Урам себерүче Тәзкирә Мәҗитова: «Чүплектән бер пакет акча тапкан бар» | intertat.tatar

Урам себерүче Тәзкирә Мәҗитова: «Чүплектән бер пакет акча тапкан бар»

«Интертат» хәбәрчесе Чаллының «Жилкомсервис» идарә компаниясендә урам себерүче булып эшләүче Тәзкирә Мәҗитова белән сөйләште.

«Фатир алыр өчен урам себерүче булып кердем»

Тирә-юнебездә чисталык, тәртип хөкем сөргәнен барыбыз да ярата. Ә шул чисталыкны булдыручы урам себерүче һөнәренең зур хөрмәткә лаек булуы турында сирәк кеше уйланадыр. Әле безнең халыкта тирә-ягыбызны тәртиптә, чисталыкка тоткан бу һөнәр ияләренә ничектер түбән катлам итеп карау да күзәтелә.

Урам себерүчеләрнең вазифаларына нәрсәләр керә? Үзләренә карата тискәре мөнәсәбәт тоймыйлармы? Хезмәт хаклары көн итәрлекме? Бу хакта «Интертат»ка Чаллының «Жилкомсервис» идарә компаниясендә урам себерүче булып эшләүче Тәзкирә Мәҗитова сөйләде. 

Әңгәмә әзерлисем килеп, урам себерүче, идән юуучы кебек һөнәр ияләренә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнем булды. Күбесе үзенең һөнәреннән ояла, икенчеләренә бу турыда дөньяга сөйләргә балалары рөхсәт итми, өченчеләренең башка сәбәпләре табыла… Ә Тәзкирә апа, минем бәхеткә, бик аралашучан кеше булып чыкты. Якыннарын югалту, шактый авырлыклар күрүенә карамастан, тормышның якасына «мин яшим» дип ябышкан позитив ханым ул. Әлеге һөнәргә килгәненә тиздән 29 ел була. Соңгы 14 елда «Жилкомсервис» идарә компаниясенең «ЖЭУ-19» җаваплылыгы чикле җәмгыятенә караган бригадада эшли. Төп вазифасы — бер подъездлы 17/01 һәм сигез подъездлы 17/06 йортлары тирәсен гөл кебек тоту. 

Төзекләндерү буенча инженер Фирдания Хәмидуллина әйтүенчә, Тәзкирә апа кебек хезмәткәрләр коллективта бик сирәк очрый. «Арабызда төрле кеше бар. Авыр характерлы кешеләр белән дә уртак тел табарга туры килә. Ә Тәзкирәнең эшен контрольдә тотарга кирәкми. Зур җаваплылык белән карап, булсын дип, җиренә җиткереп эшләүчебез ул безнең. Шуңа күрә йортта яшәүчеләр дә бик хөрмәт итә, ярата үзен», — ди ул.

Безгә еш кына тормыш шартларына яраклашырга туры килә. Тәзкирә апаның да, хыялланып, сорап алган эше түгел бу, әлбәттә. Урам себерүчеләргә берничә ел эшләгәч фатир бирелгәнлеген ишетеп алгач, әлеге эшкә торак мәсьәләсен хәл итү нияте белән килеп урнаша ул. 

Мин, тумышым белән Тукай районы Ташкичү авылыннан. Мәктәпне бетерү белән Чаллыга килдем. Башта орлык тикшерү комбинатында лаборант булып эшләгән идем. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә урнашкач, ГЭС бистәсендәге тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Ирем, ике яшь балам белән шунда яшәдек. ЗЯБка кадәр йөреп эшләдем. Бригада мастерыбыз: «Эшең бик ерак», — дип, ЗЯБта үзенә тигән ике бүлмәле фатирны миңа бирдерде, — ди ул. 

«Таш тутырылган капчыкларны, көчкә күтәреп, машинага салабыз»

Тәзкирә апаның эш көне иртәнге дүрттә үк башлана! Башкалар җиденче төшен күреп, татлы таң йокысын йоклаганда, торып, җәяүләп эшкә китә ул. Чөнки ул вакытта әле җәмәгать транспорты йөрми. Килеп җитү белән ике йортның да чүплекләрен чыгара башлый. Сәгать алтыда чүп машинасы килеп җитә.

Элек зур чүп савытларын машинага үзләре төйи торган булган. Хәзер Чаллының күп комплексларына «Гринта» региональ операторының махсус техникасы хезмәт күрсәтә.

— Ак төстәге чүп машиналары күргәнең бардыр. Аларның төяүчеләре үзләре белән килә. Машиналары бик җыйнак, транспорт белән шыплап тулган ишегалларыннан үтәргә дә бик җайлы, — ди ул, сөенеп. 

Чүп машинасы киткәч бөтен йорт тирәләрен капчык тотып әйләнеп чыга ул. Төрле конфет, шоколад кәгазьләре, тәмәке төпчекләре күп очрый икән.

— Яшьрәкләр чүпне тәрәзәдән ыргыта. Подъезд төбендә утырып көнбагыш ашыйлар, башка чүпләр дә калдыралар. Аларны җыеп чыгам, — ди. 

Эре габаритлы чүп-чар да җитәрлек икән. Диван, шкаф ише мебельләрне чыгарып ташлыйлар. Аларны атнага бер тапкыр махсус машина килеп алып китә.

— Эре чүпне дә үзебез төии идек, хәзер көчлерәк ир-атларны чакыралар. Хатын-кыз өчен бик авыр эш. Аның каравы, төзелеш калдыкларын төяү безнең өстә. Таш тутырылган капчыкларны дүртәр кеше, көчкә күтәреп, арбага салабыз. Эч, арка, куллар авырта башлый, — дип зарланып алды. 

Арасыздыр инде, Тәзкирә апа, — дим.

Ардыра инде. Көндез йөгереп йөрибез дә, өйгә кайтып кергәч, бөкрәеп төшәбез. «Пенсияне тиккә бирмиләр, эшлисең икән зарланма», ди миңа абый. Дөрес әйтә ул.

ЗЯБ — шәһәрнең иң иске бистәләреннән санала. Җәяүле һәм машина юллары ни хәлдә дип кызыксынам. Тәзкирә апа әйтүенчә, аның участогы «Безнең ишегалды» бишьеллык программасы кысаларында төзекләндерелгән. Юлларны яңа технология буенча җәяүле юлы белән тигезләп күтәрткәннәр. Киңәйтеп, яңа асфальт җәйгәннәр. Хәзер кардан арындырырга да, себерергә дә бик җайлы икән. Әлеге программа буенча ишегалларындагы балалар, спорт мәйданчыклары һәм яктырткычлар да яңартыла.

Урам себерүчеләр өчен иң авыр чор кышка туры килә. Быелгы кыш аеруча карлы һәм суык килгәнгә, икеләтә кыен булган. Алны-ялны белмичә эшләгәннәр. Кар аеруча күп яуган көннәрдә Тәзкирә апага ярдәмгә улы Илнар да килгәләгән.

Кар көрәү, чүп чыгару кебек эшләрдән тыш, сезнең вазифаларга тагын ниләр керә соң дип сорашуымны дәвам итәм.

— Боз катламы булмасын өчен юлларны даими чистартып торырга кирәк. Боз булган урыннарны ватабыз. Юлларга ком, тоз сибәбез. Язын, көзен коелган яфракларны себереп, түгеп торабыз. Агартабыз, тырмалыйбыз. Йорт тирәләрендәге үләннәрне дә күп урам себерүчеләр үзләре чаба. Минем кебек булдыра алмаганнары кеше яллап, түләп чаптыра. Билемә бик тиз төшә, — ди Тәзкирә апа. 

Әңгәмәдәшем фикеренчә, бүгенге көндә халыкның экологик культурасы элеккегә караганда югарырак.

— Элек подъездларда гел яшьләр басып торып, үзләреннән соң бик күп чүп-чар, пычрак калдыралар иде. Хәзер подъездларда бер чүп тә күрмәссең. Дөрес, лифтлы йортлар чүплерәк була, — ди ул.  

Чаллыдагы урам себерүчеләргә август аенда тагын бер эш өстәлә. Шәһәрдә ел саен уздырыла торган чәчәкләр бәйрәменә берсеннән-берсе гүзәл, күләмле композицияләр ясау да аларга йөкләнә. Бу вакытны Тәзкирә апа бик рәхәт вакыт итеп искә ала.

— Башта басуга барып капчык-капчык чәчәкләр җыеп кайтабыз. Кабат аларны махсус тимер төзелмәгә беркетеп чыгабыз. Бик күңелле эш, шундый матур була, — ди ул үзенә күрә бер самимилек белән.

«Чүплектән пакетка төрелгән меңлекләр эзләдек»

Урам себерүчеләргә карата халыкның тискәре мөнәсәбе турында еш ишетергә туры килә. Ә Тәзкирә апаның 28 ел эшләү дәверендә үзенә карата бер тапкыр да кырын караш күргәне булмаган.

Йортта яшәүчеләрдән уңдым мин, бик игелекле алар. Иртән бөтенесе исәнләшеп, уңышлы көннәр теләп китә. Миңа һәрвакыт рәхмәт укыйлар. Шуңа да күңелем була. «Син пенсиядә бит инде, син китсәң, нишләрбез икән», — диләр. «Тәзкирә апа, син көн-төн эштә, өенә дә кайтып тормыйсыңмы әллә? Сиңа балалар мәйданчыгы янында һәйкәл куярга кирәк», — дип көләләр. Әле «Эфир» телеканалы аша хезмәтем өчен рәхмәт тә әйттеләр. 

Малаем үлгәч тә матди ярдәм күрсәттеләр. 8 мартка, истәлекле бүләк булсын дип, алтын алка алып биргәннәре булды. Бер сыңар алкам югалган вакыт иде, шуңа ул бүләккә аеруча сөендем, — дип мактап бетерә алмый 17/01 һәм 17/06 йортында яшәүчеләрне Тәзкирә апа. 

Эшләгән коллективы турында да ихлас җылы итеп сөйли ул.

— Улым авырганда, аның белән озаклап хастаханәләрдә ятарга туры килде. Бергә эшләүче кызлар, минем йортларга да хезмәт күрсәтеп, акчасын үзләре алмыйча миңа күчерәләр иде. Бик ярдәм иттеләр инде. Пенсиягә чыккач, китәрмен инде дип, башка эш караштыра башлаган идем. Берсе дә күңелемә ятмады. Бүген дә ияләнгән эшемдә, яраткан коллективым белән мин, — ди Тәзкирә апа. 

Эшләгән дәвердә килеп чыккан кызыклы хәлләр турында да сөйләп алды.

Бер тапкыр кар көрәп йөри идем. Йорттан яшь пар йөгереп чыкты. «Апа, акча салынган пакетны чүпкә ташлаганбыз», — диләр, еларга җитешеп. Чүплекне актарып, таптык. Пакетка төрелгән әллә никадәр меңлекләр иде. Саллы гына сумма булгандыр әле анда. Рәхмәт йөзеннән миңа да 200 сум акча чыгарып бирделәр.

Бер әби телефонын ялгыш чүпкә тотып аткан иде. Аны да актарып таптык. Машина ачкычын эзләгәнебез булды. Анысында бәхет елмаймады.

Ә үземнең шәхсән алай кыйммәтле әйберләр тапканым юк. Кызларның алтын әйберләргә юлыкканнары булды. Минем күз күрмиме соң. Игътибар итмичә, чүп белән себереп ташлыймдыр инде шунда.

«Бездә яшьләр озак тоткарланмый»

Тәзкирә апа әйтүенчә, урам себерүчеләр арасында күпчелеге — хатын-кызлар. Яшьләр дә бу эшкә бик сирәк килә. — Килгәннәре дә озак тоткарланмый, эше авыр. Элек, ичмасам, фатирга кызыгып килә идек, — ди ул.

Хезмәт хакыгыз көн күрерлекме дип кызыксынам. «Бөтен өстәмәләре белән 23-25 меңнәр тирәсе чыга. Дөрес, тагын йортлар алып, хезмәт хакын артыра алган кешеләр дә бар. Ә мин артыгын ала алмыйм. Миңа, эшләгәч, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Өч йорт булса, егылып үләм. Шундый начар гадәтем бар — тиешенчә эшләмәсәм, борчылып бетәм, йоклый алмыйм. 

Болай яшәргә җитә инде. Акча алу белән шунда ук фатир өчен түләп куям. Элекке заманнарда урам себерүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен 30 процент ташлама белән түлиләр иде. Хәзер бетте бит ул. Җылы эш киемнәре, буркилар бирәләр инде. Аларына акча чыгармыйбыз, — ди ул. 

«Сынау арты сынау»

Тәзкирә апа өчен эше — күңел юанычы да әле. «Өйдә утыра алмыйм, эшкә чыгып, азрак онытылып керәм», — ди ул. Чөнки шәхси тормышы бик гыйбрәтле булган Тәзкирә апаның. Башта яратып өйләнешкән, гомер буе бер-беребезгә терәк булырбыз дип яшәгән ире Рәүзәт 32 яшендә аянычлы үлем белән вафат була. Тәзкирә апага бер-бер артлы дөньяга килгән ике баланы бер үзенә аякка бастырырга, кеше итәргә туры килгән.

«Иремнең кулыннан килмәгән эше юк иде. Ел саен апрель аенда туган авылына китеп, шабашкаларда эшләде. Мунчалар, верандалар ясый, эретеп ябыштыру эшен бик яхшы белә иде. Шәһәрнең санэпидстанциясе янындагы бәләкәй матур коймаларны күргәнегез бардыр. Аны ирем белән икәүләп эшләгән идек… Үзебезгә дә өй салырга дип бура сатып алган идек. Хатын кыз эшеннән дә тайчынып тормады. Камыр куеп китсәм, кайтуыма әллә ниләр пешереп, көтеп торыр иде.

Шул авылда эшләгәндә кич иптәшләре белән су керергә киткәннәр. Йөгереп килеп суга чумган. Җайсыз урынга туры килгәндер, муены сынган, арка мие өзелгән. Маңгаенда кечкенә генә бер канаган урыны бар иде. Яткырып кына Актаныш хастаханәсенә алып бардык. