллә нинди Ходай кушмаган чирләрдән саклый дип әйтү инде анысы челтрәвикләрнең үз намусында, җәмәгать. Бу видеоларны күргәч, анысына ышанучылар табылмас та дип ышанасы килә.

Шушы урында кайбер артистларыбызга зур рәхмәт җиткереп, әлеге бушлай комедиядән елыйсы килә башлаганчы таралышыйк. Сүземне йомгаклап шуны гына әйтәсем килә, кадерле дуслар. Без һәр нәрсәгә шикләнеп карый торган заманда яшибез. Хәтта инештән, үз кулларыбыз белән тоткан балыкны да табага салыр алдыннан «на всякий случай» иснәп карыйбыз бит. Ә монда капчык белән кайткан порошок. Шуңа күрә иренмәгез, эзләнегез, укыгыз, шикләнегез», — ди журналист үзенең аккаунтында.

 «Моның мораль ягы да булырга тиеш»

Альберт Шакировның үзенә шалтыратып, челтрәвикләргә карата көрәш башлауның сәбәпләрен сорадык. 

Бу көрәшне мин ачуым килгәнгә башладым. Коронавирус һәм ракны шундый продуктлар белән дәвалыйм, дип ышандыра башлауны бөтен чикләрне чыгу дип саныйм. Челтәрле бизнес белән таратыла торган товарлар күп бит, алар төрле өлкәдә кулланыла. Хәзерге заманны челтәрле товардан башка күз алдына китереп булмый торгандыр. Кемдәдер чүпрәк, кемдәдер көнкүреш химиясе яисә косметика. Яраткан, теләгән, ошаткан кеше алсын шунда. Монда бит сәламәтлек турында сүз бара. Кешене ышандыралар. Кеше вакытын югалтырга мөмкин.

Ракны дәвалый дип, нанобальзам саталар. Кеше бит ышанып ала шуны. Һәм иң еш сөйләгән сүзләре: «Шушыны эчә башладым да даруларымны ташладым, анализлар бирергә дә бардым», — дию. Бер яктан, берәү алдый, берәү алдана, әлбәттә. Ышану шулкадәр көчле: «Тукта, алып карыйм әле, иш янына куш булыр», — дип алмый бит алар. Ул бит аны ала да даруын ташлый.

Бер яктан, табиб анализларыңа нигезләнеп язып биргән даруларың бар. Алар нинди генә булса да, сертификатлы. Шуларга каршы менә шушы БАДлар килеп баса. Бик гади сертификатлы, гади генә итеп сатыла торганнар. Алар дару түгел. Кеше шуның белән чирен дәвалый. Бу дәва дигән әйбер түгел, ул «добавка», ягъни өстәп куша торган әйбер. Күпмедер дәрәҗәдә файдасы булса да.

Шуңа күрә ачуым килә. Шулкадәр оялмыйча, каршы дәшкән кешеләрнең шунда ук авызын ябарга тырышып, бөтен гөнаһларын шуңа язып, көнләшә, хейтер, дия башлыйлар. «Үзе бернәрсә эшли алмаганга башка кешене сүгеп утыра», — диләр. Бөтен юнәлешләре шул гына аларның: башкалар ялганлый, көнләшә.

Онкология һәм коронавирусны дәвалый дип таратуларына каршы чыгам. (Лилия Муллагалиева һәм Зәмирә Рәҗәпова туры эфирларында бу препаратларның коронавирустан дәвалавы турында сөйли, Зәмирә Рәҗәпова ирен һәм үзен шул препаратлар белән дәвалавы турында сөйләде.) Рак — ул кешенең үзенең организмындагы күзәнәкләре, читтән килгән әйбер түгел. Кайбер вакытта кеше үзен җиңел дә, рәхәт тә хис итәргә мөмкин. Аннары метастазалары таралып китеп, бер атна, бер ай эчендә кеше бетә. Рәхәтләнеп китүләре шушы БАДлар белән генә дә бәйле булмаска мөмкин. 

Ул БАДларда бөтенләй бернәрсә юк, дип әйтүем түгел. Анда ниндидер витаминнары һәм микроэлементлары да бардыр. Ләкин агропаркка барып, кәбестә, руккола, шпинат кебек яшелчәләрне җыеп та ашый аласың, көндәлек рационыңа керт шуларны. Син аны 10 меңгә дә сатып ала аласың. Кайсы файдалырак соң инде? Ул бәягә син ике ай буе рәхәтләнеп яшелчә ашый аласың.

