Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җитәкчемне башта шаян кеше дип уйладым. Төнлә миңа смс яза башлаганчы...»

Җитәкчеләре тарафыннан бәйләнүгә дучар булган хатын-кызлар «Интертат» хәбәрчесенә үз тарихларын сөйләде.

news_top_970_100
«Җитәкчемне башта шаян кеше дип уйладым. Төнлә миңа смс яза башлаганчы...»

Статистика буенча җитәкче кешенең хезмәткәренә интим тәкъдимнәр ясау очраклары күбрәк полиция өлкәсендә була икән. Икенче урында зур оешмаларда эшләгән хезмәткәрләр. Авыр ситуациядә калган кешеләр «Интертат» хәбәрчесенә үз тарихларын сөйләде

Геройларымның исемнәре үзгәртелде.

«Җитәкче минем әти яшендә бит»

«Эшкә урнашканда миннән дә бәхетле кеше юк иде. Яңа укып бетергән чак. Икенче профессия алган идем. Ниһаять, үз урынымны таптым дип уйладым. Коллектив та ярдәмчел булды. Җитәкчем дә әйбәт кеше иде. Беренче вакытта миңа бик нык ярдәмгә килде. Икебез бергә калып проектларны эшләп утырган чаклар була иде. Мин белемем буенча инженер. Эшли башлаганда күп әйберне аңламый идем. Ул чын укытучы булды», — дип сөйли башлады Лилия.

Шундый яхшы мөнәсәбәт булгач, кайсы вакытта үзгәрде соң ул?

Башка җитәкче килде. Минем җитәкчем пенсиягә китте. Менә шунда җәһәннәм башланды. Иң беренче килгән көннән бирле, ул миңа карата башка мөнәсәбәттә булды. Миннән күпкә карт. Егерме биш яшь аермабыз. Башта мин аны әтиләрчә ярату белән карыйдыр дип уйладым. Һәр иртә миңа шоколад ише әйберләр ташыды. Алырга читенсенә идем. Алган очракта, бөтен коллектив белән утырып чәй эчә торган идек. Бер-ике ай узганнан соң ул тагын да кырысрак була башлады. Кабинетына чакырып алды. «Мин биргән әйбер синең өчен генә. Кешегә бирәсе булма!» — диде. Килештем. Ул вакытта бик каты куркып калган идем.

Аңлавымча, алга таба тагын да начаррак булган…

Әйе. Минем егетем бар. Без бергә яшибез. Аның мин төнгә кадәр эштә утырганыма ачуы килә башлады. Җитәкче, башкаларны иртә җибәреп, мине генә тоткарлый башлады. Кичке тугыз-ун була. Мин эштә утырам. Алга таба ялларда да эш куша башлады. Әлбәттә, егетемә бу ошамады. Икебез өчен бөтенләй вакытым калмый башлады. Аннары ял көннәрендә эшкә килми башладым. «Юк», дип әйттем. Бу җитәкченең ачуын гына чыгарды. Ул һәр эшемә бәйләнә башлады. Башкалар янында мине сүгә торган булды. Көн саен елап кайтып китә идем.

Күпмегә кадәр дәвам итте инде бу хәлләр?

Дүрт ай узганнан соң, ул, кич калгач, мине өйгә озатып куярга тәкъдим итте. Мин баш тарттым. Чыкканда лифтта бергә төштек. Ул мине лифт стенасына китереп терәде. Ике кулымны кысып тотты. Мин кычкыра башладым. Ул, муенымны кысып, колагыма пышылдады. «Син минеке! Ничек иртәрәк аңлыйсын, шулкадәр әйбәтрәк. Мин — синең хуҗаң. Эштә генә түгел, тормышта да», — диде. Мин аны этеп, урамга чыгып йөгердем. Егетемә бу хакта сөйләмәдем. Җитәкчем уйларга бер ай вакыт бирде. Я мин аның тәкъдимен кабул итәм, я миңа башка эш эзләргә кирәк.

Син нишләргә булдың?

Миңа бик начар. Бер яктан мин эшемне, андагы кешеләрне яратам. Башка эшкә барырга да куркам. Ләкин егетемә дә хыянәт итәсем килми. Җитәкчем минем әти яшендә бит. Ниндидер мөнәсәбәтләр турында уйларга да куркам.

Юристка мөрәҗәгать иттеңме?

Юк. Мин эшемне югалтырга куркам.

Кул кушырып утырырга уйлыйсыңмы?

