Сугышның үкенечле корбаны: басу капкасына җитеп, өенә кайта алмаган — «Таң» газетасы | intertat.tatar

Сугышның үкенечле корбаны: басу капкасына җитеп, өенә кайта алмаган — «Таң» газетасы

Сугыш — кешелек тарихында иң зур фаҗига. Әлеге мәкаләбез герое — Мостафин Хисбулла Мостафа улының язмышы бик үкенечле…

Әтисе турында хәтирәләрне Хисбулла абыйның кызы Зөлкария апа Мөлекова сөйли, дип яза Алексеевск районының «Таң» газетасы.

«1944 елның кышы бик салкын булды. Әллә сугыш газаплары шулай җаннарга тиеп өшеттеме, әллә ашарга ризык, кияргә кием җитмәү суык булып җелекләргә үттеме, хәлсезләнгән халык кышның салкынлыгыннан зарланды. Шулай да язның җитәсенә, кояшның чыгасына, кайчан да булса җиңүнең киләсенә өмет белән яшәде халык.

Февраль башлары булгандыр, авылдан Казанга йомышы төшеп барган берәү, әтине Казанда күрүен хәбәр итә.

«Без бит Хисбулла белән Казанда очраштык, аның авылга кайтып китүе иде, нишләп һаман кайтып җитмәдемени әле.

Без ни әйтергә белми аптырап калдык. Казан юлы җәяү кайтканда өч көнлек юл, инде атналап вакыт узган. Бу хәбәр бөтен авылга гына түгел, районга таралды. «Сугыш вакытында ни өчен кайтырга тиеш әле ул» — диеп, авыл Советыннан, районнан килеп, көндезләрен генә түгел, төннең теләсә кайсы вакытында уятып, идән асларын, печәнлекләрне кереп тикшерәләр иде. Янәсе качып ятмыймы.

Көн дә кабатланган бу хәлләр гаиләбезнең тынычлыгын җуйды, хәсрәткә баткан әни беркайдан бернинди хәбәр булмагач, «Әллә берәр гаебе булып, берәр кая ятамы икән» — диеп, үзе эзләргә чыгып китте. Без дүрт бала, елашып, әнине озатып калдык.

Әни юлдагы авылларга кереп, сораша-сораша, Казанга кадәр җәяүләп барып, таныш-белешләрдән белешеп тә бернинди уңай җавап булмагач, союз буенча «дан тоткан» «Суслонгер» лагерына кадәр барып җиткән.

Арып, хәсрәттән, йокысызлыктан талчыгып кайтып егылды әниебез. Без инде әтидән битәр, әниебезнең исән-сау кайтуына сөендек.

Бераз хәл алгач, әни тагын юлга җыенды, «Чистай төрмәсендә ятмыймы икән», — диеп, шунда юл тотты. Март ахырлары булганлыктан, Актау авылы янындагы елгада бик ямьсез ташу суы күтәрелә. Бер боздан икенчесенә чыгып җитәм дигәндә, боз авышып, әни суга егылып төшә. Язгы ташу белән агып яр кырыенарак җиткәндә, суга төшкән авыл хатыннары әнине бишмәтеннән көянтә белән сөйрәп алалар. Туңып күшеккән әнине хатыннар өйләренә алып кайтып җылыталар. Киемнәрен киптереп, ризыклар биреп озаталар. Шул көе әни Чистайга барып җитеп, ике көн төрмә ишек төбен саклый.

Бернинди хәбәрсез, өметсезлектән, чарасызлыктан, кем дә ярдәм итә алмасына ышанып, тагын кайтып егылды.

Көннәр үтә торды, әти кайтмады диеп тормады, яз җитте. Йорт тирәләрен яшел үлән каплады. Беркөнне әни урам якта капка төбен себерке белән себереп тора. Әни янына аргы якта яшәүче Вазыйх бабай килеп баса.

Нәрсә килен, әллә Хисбуллаң кайтканда ишек алды матур булсын диеп чистартасыңмы?

Әни өметсез күзләрен бабайга текәгәч:

Кызым куй әле себеркеңне, әйдә әле кырга бер җирдә бодай таптым, шуны барып алыйк әле, — диде.

