«Мондый бәйрәм кирәкме?» Арча балалар бакчасында балага кул күтәрү очрагы тикшерелә

Арчаның 8 нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең ничек узганын видеога төшереп алганнар.
17 декабрьдә Арча районы 8 нче балалар бакчасында булган хәл бик зур шау-шу куптарды. Видеоматериалдан күренгәнчә, Яңа ел бәйрәменә әзерлек вакытында бер тәрбияче үзенең алдында барган малайны берничә тапкыр төртеп җибәрә, ул егыла. Бала өстәл астына кереп качып өлгерә алмый, тәрбияче аны тотып, өстерәп диярлек урындыкка утыртып куя. Аңа кадәр баланың авызына да «менеп төшеп» өлгерә тәрбияче. Башта елаган тавышы ишетелсә дә, урындыкта утырган малайны, гомумән, беркем дә күрми кебек. Бүлмәдә барлыгы 5 олы кеше бар бит. Бер-берсенең эш алымнарына әллә ияләшкән, әллә инде күрмәмешкә салышкан. Алар өчен бу инде беренче гене очрак та түгел, ә күрәсең, гади күренешкә әйләнгән, дигән фикер дә туа. Мондый баланы җәберләү очрагы бер генә, ялгыш кына булса, видеога төшерү мөмкин дә булмас иде. Бала да озак елап утырмады шикелле, калганнар да алай сискәнмәде. Ихтыярсыздан, бу бит беренче очрак кына түгел дип уйлап куясың. Димәк, видеога төшерүче үзенең нәрсә күрәчәген белеп төшергән дип фаразларга урын кала. Социаль челтәрләрдә бу видеоның ничек Интернетка эләгүен аңлаткан аудиоязма йөри. Аннан аңлашылганча, Камил (исемен үзгәрттек) исемле малайны әнисе алырга килгәч, калган балалар «Камил елады, аны тәрбиячеләр ачуланды» дип чагалар. Әни кеше, өйләренә кайткач, баланың тәнендә көйгән эзләр күрә. Ул бакча мөдире янына бара. Шушы тәрбияче аркасында өч баланың бу төркемнән китүе билгеле була. Мөдир исә бер төркемдә эшләгән ике тәрбиячене чакырып сүгә, имеш, аларны эштән куу белән яный. Тәрбиячеләрнең берсе, үзенең кыйнамаганын исбатларга теләп, бәйрәмгә әзерлек вакытында бер төркемдә эшләгән коллегасын видеога төшереп ала һәм теге анага җибәрә. Янәсе, менә карагыз, мин кыйнамыйм, Ләйсән кыйный. Теге ана исә бу видеоны ата-аналарның ватсап төркеменә ыргыта. Баланы төртеп җибәргән тәрбияче «педагог-психолог» булып санала. Аның мәгариф учреждениесендә бер генә еллык стажы бар. Арчаның мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, төркемдә эшләгән тәрбияче эштән куылган. Яңа ел бәйрәменә вакытында Арчаның сәнгать мәктәбеннән чакырылган музыкаль хезмәткәр белән килешү вакытыннан алда өзелгән. Тикшерү вакытында бакча мөдире вакытлыча эшеннән җибәрелгән. Тикшерү дәвам итә. Хәзерге вакытта берәүнең дә бу хәл турында ачыктан-ачык сөйләшәсе килмәде. 8 нче балалар бакчасы мөдире комментарий бирүдән баш тартты. Алия Шәймуллинаны бер генә сорау борчый иде: без аның телефон номерын каян белгәнбез? Кем әйткән? Балалары бу төркемгә йөргән ата-аналар башта социаль челтәрләрдә бик нәфрәтләнеп язсалар да, сүрелгәннәр. Әллә инде алар белән дә «профилактика» үткәрелгән, әллә инде чынлап та тәрбиячеләрне кичергәннәр. Массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге очракны яктыртучы фото һәм видеоматериаллар дөнья күрде. Шулай ук бу турыда төрле социаль челтәрләрдә дә сөйләшүләр бара. Әлбәттә, комментарийларның барысында да диярлек, тәрбиячене гаеплиләр, аны хөкем итүне таләп итәләр. Ничек һәм нинди сүз белән генә атамыйлар аны анда. «Төртеп егылучы бала берни дә эшләмәде бит. Бу нормаль хәлме?» — дип яза Гөлүсә исемле ханым. «Башта үз балаларыгызны яхшырак тәрбияләгез. Түзгән тәрбиячеләргә рәхмәт инде. Совет заманында безнең дә баштан сыпырып кына тормадылар. Аллага шөкер кеше булып үстек. Хәзерге имгәкләр заманасы түгел инде», — дип тәрбиячеләрне якларга теләүче дә бар. «Баланы этеп җибәрү бик начар. Балачагы 90 елларга туры килүчеләр хәтерлидер, балалар бакчасында көйсезләнгән вакытта колактан тарту, почмакка бастырулар була иде», — дип яза Рәфис, үзенең тәрбиячеләрен гаепләмичә. «Мин аларны якламыйм. Тәрбиячеләр генә гаепле түгел, ә системасы ук дөрес түгел аның. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләрне кирәкмәгән эш белән „күмделәр“, диплом һәм сертификатлар артыннан куу башланды. Боларны эшләмәсәң, хезмәт хакыңны кисәчәкләр бит. Балалар белән эшләргә аларның вакытлары да калмый. Андый нюанслар күп инде ул», — дип үзенең фикерен белдергән Вәхидә. Тәрбиячеләрнең эше авыр, хезмәт хакларының аз булуы турында тагын бер-ике комментарий табарга була төрле пабликларда. «Балаларыбызны үзебез үк, балачактан шундый рәхимсез булырга өйрәтәбез бит. Мондый бәйрәмнәр кемгә кирәк?» — дип борчылучылар да күп. «Балалар тәртипсез, тыңламыйлар, дип аларга кул күтәрергә ярамый бит инде. Нинди шук бала булса да, ул бит берәүнең газиз баласы!» — ди әлеге коточкыч очракка битараф кала алмаган бер укучы. «Боларга маллар белән дә эшләргә ярамый. Моргта булса гына», «Әле нинди ямьсез тавыш белән акыралар. Нинди педагог булсын болар? Төрмә каравылчысы булып эшләсеннәр», — дип язалар. «Балалар бакчаларына камера урнаштырырга кирәк!» — дип тәкъдим итә бер ана. Тагын бер ана исә тулы бер тикшеренү уздырган. «Ни өчен бер биюгә шулкадәр күп кешеләрне чакырганнар? Нигә бу шундый кечкенә бүлмәдә уза?»