Мөслим, бүләкләрсез нишлим? Хуҗа белән талашкан ханымның балалары бүләксез калган

Ә сезнең эштә балаларга бүләк бирәләрме? Бирелмәсә, нишләр идегез? Мөслим районындагы муниципаль оешмада эшләүче ханымның балаларын аерып калдырганнар, дигән хәбәр чыкты. Балалар ник бүләксез калган?
«Җитәкче белән арабыздан кара мәче үтте»Анастасия Муллакаева үзе белән булган күңелсез очрак турында Мөслим районы төркемендә язып чыкты. Ул балаларына тиешле бүләкләрне бирмәүләре хакында яза. Анастасия үзе белән килеп чыккан хәл турында тулырак итеп «Татар-информ» журналистына сөйләде. Анастасия 2013 елда Самарадан Мөслимгә кияүгә чыккан. Ул ире белән аерылган, беренче ире аңа фатирны калдырган. Ул рәсми рәвештә үз исемендә калса да, хәзер үзен татар исеме белән «Нәзирә» дип йөртә. Анастасия- Нәзирә МУП «Хозяйственного обеспечения Муслюмовского района» оешмасында диспетчер булып эшләгән. Бу оешманың җитәкчесе — Шакиров Артур Газизович. Хәзер мин икенче кешегә кияүгә чыктым, бер ел да җиде ай элек кыз бала таптым. Әлеге эш урында мин ике ел элек — 2017 елның 20 ноябрендә эшли башладым. Өч айдан соң, сәламәтлегемне ныгыту өчен, санаторийга барырга куштылар. Артур Газизович җиңел машина йөртүчеләрнең исемлеген төзергә һәм аны Русланга тапшырырга кушты. Мин шушы эшне эшләдем. Марина дигән кызга кәгазьне бирдем, Руслан да компьютерына керткән. Әмма, берникадәр вакыт үткәннән соң, Марина миңа кире шалтыратты, Казаннан тикшерүчеләр килгән һәм компьютерны алып киткәннәр. Сигез ай, декретка китәргә вакыт, Артур Газизович теге кәгазьне бирүемне сорый. «Мин аны кайдан табыйм инде хәзер, ул бит Русланга бирелгән иде», — дим. «Бернәрсә дә белмим, хәзер үк шул кәгазьне табып китер, тиз бул», — диде җитәкчем. Эзләп утыра алмадым, бала табарга хастаханәгә ятарга кирәк иде. Шулчак «арабыздан кара мәче үтте»: ул мине кимсетә, сүгә башлады, балаларым турында авыр сүз әйтте. Күрмәгәнеңне күрсәтәм, диде. Бала табарга дип мине Казанга алып киттеләр. Шунда Артур Газизович миңа вацаптан авыр сүзләр язды. «Сезгә оят түгелме? Сез мәчеткә йөрисез, Артур Газизович. Минем балам әле карынымда, ә Сез инде аңа начар сүз әйтәсез. Ә Сезнең балаларыгызга мин ныклы сәламәтлек телим, аларның барысы да яхшы булсын», — дидем.«Җитәкчемнең мондый гамәле мине нык кимсетте» 2018 елда миңа ике данәдә Яңа ел бүләге бирелергә тиеш иде, чөнки икенче балам да туган иде инде. Кадрлар бүлегенә шалтыраттым, исемлеккә кертүләрен сорадым. «Юк, сиңа бүләкләр бирмәячәкләр, Артур Газизович сине исемлеккә керттермәде», — ди. Ни өчен шулай, эштәге бөтен кешегә бирелгән бит дип әйттем: «Әйе, бөтенесенә бирергә кушты, әмма Артур Газизович сиңа бүләкләр тапшыруны тыйды», — диде кадрлар бүлегендәге хатын. Быел да шул хәл кабатланды. Кадрлар бүлегенә бер ай дәвамында шалтыратып чыктым, яңа гына эшкә килгән Гөлнара «әйе, әйе, керттек», дип җавап бирде. Бүләкләрне бирәләрме дип, борчылып шалтырата башладым, бары тик 30 декабрьдә кичке биштә генә бүләкләрнең инде узган атнада ук тапшырып бетергәннәрен белдем. Миңа бу хакта беркем дә хәбәр бирмәде: кадрлар бүлегеннән дә, җитәкчемнән дә ләм-мим. Минем кебек үк декретта булган Ләйсән исемле хатынның өч баласы бар, аңа бирелгән булып чыкты. Мин бик нык рәнҗедем. Бу юлы Артур Газизовичка шалтыратмадым. Аның «мин сине кисәткән идем, күрмәгәнеңне күрсәтәчәкмен әле», дигән җавабын ишетәсем килмәде. Шуннан соң интернетта пост урнаштырдым, «шундый ситуация булды, кешеләр, ярдәм итегез», дидем. Артур Газизович, шул язманы күреп, скриншот ясаган һәм иремә җибәргән. «Менә, кара, синең хатының минем исемемне җиргә салып таптый», — дигән. «Гафу ит, бүләкләрне балаларга бирергә иде, конфликт булгач, үзара гына хәл итеп бетерергә була иде, балаларның монда нинди катнашы бар?» — дип каршы җавап язган ирем. Мин моңа бик хурландым. Администрациягә шалтыраттым, алар минем хәлемә керде, кырык минут эчендә балаларыма ике бүләк алып килеп тапшырдылар. Мин фотога төшереп, Артур Газизовичка җибәрдем. «Карагыз, администрация Сезнең өчен миңа ике бүләк бирде. Оят булсын Сезгә», — дидем. Ул миңа берни дә җавап бирмәде. Тугызынчы гыйнварда, барысы да эшкә чыккач, мин Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыенам һәм, Артур Газизовичка каршы гариза язып, аны судка бирәчәкмен. «Мөслимдә халык эшен югалтырга курка»Анастасия җитәкчедән барысы да куркуын әйтте. 30 декабрьдә кадрлар бүлегендә эшләгән кызны кибеттә очраттым һәм аннан миңа бүләкләр турында ни өчен хәбәр бирмәвен сорадым. «Мин бит барыбер белдем», — дим. «Настя, аңлыйсыңмы, мин аннан куркам, эшемне югалтасым килми минем», — ди. «Синең эшеңне югалтасың килми, ә минем балаларым бүләкләрсез калды. Шулай буламыни?» — дим. Хәзер ничекләр генә, нинди йөрәк белән хезмәт кенәгәмне алып чыгармын, ул аны миңа бирмәс тә… Мине берәр статья буенча эштән чыгару юлын табачак. Аннан барысы да курка. Һәр көнне биш минутлык җыелышлар җыя да, акыра. Берәр запчасть җитмәсә, үз кесәгездән барыгыз да, сатып алыгыз, дип әйтә. Ә халык эшен югалтырга курка, бездә эшкә урнашу кыенрак шул. Аз эш хакына эшләп йөрүче пенсионерлар шул эшкә ябышып тора, берни дә әйтмиләр, түзәләр, чөнки эш юк. Анастасия әйтүенчә, аның җитәкче белән бензин чекларын «урнаштыру»га бәйле конфликты да булган. Җитәкче: «Балаларга бүләк каралмаган!» Без, әлеге хәлгә ачыклык кертер өчен, Артур Газизовичка шалтыратып карадык. Әмма җитәкче кеше баштан ни өчендер «бу кеше бездә эшләми» дип, җаваптан качты. Соңыннан яңадан шалтыраткач, икенче төрле сөйләде, бу хәлне бөтенләй башкача аңлатты һәм, имеш, бүләкләрнең оешма тарафыннан беркемгә дә бирелмәгәнен белдерде. Без бит профсоюзда  тормыйбыз, бездә бүләк бирелә дип тә әйтә алмыйм. Бездә ул әйбер каралмаган. Ул инвалид балаларга бирелә. Шушы хатынның интернетка минем исемемне кертеп язып бетергәнен күрдем, яллардан соң судка бирәм мин аны. Мин мәчеттә идем, Әлхәмдүлилләһ, намаз укыйм. Бүләк бирмәвемнең нинди катнашы бар монда? Уставка кермәгән әйберне мин ничек эшлим, мин бит законга каршы бара алмыйм. Шуны аңлатыгыз миңа: ничек инде мин бүләкне акча түләп алырга тиеш? Сез хәзер ике төрле әйбер әйтәсез: устав буенча «мин тиеш түгел», шул ук вакытта «ул кеше бездә эшләми», дисез. Сез икесенең берсен әйтегез инде? Беренчедән, бу кеше миндә эшләми. Икенчедән, устав буенча бүләк бирә алмыйм, дип әйтәсем килә Сезгә. Эшләгән кеше дә бүләк бирелмәде дип яза икән, мин Сезгә шуны әйтеп торам. Ул хатын ике баласына бүләк бирелмәгәнен, ә башка кешеләргә бирелгәнен әйтте. Мәсәлән, Ләйсән исемле хатынга… Үзе шулай дип әйтәмени? Кемгә бирелде микән соң ул бүләкләр? Үзе шундый мәзәгрәк кеше инде ул, декрет ялына чыкканда бик каты талашып китте. Алар Ләйсән белән бер бүлмәдә утырдылар. Ул аның отчетларын яңадан эшләде. Шушы ике хатын бер-берсен котыртып утырганга, зинһар, мине борчымагыз. Яллардан соң Прокуратура килсен дә, безне тикшерсен. Сез аның белән дорфа сөйләшәсез икән… Үзе шундый кеше булгач, аның белән дорфа сөйләшмичә мөмкин түгел. Ул, «мин декретта» дип, бөтен эшен ташлады да китте. Ләйсән аның отчетын эшләде. Чырайга төкереп китте ул. Аның өчен башка кызлар газап чикте. «Мин бүләк алдым» дип, бер-берсенә сүз әйтеп утыралар кебек тоела миңа. Яшерен-батырын түгел, мин директор булсам да, электрик буларак, үзем дә чыгып, эретеп ябыштырып керәм. Без Бөтенроссия Сабантуена әзерләнәбез. Шуны эшләтә, моны эшләтә дип, кешеләр яза. Нишлисең инде, җитәкче булгач, төрле хәл була, үземә дә эшләргә туры килә, эшләтә алмасаң, үзең эшлисең инде. Бер водительгә суккансыз ди ул хатын… Суккач, ул водитель гариза язарга тиеш булгандыр бит инде? Эчке эшләр министрлыгыннан допрос ала аласыз. Мин ул хатынны жәлләп кенә эшкә алган идем, ире аның берара мәчеткә йөреп алган иде. «Декретта булгач, бер җиргә дә эшкә алмыйлар», — диде. Мин аны шундый кеше икәнен белмәдем. Яңа ел бүләге биреләме? «Аның кешене үзенчә җәзалыйсы килә» Оешмада эшләүче, хәзерге вакытта декрет ялында булган бер ханым шушы ук оешмада эшли. Ул үзенә бүләк бирелгәнен әйтте. Мин ул көнне авырган идем, миңа бүләк бирелүе турында әйтеп шалтыраттылар. Төгәл нинди көн икәнен хәтерләмим, дүшәмбе яисә сишәмбе көне иде. Әти-әниләрем барып алды. Яңа ел бүләге пакетында сок, чипсы, киндер-сюрприз, шоколадлар бар иде… Анастасия декретка киткәч, аның урынында диспетчер булып эшләгән Лилия Тангатарова да безгә бүләкләрнең «аерым кешеләргә генә» бирелүе турындагы сүзләрнең дөрес булуын әйтте. Анастасиягә узган ел Яңа ел бүләкләрен тапшырмадылармы? Юк, аңа бирмәделәр. Ә калган хезмәткәрләргә шушы оешмада бүләкләр биреләме соң? Кемнәрнең балалары бар ундүрт яшькә кадәр, барысына да исемлек буенча бирелде. Узган ел миңа да бүләкләрне бирделәр. Анастасияне исемлеккә кертергә онытканнармы әллә? Бүләк бирү мәсьәләсен директор белән кадрлар бүлеге хәл итә, Анастасия декрет ялында булганга күрә бирмәскә булганнар дип аңладым. Аның кебек үк декрет ялында булган башка кызга Яңа ел бүләге бирелгән. Аңлавымча, директор шәхси мөнәсәбәтләрдән чыгып эш итә. Аңа нәрсәдер ошамаса, нәрсәдер дөрес башкарылмаса яисә ялгыш сүз әйтелсә — аның кешене үзенчә җәзалыйсы килә. Шундый кеше инде ул. Димәк, шундый юл белән җәзаларга уйлаган. Директор әйттеме бу сүзләрне? Ул сәбәбен әйтмәде. Әмма декрет ялында булган бер кызга бүләк биргәннәр, ә икенче кызга бирмәгәннәр… Шәхсән миңа сәбәбен әйтмәделәр, мин бары тик үз фикеремне генә җиткердем. Узган ел мин өч балама да бүләк алдым. 15 декабрьдә мин эштән киттем. Намусы булса, балаларга Яңа ел бүләкләрен бирә ала иде инде. Бирмәде. Шундый кешедер инде ул. Артур Газизович телефоннан сөйләшкәндә «бездә бүләк бирү каралмаган», диде. Бу сүзләр дөреслеккә туры килмиме? Туры килми, әлбәттә. Бездә Ләйсән исемле менеджер бар. Ул да декрет ялында. Аңа Яңа ел бүләген биргәннәр, ә Настяга ни өчендер бирмәгәннәр. Бу дөрес хәл түгел бит инде. Ошый икән — бирәм, ошамый икән — бирмим булып чыгамы? Белмим, ул нәрсәгә таянып эш итәдер. Эштән чыккан кеше аның өчен начар яисә әйбәт кешегә әйләнә… Мулла фикере Артур Шакиров үзе дә, аның хезмәткәрләре дә мәчеткә йөрүе хакында кат-кат кабатладылар. Без, мәсьәләгә карата фикерен белергә теләп, Мөслим мәчете имам-хатыйбына шалтыраттык. Расих хәзрәт, «Артур Газизовичны яхшы беләм, ул мәчеткә гел йөри», диде, әмма, әлегә бу мәсьәләдә хәбәрдар булмавын әйтте. Бөтен кешегә бирелгәндә, бер аның гына балалары калырга тиеш түгел. Минем фикерем шундый, — диде Расих хәзрәт. Хакимият фикере Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов белән сөйләштек. Ул, Артур Шакиров белән сөйләшкәннән соң, бу оешмада балалар өчен бүләкләр бирелмәве турында әйтте. Аларның профсоюз оешмасы юк. Шуңа күрә, бер кешегә дә бирелмәгән. Ул хатынга гына бирелмәде дигән сүз дөрес түгел. Хакимият мохтаҗ гаиләләргә — 300 дән артык кешегә бирде. Бу оешмада профсоюзга кермәгәннәр, шуңа күрә мөмкинлекләре булмаган. Спонсорлар табарга була, әмма алар да аның кадәр балага бүләк бирә алмый. Безнең оешмаларга мөрәҗәгать итеп, бирегез дип сораган юк. Фотолар балаларның әнисе рөхсәте белән куелды.