Мин ул сатучылардан курыкмыйм, алар бит мөгезле кешеләр түгел. Алар минем исемне дә әйтергә куркалар үзләре. Игътибар итеп карагыз әле, берсенең дә язган вакытта минем аккаунтны билгеләп куйганы юк. Ачыктан-ачык әйтмиләр, чөнки алар үзләре курка. Алар миңа әйтсәләр, минем дәлилләрем җитәрлек. Бер дә иренмим эзләнеп утырырга.

Алып куелган постларны, комментарийларны карап чыкканым бар. «Бу кеше нишләп шулай сөйли», «Үзе булдырмагач, башкаларны сүгә», «Көнләшә», «Эчеп карасын иде башта» диюдән ерак китмиләр. Мин аны эчәргә юләр түгел. Мин кәбестә ашыйм, сөтле яки лимонлы чәй эчәм.

Челтәрле бизнесның да күпмедер дәрәҗәдә өстенлекләре бардыр инде ул. Акча эшләргә ярдәм итә, мәсәлән. Файдасы булмаса, шөгыльләнмәсләр иде. Әгәр дә ул закон тарафыннан тыелмаган икән, ярар, рәхим ит. Ләкин моның рухи ягы да булырга тиеш. Чүпрәк сату — бер әйбер, ләкин кешенең сәламәтлеге белән уйнау, көн кадагында булган коронавирус шикелле темаларда спекуляцияләү — икенче нәрсә.

Иртәгә чахотка тарала икән, чахоткадан дәвалый бу, дип сөйләячәкләр. Алла сакласын инде. Шулай булачак, иманым камил, чөнки аларның маркетинг системасы шулай корылган. Яз көне җитә башлауга челтрәвикләр аллергия турында сөйли башлаячак, чөнки ул бу вакытта көчәя. Көзлеккә керүгә ОРВИ турында сүз кузгатыла. Кайсы якта сорау бар, шул якка таба авышалар.

Үзеңнең популяр булуыңнан яки яулык киюеңнән файдаланып, кешене ышандырырга тырышу — хуплана торган әйбер түгел. Алай булырга тиеш түгел. Җырчы буларак син җырлый аласың, халык җыя аласың, банкетка йөр, ничек итеп кыланып була, шулай итеп кылан, ләкин бу кешеләр табиблар түгел бит. Ниндидер курслар, вебинарлар узалар да, берәр өлкә буенча белгеч булып китәләр. Алар бит компетенцияле кешеләр түгел. Күп кеше сине белә һәм бу аларның сиңа ышануыннан файдалану гына. Кеше үзенең алданганын аңламый. Ул танылган булгач, гел телевизорлардан күренеп торгач, кеше аларга ышанырга буладыр дип уйлый.

Алар хәтта 10 млн лык аудиториягә дә сөйләргә батырчылык итә, чөнки үзләренең күзләре томаланган. Үзләре моңа шул дәрәҗәдә ышангандырмы, белмим. Ышанмасаң, аның хәтле оятсыз булып булмый торгандыр. Начарны гына уйлыйсы килми.

Мәсәлән, Ләйлә Дәүләтованың сәхифәсендә онкологияне дәвалау турында язылган. Шунда ук тумыштан гарип бер баланы төшереп куйган. Үзе үк бу баланың күзенә дә, аякларына да операция булуын яза. Бальзамны эчә башлагач, аягына көч керде, дип шул видеоны куйган. Табиблар, реабилитация турында бер сүз дә юк. Ел ярым элек стенага гына тотынып йөргән баланың бүген аякларына көч кереп, йөри башлады, дигән манипуляция ята. Нанобальзам эчә башлау белән турыдан-туры бәйлелек барлыкка килә.

Онкология турындагысы, гомумән, башка сыймый торган әйбер. Аны инде бик рухланып сөйлиләр: берәү шушы бальзамны эчкәнен табибларга әйтми, алар аның анализлары яхшыруына, алга китеш барлыгына аптырый. Бусы инде табиблар янына йөрүеннән түгел, ә бальзам эчкәннән булып чыга. Болар кешенең башына бик тиз кереп утыра торган әйберләр. Бер ягы гына сөйләнгәч, ялган да шикелле түгел, тулысы белән дөрес дип тә әйтеп булмый.

