“Мин ипи ашадым” дип кычкырасым килде..." Уксус эчеп зыян күргән Динәгә Татарстан табиблары ничек ярдәм иткән?

Күрәчәге булгандырмы, Лениногорск шәһәреннән Динә Мингалиева быел зур хәсрәт кичерә. Яздан бирле хастаханә сукмагын таптарга туры килә аңа. Әллә чарасызлыктан, әллә ялгышлык белән апрель аенда уксус кислотасы эчеп, үңәчен яндыра. Октябрь ае башында Республика клиник хастаханәсенең торакаль хирургия бүлеге табиблары, аның үңәчен алып, аурынына юан эчәк сузып операция ясый. Операция биш сәгать дәвам итә.  
37 яшьлек Динә Мингалиеваның өч баласы бар – олы кызына 12, уртанчы баласы – улына 10 яшь, төпчеге әле быел март аенда, шушы куркыныч вакыйга алдыннан гына дөньяга аваз салган. Кайгы эчкән көннәре турында Динә безнең белән уртаклашты.– Башта үзебездә реанимациягә эләктем. Хәлем бик авыр иде, аннары Республика хастаханәсенә килеп эләктем. Мин инде монда өченче тапкыр. Беренче тапкыр бужирование (әгъзага махсус җайланма белән кереп, куышлыгын киңәйтергә омтылу – Т.И. искәрмәсе) ясадылар, ризык начар үткәч, киңәйтеп карадылар. Ике атна узгач, янә хәлем авырайды, ашый алмый идем. Тагын килдем, янә бужирование ясадылар. Хәлем җиңеләйсә дә, кабат ике атнага гына барды. Өченче тапкыр инде операция кирәктер дигән уй белән килдем, табибларга үзем дә шулай дидем. Алар миңа операция соңгы чик, 6-7 тапкыр бужирование ясап карарга кирәк дисәләр дә, мин инде һәр ике атна саен килеп йөри алмадым, балам кечкенә иде.Шулай итеп, үңәчемне алдылар, юан эчәкне алып, шуннан үңәч ясадылар. Операциядән соң башта бик авыр иде, ләкин шәфкать туташлары бик яхшы монда, тәүлекләр буе тәрбияләделәр. Монда эләгүем өчен Ходайга рәхмәтлемен. Менә бүген кайтырга да җыенам. Ирем килеп ала, - диде Динә.“Ризыкның кадерен тагы да ныграк белдем”Мондый очракларда үңәчтә кислота белән пешү җәрәхәтләре булса да, ризык әле үтә, ике айдан соң тарая башлый икән. Операция ясаганчы соңгы өч-дүрт айда Динә бөтенләй үзе ашый алмаган. Хәзер мөстәкыйль ашый алуы нинди зур бәхет булуы Динәнең теленнән төшми. Бу бәхетне Динәгә операция ясаган табиб, 1 нче торакаль хирургия бүлеге мөдире Валерий Матвеев та бик яхшы тоемлаган. Палатага Динә янына кергәнче үк, ул безгә “беләсезме, аның “мин ипи ашый башладым” дип шатлык тулы күз яше аша хәбәр җиткерүен мин әле дә хәтерлим” диде. – Ашарга таратып йөриләр бит инде, мин махсус диетада булгач, алмый идем. Ә монда үзләре ипи тәкъдим иттеләр. Курыктым башта, кабып карыйм әле дидем дә, сыр ягып ашап карадым. Ипи ашый башлагач, шундый зур хисләр кичердем. Ипи бик яратам мин. Бу хәлдән соң ризыкның кадерен тагы да ныграк белдем. Мин иң бәхетле кеше булганмындыр. Бәхетемнән, коридорга чыгып, “мин ипи ашадым” дип, бүлек мөдиренә кычкырасым килде хәтта. Дөрес, вакыты юк иде, соңрак әйттем, - дип искә ала Динә.– Юан эчәкнең бер өлешен алып, кыскартып, яңадан тоташтырдык. Ул хәзер 30 см га кыскарды. Риск бик зур иде. Без операциясен дә яхшы ясарбыз, ләкин операциядән соңгы чор бик авыр. Андый авыруларга яхшы тәрбия, минут саен сәламәтлекне тикшертеп тору кирәк. Кан басымы кимүенә юл куярга ярамый. Кимесә, күчереп куелган эчәкнең кан тамырлары тромбозы куркынычы туа. Әгәр тромбоз булса, эчәк үлә дигән сүз. Пациентның үлем куркынычы бик зур була, - ди Валерий Матвеев.Хәзер Динәнең тормышында нинди чикләүләр бар соң, дип сорыйм аннан.– Ирен кулында күтәреп йөртмәскә инде, - дип шаярта табиб. – Диета, ашау режимын үтәргә кирәк. Вакыты белән гадәттәгечә ашый башлаячак.“Соңгы вакытларда су эчсәм дә саруым кайный иде”Динәнең хәлен белергә дип килгәч, берочтан хастаханәдә торакаль хирургия бүлеге эшчәнлеге белән дә танышырга булдык. Торакаль хирургия хезмәтен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш торакаль хирургы, Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина мәсьәләләре буенча урынбасары, профессор Михаил Бурмистров җитәкли. Биредә ике бүлек бар, аларның мөдирләре – Валерий Матвеев һәм күптән түгел Ярославльдән күченеп кайткан Евгений Тришин.