Бәлки вакыт узу белән ул бернәрсә дә килеп чыкмаячагын аңлар…

«Мин үземне хөрмәт итәм»

«Эшемне шулкадәр күралмамын дип уйламаган идем. Арытты. Мин физик кына түгел, мораль яктан бик нык арыдым. Һәр көн эшкә барганда теләмичә барам. Аякларымны көчкә өстерим. Килеп җитүгә үк бөтен кәефем төшә. Яратмыйм мин ул эшне. Җитәкчем җитмәсә теңкәмә тия», — дип сөйли башлады ул. Исемен дә, каян икәнен дә күрсәтмәвемне сорады.

Кайчан җитәкчегез үзен шулай тота башлады?

Ярты еллап бардыр. Башта барысы да нормаль хәл кебек тоелды. Ул миңа кайвакытта ялгыш кына тиеп китә иде. Я кулы белән җилкәмә кагыла, я кулымнан тота. Дусларча мөнәсәбәт урнаштыра алдым дип сөенгән идем. Җитәкче миннән әзгә генә олырак. Өйләнгән, балалары бар. Дөресен әйтәм, ул миңа ошый иде. Кеше буларак. Ләкин гаиләсе булганын белгәч, мин аның ягына борылып та карамадым. Балалары кызганыч. Бәлки хатынын яратмыйдыр. Ләкин мин өйләнгән кешеләр белән мөнәсәбәткә керә торган кеше түгел.

Димәк ул бәйләнмәгән булып чыга түгелме? Әгәр дә ул сиңа ошаган икән…

Ошау бер эш. Алдагы тормыш турында уйлау — икенче. Күпме генә ошаса да, мин аны үземә якын китерергә теләмим. Алай үзен тотуы да бер дә матур түгел. Әгәр читкә барасы килсә, башка кеше тапсын. Мин үземне хөрмәт итәм.

«Җитәкчене башта шаян кеше дип уйладым»

«Җитәкчене башта шаян кеше дип уйладым. Ул барча хатын-кыз белән дә уртак тел таба белде. Коллектив авыр булуга карамастан, ул безне берләштерергә тырышты. Миңа карата да шундый мөнәсәбәттә булуы куркытмады. Гадәти хәл дип кабул иттем. Төнлә белән миңа яза башлаганчы», — дип сөйли Лиана.

Беренче смсны укыгач, мин бик аптырап калган идем. Аптырау гына да түгел, шок хәлендә калдым. Ул миңа төнлә язды. «Фотоңны җибәр әле, йоклый алмыйм» дигән. Ялгыш язгандыр дип уйладым. Бер әйбер дә җавап бирмәдем. Аннары ул үзенең фотосын җибәрде. Шәрә фотосын. Мин телефонымны сүндереп куйдым. Бәлки эчкәндер, ялгышкандыр дип уйладым. Икенче көнне эшкә берни булмагандай барырга тырыштым. Ул яныма килде. Елмаеп сөйләшә башлады, бүлмәсенә чакырды. Кердем, җитәкчегә каршы сүз әйтәсе килмәде. «Ошадымы?» ди бу миңа. Инде ул яшьтән узган. Миннән ни көткән икән ул? Укучы малайлар шикелле тотты үзен. «Юк», дип җавап бирдем. Җитәкче белән ниндидер мөнәсәбәткә керү минем планда юк иде.

Кискен җаваптан соң аның сиңа карашы үзгәрмәдеме?

Юк. Ул көн дә миңа яза, каядыр чакыра башлады. Башта ачуым бик нык килә иде. Аннары күрмәмешкә салыша башладым. Иң көтелмәгәне — аны үземнең өйдә күрү булды. Мин дус кызымның туган көненнән кайтышка, ул өйдә әни белән сөйләшеп утыра иде. Чәчәкләр алып килгән. Мин ни әйтергә белми басып калдым. «Әниең каршында әйтәм, син миңа ошыйсың», — ди бу миңа. Куып чыгарып булмый бит инде. Шул көннән соң очрашып киттек. Эштә мөнәсәбәтләрне яшердек. Өйгә килмәгән булса, без бергә булыр идек микән, белмим…

Җитәкче сүзе

Җитәкчеләр үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән? Гаеп алардамы? Әллә инде аларның хезмәткәрләре үз-үзләрен тотышлары белән бу хәлне китереп чыгарамы?

«Минем практикада бер генә андый очрак булды. Миңа эшкә яшь кыз урнашты. Матур, чибәр, акыллы. Күпләр аңа күз төшергәнен белә идем. Ошады ул миңа. Мин дә аңа ошаганымны белә идем. Шуңа күрә эшне үземнең кулга алырга булдым. Комплиментлар әйттем, эштән соң озатып куярга тәкъдим ясадым. Ул миңа «юк», дип җавап кайтарды.

Бер яктан аны да аңларга була. Мин аның хуҗасы, ул минем хезмәткәр. Безнең арада ниндидер мөнәсәбәт булырга да тиеш түгел кебек. Ләкин ул керүгә үк мин үземне башка төрле хис итә идем. Иртән керүгә үк күзләрен тутырып миңа карый, кайвакытта керфек астыннан гына караш ташлап ала. Мин күрми дип уйлый. Күрәм. Мин барысын да күрәм. Мин аннан олырак. Әгәр дә без бер-беребезне ошатабыз икән, яшь аермасы куркыныч түгел бит», — дип сөйләде ул.

Аның ни өчен юк дигәне турында уйлаганыгыз булдымы?

Юк. Әлегә ул мине янына да китерми. Ләкин үземә сүз бирдем. Иртәме, соңмы ул минеке булачак.

Юрист фикере

Юрист Лилия Борханова бу темага ачыклык кертте. «Әгәр дә җитәкчесе тарафыннан хатын-кыз интим мөнәсәбәткә мәҗбүр ителсә, аның кулында дәлил булырга тиеш. Дәлилдән башка ул бер әйбер дә эшли алмаячак. Әгәр дә мондый очрак булган икән, үзе белгән бер-ике хезмәттәшенә бу хакта сөйләргә тиеш. Бу алар чыгыш ясый алсын өчен кирәк.

Җитәкче тарафыннан бәйләнү булмасын өчен хатын-кызларга киңәшем шул: җитәкче белән бары тик эш темаларына гына сөйләшергә. Үзен тыйнак тотарга. Киенүгә игътибар бирергә. Бәлки ул мини юбка, мини күлмәк кия, ачык изү белән йөридер. Әгәр хатын-кыз ачык киенсә, җитәкче моны үзенә күрә бер тәкъдим дип кабул итәргә мөмкин.

Хәзерге вакытта Россиядә җитәкчеләр үзләренең хезмәткәрләренә карата интим мөнәсәбәт тәкъдим иткән очракта, аларга карата махсус маддә, закон каралмаган. Җинаять кодексының 133 маддәсе генә бар. Әлеге мәдда шуннан гыйбарәт: әгәр дә кешене шантаж юлы белән яисә материаль яктан кулланып сексуаль характердагы мөнәсәбәтләргә этәрү очрагы булса гына җинаять эше ачыла», — дип сөйләде ул.

Россиядә бу проблема бармы?

Статистика мәгълүматларына караганда, әйе, бу проблема бар. Ләкин масштабы гына билгеле түгел. Россия порталы мәгълүматларына караганда, эш урынында бу проблемага 11 процент хатын-кыз, 6 процент ир-ат юлыккан. Ләкин артык мәгълүмат юк.

Россиядә җитәкче хезмәттәшенә бәйләнү - җинаять булып саналмый.

Психолог киңәше

Хатын-кызлар да, ир-атлар да эштә әлеге проблемага юлыга ала. Бу проблема бар. Хатын-кыз мондый проблемага юлыккан очракта аңа берничә киңәш биреп була.

1. Юк дип әйтә белегез. Сүздән качып, очрашудан куркып йөрмәгез. Төгәл һәм кырыс итеп әйтелгән юк сүзеннән курыкмагыз.

2. Артык ачык кием кимәгез, җитәкче моны башка төрле кабул итәргә мөмкин.

3. Җитәкче бәйләнгән очракта, аның белән турыдан-туры сөйләшеп карагыз.

4. Ир-ат дустыгызны, егетегезне сезне эштән каршы алуын сорагыз.

Чит илләрдә әлеге проблемага бик җитди карыйлар. Мәсәлән АКШта 1964 елда гражданнар хокукы турында закон кабул ителгән. 1974 елда суд эше каралганда, беренче тапкыр харассмент термины кулланылган. Харассмент — җитәкче тарафыннан сексуаль характерда бәйләнү ул.

1995 елда икътисади скандалдан соң сенатор Роберт Пэквуд эшсез кала. Ул 17 хезмәткәренә интим мөнәсәбәт тәкъдим иткән була.

Япониядә 2001 елның 1 декабреннән хатын-кызлар хокукын яклау буенча закон кабул ителгән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча 20 процент хатын-кызга эш урынында җитәкчеләре интим мөнәсәбәт тәкъдим иткән.

Израильдә шундый закон 2007 елда кабул ителә. Әлеге закон нигезендә эш урынында теләсә нинди җитәкче һәм хезмәткәр арасындагы мөнәсәбәт тыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100