Витамин, микроэлементлары да, ниндидер өстәмә ярдәм итү үзлеге дә бардыр. 1 кг кәбестә ашаганчы 1 төймә эчеп куясың инде. Һәрхәлдә, дәвалау түгел бит инде, бигрәк тә андый чирләрне.

Иң күп сөйләшкән сүзләре акча инде: «Мин шуның кадәр акча, фәлән сумма акча эшләдем. Алар кешегә эш бирә, нишләп сүгәсез аларны?» Препарат яхшы дигәннән бигрәк, кешене бит әле анда китерергә, товар әйләнешен ясарга өндәргә кирәк. Акча эшли аласың, ләкин ул акчаның нәрсә бәрабәренә килгәне турында берәүнең дә уйлыйсы килми, ахрысы.

Мәсәлән, сатып алынган көнкүреш химиясенең максималь зыяны — табаң чистармаска мөмкин. Кеше организмы — таба түгел бит. Аның эшләмәгәнен аңлаган вакытта соң булырга мөмкин, — ди ул.

 «Продукциянең файдасын күрүчеләр безнең яклы»

Каршы якны да ишетергә теләп, БАДлар таратучы челтрәвикләрнең дә дәлилләрен тыңладык.

Җырчы Лилия Муллагалиева:

Беренчедән, без бер вакытта да безнең компания үзе плантацияләрдә әйберләр үстерә дип сөйләмәдек. Башыннан ук чималны сатып ала, аннары үзенең лабораториясендә тикшереп, үзләрендә ясыйлар, дип әйтә килдек. Журналист буларак, Альберт Шакиров матур сөйли. Үзенең сөйләм теле белән куерта. Безнең барудан, төшерүдән, сөйләгәннәрдән көлебрәк яза. Ничек булдырдык, шулай эшләдек. Безнең анда «Вау» эффект бар иде. Гомеребездә дә мондый әйбер күргәнебез булмады. Безнең компаниянең алып-сатулар белән шөгыльләнмәвен, чималдан үзе товар җитештерүен күрсәтәсе килде.

Альбертның сторисларын җибәреп, сез нәрсә әйтер идегез, дип тә сорыйлар. Аларны үзем тулысынча карамагач, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. «Сорауларыгыз булса, бирегез, мин лабораторияне үз күзләрем белән күреп кайткан кеше. Аның фикерен тыңламадым, белмим», — дип җавап бирдем. Төрле фикер язучылар бар, тик шул продуктларның файдасын күргән кеше безнең продуктларны яклый.

Тел — сөяксез, кемнең нәрсә әйтәсе килсә, шуны сөйли. Төрттерүчеләр дә бар. Мин аны үзем кабул иттем, файдасын күрәм, минем кешеләремә файдасы тия. Миннән акча биреп тор әле дип сораучылар күп. Аларга эш тәкъдим итәм. Кешедән акча алып торырга әзерләр, ә эшләргә теләмиләр. Менә шундыйлар белән дөнья тулган. Аннары, ачып, укып карамыйлар, белергә теләмиләр, шул цитрамон эчәргә өйрәнгәннәр алар. Башка юлны күрмиләр. Ризык яисә БАДлар белән, нокталарга басып, башка ысул белән баш авыртуын җиңеп була дигән әйберне башларына да китермиләр. Монда күбрәк белмәүлек инде.

Кеше бөтен өлкәне дә булдыра ала икән, эшләсен. Без наркотик сатмыйбыз, аракы эчеп, тузынып йөрергә чакырмыйбыз, кешенең тормышын, финанс ягын яхшырту, сәламәтлеген кайгырту турында уйлыйбыз. Мин кешеләрне начар җиргә чакырмыйм.

 «Альбертның безгә каршы килү сәбәбе — шәхси күралмаулык, көнләшү»

Җырчы Алсу Фазлыева

Тискәре караш, шик белдереп язучылар элек тә булды. Бар һәм булачак та. Без мондый әйбергә ияләшкән инде. Күп кеше белмичә сөйли. Мәгълүмат җитмәгәнлектән кешедә шундый каршылыклы фикер туа. Кеше үзе кулланып карамыйча, аның карашы үзгәрмәячәк, үзем дә нәкъ шулай идем.