Шушы табиблар әле күптән түгел генә Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән Зәлифә Сөләймановага да операция ясый. Аның ашказаны белән проблемалары булган. Тикшеренгәч, үңәчендә бүсер тапканнар.– Уфада ярып операция ясыйбыз дигәннәр иде, ә монда лапароскопия икән, ягъни бик кечкенә кисем аша гына операция ясадылар. Без монда килергә уйладык. Бик канәгать калдык. Әлегә миңа сыек кына кесәлләр, шулпа гына ярый, - диде 62 яшьлек Зәлифә апа.Ашказаны 50 яшендә борчый башлый аның. Инде ничә еллар авыртуын дару белән басып килгән.– Башта гастрит булды. Аннары ашказаны җәрәхәте ачылды. Элек тә Башкортстанда хастаханәләрдә ятканым бар иде. Соңгы вакытларда су эчсәм дә саруым кайный иде. Даруларны еш эчәргә ярамый диделәр. Ә дарусыз ашый да алмый идем. Күптән ясарга кирәк булган, мин озакка сузганмын. Операциядән соң сару кайнау хисе булмады бүтән, - ди һөнәре буенча нефтьче Зәлифә апа.Палатада аны килене Ирина Сөләйманова карый. Кайчак була бит шулай, эш җайлы гына оеша да куя. Бу гаиләдә дә Казанга килеп эләгүләре үзләре дә сизмәстән бик тиз булган.– Могҗиза кебек булды бу. Уфада очраклы рәвештә генә профессорның номерын бирделәр дә, шалтыраттык. Ул диагнозны ишеткәч, консультациягә чакырды, без инде өч көннән монда идек, - ди ул.Табиблар Зәлифә апага ашказандагы сыекчаны үңәчкә кертми торган ясалма клапан куйган.– Кайбер кеше бераз иелсә дә, авызга яндырып әче килүгә, сару кайнауга зарлана. Без һаман вакыт юк, дип чабабыз, ә мондый очракта яхшы гастроэнтерологны табу мөһим. Операциягә кадәр тиешенчә дәваланырга кирәк, инде булышмаса ахыр чиктә операция ясарга, - дип аңлатты Валерий Матвеев.ХОБЛ ни дәрәҗәдә куркыныч?Табиблар бүгенге планнары белән уртаклашты. Хәзерге вакытта Торакаль хирургия һәм пульмонология үзәге (респиратор үзәк) булдыру юнәлешендә эш бара. Ул 2020 елда эшли башлар дип көтелә. Торакаль хирурглар күкрәк читлеге куышлыгындагы әгъзалардан шеш, бүсер ала, аварияләрдә күкрәк куышлыгы имгәнгәннәргә операция ясый, үпкәдә төрле авыруларга дучар булганнарны да дәвалый. Хирурглар белән пульмонологлар бергә эшләячәк. Иң куркыныч чирләрнең берсе ХОБЛ дип сөйләделәр. Үпкәләрдә хроник обструктив чир азса, үпкә күчереп утыртуга кадәр барып җитәргә мөмкин.Баш торакаль хирург Михаил Бурмистров, илкүләм проект буенча, 2024 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру бурычы торганын искәртте.- ХОБЛ инвалидизациягә китерә, бу күрсәткечкә ирешүдә киртә булачак. Шуңа күрә мультидисциплинар юнәлешкә килдек, - ди ул.Табиблар тәмәке тартуның зыяны зур булуын әйтте. –Пациент көчле ютәл, көчәнгәндә хәле бетүгә, сулаганда ниндидер сызгыруга охшаш тавышка зарланырга мөмкин. Беренче диагнозларның берсе үпкәләрнең хроник обструктив чире.ХОБЛ – дәваланмый торган авыру, ләкин пациент вакытында мөрәҗәгать итсә, шул вакытта чирне контрольдә тотарга, азарга ирек бирмәскә мөмкин. Күпләр тәмәке тартуга җитди карамый. Тәмәке тартуның зыяны бик зур. Зарарлы факторлар һәм тәмәке тарту үпкәләрнең лайласына зыян китерә, бронхлар тарая, һава кирәгенчә үтми, аннары үпкәнең газ алмашы өчен җавап бирүче альвеоларына зыян килә. Кальян, электрон тәмәкенең зыяны тагын да зуррак. Кислородның үпкәдән канга чыга торган урыны зарарлана. Мондый вакытта дару гына булышмаска мөмкин, чөнки зур бронхлардан аермалы буларак, дару мондый вак, “нечкә” урынга үтеп керми. Шуңа күрә электрон тәмәке үз-үзеңне алдау гына ул, - ди Республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Екатерина Дьякова.Табиблар әйтүенчә, Татарстанда үпкәләрнең хроник обструктив чире (ХОБЛ), үпкә эмфиземасы, деструктив пневмония, гастроэзофагеаль рефлюкс һәм башка үпкә авырулары ел саен арта. 2 нче торакаль хирургия бүлеге мөдире Евгений Тришин фикеренчә, ХОБЛ 2021 елда йөрәк-тамыр патологияләре, онкологияне дә узып китеп, үлем буенча беренче урынга чыгачак.