Интернетта ничек “төп башына” утырталар?

Аз гына эшләп, саллы гына суммада акча алу – мондый тәкъдимнәр Интернетта адым саен очрап тора. Казанда яшәүчеләр шушы кармакка кабып, алдакчыларкорбаны булган.
«Банкларның юмарт акцияләренә ышанырга кирәкме, Интернетта мошенникларны ничек танырга? Бу хакта «Татар-информ”га полиция хезмәткәрләре һәм танылган банк экспертлары сөйләде. Мошенникларның беркатлы кулланучыларны төп башына утырту схемасы стандарт. Кеше үзенә таныш банк логотибын һәм шул банк уздырган кечкенә сораштыру узган өчен дистә һәм берничә йөз мең бонус вәгъдә иткән реклама күрә. Кеше сылтама аша керә, шул банкның логотибы төшерелгән сайт ачыла. Интернетка кергән кешегә үзе турында язарга кушалар, ул сайтта теркәлә. Сораулар гап-гади, алар күп түгел. Димәк күп вакытны алмаячак, ә инде акча күләме кызыктырырлык. «Бәлки миңа бәхет елмайгандыр һәм бер кочак акча отармын?» — дип уйлый кеше. Сораштыруны оештыручылар вәгъдә иткәнчә, дөрес итеп җавап бирү дә мөһим түгел, хәтта катнашкан өчен генә дә акча отарга мөмкин. "Банк" бер генә нәрсәне сорый - откан акчаны күчерү өчен телефон номерыгыз һәм электрон почта адресыгыз кирәк. Шуннан соң банк картасының төп реквизитларын сорыйлар - акчаны күчерәсе бар бит. Аннары табышны алу өчен 100-200 сум акча күчерүне сорыйлар. "Бу акчаны биргәннән генә әллә ни югалтмам" дип уйлый кеше. 100 сум түлисең, ә 100 меңне отасың — кызыктыргыч бит. Тик, билгеле, ул бернинди акча да отмый. Кеше берничә йөз сум акчасыннан гына колак какса бер хәл, дөрес бу да күңелсез нәрсә. Ләкин кеше үзе теләп мошенникларга карта мәгълүматларын тапшырса, проблемалар шактый җитди булырга мөмкин. «Татар-информ» агентлыгы Кукмарада яшәүче ханым белән аралашты. Ул мошенниклар кармагына эләккән. Алия исеме гел күзгә чалынган билгеле бер банкның сораштыруында катнашып, акча эшләргә уйлаган. Әмма вакытында тукталып кала һәм 167 сум акчасын гына югалта. «Ничектер күзгә чалынды шул реклама, тик мин игътибар да итмәдем. Тик тагын бер тапкыр Интернетта очрагач, түзмәдем - басып карадым. Башта бу акция моңарчы күрелмәгән юмарт аукцион булып тоелды. Гап-гади алты сорауга (алар бик сәер тоелды) җавап бирергә кирәк. Мәсәлән, нинди маркалы сәгать ошый? Кайсы эчемлекне яратасыз? Нинди маркалы машинаны өстенрәк күрәсез? Сораштыруда катнашкан өчен берничә дистәдән башлап берничә йөз меңгә кадәр акча вәгъдә ителде. Нәрсәсе «халява» түгел инде? Башта шәхесемне раслау өчен бер аккаунтка 165 сум күчерергә кирәк иде. Күчердем. Ә соңыннан минем счетка табышны күчерү өчен, мин тагын 400 сум салырга тиеш идем. Менә шунда сагаеп калдым да инде. Ярый әле ирем моның лохотрон икәнен аңлатты», — дип сөйләде Алия Әгъләмова. Казанда яшәүче Айрат Вәлиев хатынын 8 март белән котларга теләгән. Әмма бу вакытта үзе икенче шәһәрдә була. Өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланырга уйлый. Танылган чәчәк салонының Интернеттагы аккаунтын таба һәм заявка калдыра. Айрат менеджерга 3 мең акча күчерә. Ләкин соңрак ир-атның акчасыз, ә хатынының чәчәксез калганы ачыклана. «Үземә ошаган букетны сайладым, минем гаризаны менеджер теркәде. Барысы да гадәттәгечә: китерү вакытын, төргәген, котлау текстын сөйләштек. Соңыннан мин күрсәтелгән счетка акча күчердем. Счетның төгәл хуҗасы булмавына гаҗәпләндем әлбәттә, тик бу салон шактый танылган инде, шуңа тынычландым. Әмма соңыннан менеджер элемтәгә чыгудан туктады һәм телефонын бөтенләй сүндереп куйды. Һәм мин шунда мошенниклар тозагына эләгүемне аңладым», — ди ир-ат. Айрат әйтүенчә, ул соңыннан чәчәк салонының чын хуҗасы белән элемтәгә кергән. Шунда ул үзенең мошенниклар тозагына эләккән бердәнбер кеше түгеллеген дә белә. Бушлай сыр капкында гына була Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, 2019 елда Татарстанда банк карталарыннан акча урлауның 1500 очрагы, ә элемтә чараларын һәм Интернет кулланып алдауның 1700 очрагы теркәлгән. Алдалауның иң киң таралган ысулы — Интернетта төрле товарлар һәм хезмәтләр сату, арендага торак бирү, танышулар. Хәзер кеше гадиләштерелгән банк хезмәтләренә күчә һәм банклар үз хезмәтләрен гадиләштерә, шәхси кабинетлар һәм СМС хәбәрләр аша акча белән идарә итү мөмкинлеге ясала. Еш кына кешеләр боларны ничек дөрес итеп кулланырга икәнен белми һәм алданалар. «Мошенниклар төрле сылтаулар белән карта реквизитларын кулга төшерергә тырыша. Мәсәлән, кайбер операцияләрне башкару өчен алар СМС белән килгән парольне әйтүне сорый. Тагын бер схема — җинаятьчеләр сезнең туганнарыгыз нинди дә булса бәлагә юлыккан дип әйтә һәм проблеманы хәл итү өчен күпмедер суммада акча күчерүне сорый. Бу очракта башта якыннарыгыз белән сөйләшергә, аларның барысы да яхшымы икәнен белешегез. Элегрәк бу тозакка олы яшьтәгеләр эләгә иде, әмма хәзер һәркем алданырга мөмкин», — дип сөйләде Казан шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең мошенниклык очракларын ачу бүлеге җитәкчесе Кирилл Чикунов. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен банк карталарын һәм хезмәтләрен кулланганда бик игътибарлы булырга кирәк дип киңәш итә полицейскийлар. Башка кешеләргә үзегезнең банк карталары турында яшерен мәгълүматны, парольләрне әйтергә ярамый. — Ышанычлы сайтларда гына сатып алыгыз; — Алдан түләмәгез; — Акча күчү турындагы хәбәрләргә ышанмагыз; Карта реквизитларын бер сайтка да кертергә, язарга ярамый; — Алтын кагыйдәне истә тотыгыз — «бушлай сыр капкында гына була». Без банк вәкилләре белән элемтәгә кердек һәм аларның сораштыру ярдәмендә акча уйнаталармы-юкмы икәнен, мошенниклар сайтын ничек ачыкларга һәм ничек алданмаска икәнен белештек. «Башка күп компанияләр кебек үк банклар да акцияләр һәм уеннар уздыра. Әмма беркайчан да болай гына акча бирми, бигрәк тә зур суммаларны. Кешеләрнең акчасын урлау яки шәхси мәгълүматларын кулга төшерү өчен мошенниклар төрле бүләкләр белән кызыктырырга ярата. Моның өчен алар банкларның чын сайтларына охшаган ялган битләр ача. Сезгә банк язганда, кире элемтә өчен хатның иң ахырында телефон номерлары һәм почта адреслары күрсәтелә. Әгәр сезгә аерым белгеч (мәсәлән, сезнең шәхси менеджер) мөрәҗәгать итә икән, анда аның исеме дә күрсәтелә. Кагыйдә буларак, мошенниклар моңа игътибар итеп тормый — яки берни дә язмыйлар, яки бары тик логотип кына куялар», — дип сөйләделәр банкның матбугат хезмәтендә. «Мошенниклар язган хат» билгеләре Адрес банк доменында түгел (чын адрес түгел); — Исемегез һәм әтиегезнең исеме белән мөрәҗәгать итмиләр; — Шикле сылтамалар; — Контакт мәгълүматлары булмау. Мошенник сайтлары белән танышканда истә тотарга тиешле төп кагыйдәләр Таныш булмаган сылтамаларга басарга ашыкмагыз — хатның чынлап та банктан килгәнме икәнен тикшерегез. Үз хатларында мошенниклар файл йөкләргә яки вируслы һәм фишинг сайты сылтамасына күчәргә тәкъдим итә. Әгәр мошенниклыкның бер генә билгесе булган хат алсагыз да, сылтамалар аша күчмәгез, бернәрсә дә йөкләмәгез, ә хатны бетерегез. Банк клиентларның шәхси мәгълүматларын беркайчан да социаль челтәрдә сорамый. Әгәр социаль челтәрдә сезгә мошенник язган яки шушындый белдерү күрәсез икән, җавап бирмәгез, кире кагыгыз. — Нәрсә генә булса да социаль челтәрләрдә беркемгә дә паспорт һәм башка документларыгызның мәгълүматларын, банка картасы белешмәләрен җибәрмәгез. Болай эшләгәндә акчаларыгызны югалту куркынычы яный. — Әгәр аерым бер аккаунт сездә шик уята икән, социаль челтәрләрнең администрациясенә шикаять белдерергә хокукыгыз бар.