Әгәр кеше, әлеге журналист үзен профессиональ дип саный икән, ул үзе шуны кулына тотып, кулланып карарга һәм иң мөһиме — лабораториягә тикшерергә алып барырга тиеш. Аның кулында нәтиҗә, дәлилләр булсын. Менә моны мин профессиональлек дип атар идем. Алайса тегеннән бер гайбәт, моннан бер гайбәт алып сөйли. Гайбәтләргә таянып сүз йөрткән журналист профессионал була алмый.

Җир йөзендә, Татарстан, Казанда да бик күп челтәрле бизнес компанияләре, араларында 30-40 ел буе эшли торганнары бар. Ни өчен безне тәнкыйтьли ул? Әлеге журналист һәм Азат — күрше авыл егетләре, алар бер мәктәптә укыганнар. Монда компаниянең бер катнашы да юк, дөресен генә әйткәндә. Бу — көнләшү, кешене күралмау. Ул пост, сторис саен безнең фото-видеоларны ала, чөнки көнләшә. Аның сәбәбе шунда гына. Нишләп башка компанияләр турында сөйләми соң?

Дәвалый дигән сүз дөрес түгел. Ракны һәм коронавирусны дәвалый торган даруны әле уйлап чыгармаганнар. Үз сүзен өстәп, арттырмасын. Ул булыша, ярдәм итә генә. Тизрәк аякка басарга, иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Без дәвалый дип әйтмибез.

Хәзер безнең әйләнә-тирәбездә бик күп пирамидалар барлыкка килә тора, югала бара. Халык буталды, чөнки пирамидалар да челтәрле, инвестиция сүзләрен кушып эш итә. Халык бит аны аңлап бетерми. Компания качып эшләми, бөтен әйберне дә күрсәтә. Кайсы заводның әле үз территориясенә кертеп, экскурсия үткәргәне бар? Без бит анда Татарстаннан гына да 40 кеше бардык. Бу лохотрон, кешенең сәламәтлегенә зыян китерә торган компания булса, аны 20 ел түгел, 20 көн дә тотмыйлар.

Ул журналистларның сүзләренә нигезләнеп, шикләнеп сораучылар да бар, ләкин бик аз. Кемнеңдер сораулары, дәгъвалары һәм шикләре бар икән, компаниягә хат язалар. Аларга компаниянең юридик бүлеге белгечләре җавап бирә.

Хәзерге заманда һәр артистның үзенең бизнесы бар. Җырлап кына акча эшләп булмый. Кемдер яулык сата, кемдер төзелеш кирәк-яраклары, берәүләр — тамада. Һәрберсенең өстәмә эше бар. Беркайда да артист булгач, сәхнәдә генә җырлап йөрергә тиеш дип язылмаган.

Минем ул компаниягә килеп эшли башлаганыма 3,5 ел була. Без бик күп кешеләргә эш бирәбез. Без салым түләп барабыз. Анда авыру балаларга ярдәм оештырылган. Бездән дә югарырак торучы лидерлар йөзәр мең акча күчерәләр шул фондка. Без Азат белән һәрберебез ай саен унар мең сум акча күчереп барабыз.

Эшләгән кешегә, чабып барган атка таяк тыгарга тырышкан кешеләрне мин һич кенә дә аңламыйм. Мин моны шәхси күралмаулык белән генә аңлата алам.

«Мин аны бөтен кешегә эчертер идем»

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова:

Мин Альбертка язып, үзенә яисә берәр якын кешесенә эчеп карарга тәкъдим иттем. Аның кешегә файдалы булуын дәлилләргә теләгән идем. Ул якыннарым белән экспериментлар үткәрмим, ди. Белмим, аңа популярлык кирәктерме, нәрсә кирәктер. Әгәр дә ул халыкка яхшы булуын теләсә, миңа шалтыратып, сынап карарга риза булыр иде. Башта үзеңдә тикшерергә кирәк. Аны эчкәч, организм шул хәтле көчле була — чир йоктырмый. Коронавирус йоккан очракта да, авыруны җиңелчә генә уздырып җибәрәләр.

Ул дару түгел. Ул организмны күзәнәкләр дәрәҗәсендә тукландыра. Кеше үзенең чирләре белән дәваланырлык дәрәҗәдә көчле була. Бөтен чирдән шушы бальзам. Яңа туган сабыйга да ярый ул. Бу бит уникаль әйбер. Бальзам аптекадан алынган даруларга каршы килми һәм ул аны алыштырмый. Кеше үзенең сәламәт икәнен тоя башлагач, калган даруларын эчүдән үзеннән үзе, әкренләп туктый. Мин аны бөтен кешегә эчереп чыгар идем. Минем Гөлмәрьям көн саен шуны эчеп мәктәпкә бара. Мин үземнең балага да, әнигә дә шикләнгән әйберне гомердә дә эчермим.

Шикләнгән, сораулары булган кешеләргә дип бөтенесенең дә элемтә өчен телефон номерларны язып куйдым. Бер әйберне дә яшермим. Барып, күреп, сорашып кайтырга була. Мин үзем профессиональ журналист, белмәгән әйберне халыкка әйтергә оялыр идем.

Бальзамның бер дәвалану курсы 3 ай, 8 мең сум тора. Бераз гына эчеп карыйлар да, «Бер файдасын да күрмәдем», — дип язучылар да бар. Аны бит көн саен, тиешенчә эчәргә кирәк. 1-2 көн эчендә хәл керә, энергия арта, йокылары рәтләнә. Кешедә онкология яисә ДЦП икән, 3 айда эчендә алга китеш күренә башлый. Бальзамны алганда кеше шикләнеп, кыйбатсынып ала. Файдасын күргәннән соң, карашлары үзгәрә.

Аның составында 189 төрле үлән, суда гына эри торган коэнзим, Q10 дигән әйбер, 4 төрле мумие һәм калган ничәдер процент өлешен әйтмиләр, анысы сер.

«Мин алар турында прокуратурага да яздым»

Альберт Шакиров аларның сүзләренә нигезләнеп, бу уңайдан нәтиҗә дә ясады.

Без Азат Фазлыев белән мәктәптә укыганда бик дус идек: мин алып бардым, ул җырлады. Бөтен мәктәп концертларына, район конкурсларында бергә йөрдек. Бер сәхнәне бервакытта да бүлмәдек, бергә йөргән егетләр без. Ул электән әйбәт җырлый. Мин җырчы булсам, Азаттан көнләшер идем.

Ул бальзамнарны үземдә сынарга мин бит лаборатория күсесе түгел. Мин аны туганыма эчертмим.

Бу күпмедер дәрәҗәдә мәгънәсез көрәш. Минем бердәнбер максатым — күпмедер дәрәҗәдә кешеләргә аңлату. Бүгенге көндә кибетләр җитәрлек, өеңә китереп үк бирәләр. Шуңа күрә витамин дип сатсалар да, аның әйбәтен, сыйфатлысын, тикшерелгәнен алырга була. Сыйфатка күз салыгыз әле, бераз аерырга өйрәнегез дип күбрәк кешегә аңлата алсам, әйбәт бит инде. Аларга каршы нәрсәдер әйтеп ятуның мәгънәсе юк. Алар бит шуның белән акча эшли, кемнең моннан ваз кичәсе килсен. Туктату дигән максат була да алмый инде монда.

Мин прокуратурага да мөрәҗәгать итеп карадым. Видео фрагментларын секундлары белән язып җибәрдем. Шушы әйбер коронавирустан булыша, дип әйткән җирләрен. Бер айдан җавап килде. «Установить или опровергнуть вину не предоставляется возможным», — дип язганнар. Ягъни алар бу кешеләрне гаепле дип тә, гаепсез дип тә әйтә алмый. Кануннарның кайсы матдәсен бозганнарына кадәр язып җибәргән идем. Аның белән шөгыльләнәселәре килмәде. Моның өчен бик күп вакыт сарыф итеп, күп эзләнергә кирәк шул.

Авызыңа кабып йота торган әйберләр турында сөйләшәбез икән, анда бигрәк тә аң булырга кирәк, — диде Альберт Шакиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100