Бабай, кырда нинди бодай калсын, инде соңгы кырга чәчүгә төштеләр түгелме соң?

Күп сөйләп торма, әйдә зиярәт буеннан гына. Мин алдан барам, мәетләргә дога укып барырмын, син минем арттан атла, — ди бабай.

Әни аның саен, «Бабай нәрсә алыйм, бодай төяргә, капчыкмы, чиләкме?» — ди. Бабай борылган да: «Бернәрсә дә кирәкми, үзең әйдә», — ди икән. Шулай итеп алдан бабай, арттан әни атлый баралар. Авылны чыгып ерак та түгел бераз гына салам өеме янына барып җитсәләр, әнә шунда — диеп, ымлый бабай. Әни кар астыннан чыккан әтинең үле гәүдәсен күреп танып ала һәм шунда ук хушсыз егыла.

Әти белән әнине икесен ике ат арбасына салып алып кайттылар. Әтине өйгә алып кереп, караватка сузып салгач, безгә, «Балалар, курыкмасагыз гына әтиегезне карагыз», — диделәр. Аннан табиблар килде, киемнәрен кисеп-кисеп салдырганда кесәсеннән язулары килеп чыкты. Дәү абый документларны табибка сузды, ә ул аларны берәм-берәм карап чыкканнан соң, әтинең сугышта контузия алып, сугышка яраксыз булуы аркасында кайтарып җибәрелүе турында язылганлыгын әйтте.

Әти кайтып җитәр алдыннан, бездән 7 чакрым Кыркүл авылына кереп чәй эчкән, хуҗалар «төнгә каршы юлга чыкма, буран чыгып тора», дип кисәтүләренә карамый, «Юк кыркапкага кайтып җиткәч, кунып ятмыйм инде, кич балалар җыелган җиргә кайтып, тәрәзәдән карыйсым килә», — диеп кайтып киткән. Тик кайтып җитәргә генә насыйп булмаган.

Болар хакында әтине җирләгәч сөйләделәр.

Сугыштан соң әтиебезнең исеме сугышта үлгәннәр исәбендә булмады, чөнки сугышта үлмәде, сугыштан исән кайтучылар исәбенә дә кермәде, чөнки сугыштан кайтып җитә алмады. Сугыш гарасаты, кемнәрне генә, ничек кенә сынамады. Әни безне барыбызны да аякка бастырды, тик теге еллар фаҗигасеннән соң, баш өянәге сугып, бик еш безне куркытып, хушсыз егыла торган булып калды.

Өстәп шуны да язасы килә. Бүгенге көндә Хисбулла абыйның 5 баласыннан кече кызы Зөлкария апа гына исән сау, Алексеевск бистәсендә яши. Ул да инде олы яшьтә.

«Әниемнең соңгы көннәренә кадәр әтиемне онытмыйча, аңа тугрылыклы булып яшәвен, еш кына елый-елый әтием турында иң якты, матур истәлекләрне сөйләвен күз алдыма китерәм. Әни әтинең аның кабере янына баргач һәрвакыт: «Басу капкасына җитеп, ничек өйгә кайтып җитә алмадың?» — дип әйтә торган иде. Аның үлеме белән килешә алмады.

Әтиемнең документлары югалу сәбәпле, бу сорау барыбызны да борчыды. Еллар үтү белән без Алексеевск районы хәрби комиссариатына сорау белән мөрәҗәгать иттек. Алар югары архивларга таянып, әтиебез турында мәгълүматлар бирделәр һәм әтиебезнең сугыш яраларыннан һәлак булуын ачыкладык.

Әтием Мостафин Хисбулла 1941 елда сугышка китә, 356 нчы номерлы укчы дивизиядә хезмәт итә. 1943 елда башы каты яраланып, Новосибирск шәһәрендә госпитальдә озак вакыт дәвалана. Табиб 1943 елның 20 ноябрендә «башындагы яралары тулысынча төзәлеп беткәнчегә кадәр, 6 айга өйдә дәваланырга озатыла» дип язылган «Свидетельство о болезни» — дигән белешмә күчермәсен бирделәр. Шулай ук әтиемнең «Батырлык өчен», «Ватан өчен» медальләре булуы да ачыкланды», — ди Зөлкария апа.