Татарстанда тиздән үпкә күчереп утырта башлаячакларХОБЛның соңгы стадиясендә үпкә күчереп утырту гына коткара ала. Республика клиник хастаханәсе үпкә трансплантациясе буенча Идел буе округында беренче төбәкара үзәк булырга җыена. Әлегә РФ дә мондый биш үзәк кенә бар. Россиядә әле бу операцияләр берничә дистә кешегә генә ясалган. Татарстанда үпкә күчереп утырту үзенчәлекләрен өйрәтү өчен Россиядән шушы эшнең осталары, Франциядән күренекле табиб Жильберт Массард килүе көтелә.– Безнең бурыч – үпкә күчереп утырту буенча төбәкара үзәккә әверелү, бөтен Идел буе округы өчен мондый операцияләрне үтемле итү. 1,5-2 елдан үпкә трансплантациясенә чыгу бурычы тора, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш торакаль хирургы, профессор Михаил Бурмистров.Табиблар әйтүенчә, үпкә трансплантациясе – барлык органнар арасында, йөрәк, бөер, бавыр белән чагыштырганда, иң катлаулысы. Үпкә – иммунитетны формалаштыручы орган. Үпкәң чирле икән, иммунитет зәгыйфь дигән сүз, ди табиблар. Файдасы булсын дисәң, донордан ике үпкә тулысы белән кирәк икән. Башта үпкәне дә бер өлешен генә яки берне генә куеп караган булганнар, аннары икәү кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.Үпкә доноры кем була ала?Михаил Бурмистров әйтүенчә, үпкә трансплантациясе өчен донорны сайлау бик авыр. Кешенең яше 50-60 тан артмаган булуы шарт, тәмәке тартмаган, зыянлы производстволарда эшләмәгән кеше булырга тиеш.Евгений Тришин үпкәләре күчереп утырткан кешенең гомер озынлыгы уртача 7 елга озайганын әйтте. Дөньяда уртача статистика шундый.– Дөньяда үпкәләре өч тапкыр күчереп утыртылган кешеләр булуы билгеле. Әле кичә генә фантастика кебек тоелган әйбер бүген чынбарлык. Санкт-Петербургта беренче тапкыр үпкә күчереп утыртылган хатын-кыз сигез ел яшәгән. Мәскәүдә ун ел, - диде ул.Табиблар сүзләренчә, үпкә күчереп утыртылмаса, кислород аппаратына бәйлелек бик зур. “Аннан башка беркая китә алмыйсың. Шнур күпмегә җитсә, фатирда шулкадәр генә хәрәкәт итеп була”, - диде Михаил Бурмистров. Татарстанда кислород концентратына бәйле пациентлар аз түгел, диделәр.Татарстанда үпкә күчереп утыртуга чират кәгазе киләсе елның гыйнварыннан ук ачылачагын әйттеләр.– Республикада үпкә күчереп утыртуга, елына, ким дигәндә, 25-30 мохтаҗ кеше булыр дип уйлыйбыз. ХОБЛ (үпкәләрдә хроник обструктив чир) гына түгел, муковисцидоз кебек авыру да трансплантациягә китереп җиткерергә мөмкин. Үпкә күчереп утырту иң авыры. Без аны потокка куярга телибез, санаулы кешеләргә генә түгел, кем мохтаҗ бөтенесенә ясарга, - ди Бурмистров.Торакаль хирурглар елына 1 меңнән артык операция ясый 1 нче һәм 2 нче торакаль хирургия бүлекләрендә барлыгы 40 койка. Елына 1 меңнән артык операция уздырыла. Аз инвазияле операцияләр 70 процент, аларның аермасы шунда ки: пациент икенче көнне аягына баса, дүртенче-бишенче көнгә өенә дә кайта ала. Валерий Матвеев Татарстанның торакаль хирургия тарихына 58 ел булганын әйтте.- 1961 елда Тимер юл хастаханәсе базасында торакаль хирургия бүлеге ачылган. Аңа Авраам Лихтенштейн нигез салган. Ул Урыссу бистәсендә беренче торакаль операцияләр ясаучы.Торакаль хирургия тәүлек буе ярдәм күрсәтә. Кабыргалар бик күп сынып, кеше мөстәкыйль сулыш алмаган очраклар була. Җитди имгәнүләр, аварияләрдә күкрәк читлеге урыныннан кузгалган булырга мөмкин. Бу табиблар гомергә шактый зур куркыныч янаган очракларда теге дөньядан тартып чыгара.Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен үпкәләрнең хроник обструктив авыруыннан (ХОБЛ) 2,8 млн га якын кеше үлә. Татарстанда ХОБЛ 100 мең кешегә 383, 3 очракны тәшкил итә. 2019 ел башына учетта 63715 кеше торган, 2018 елда 600 дән артык кеше ХОБЛдан үлгән.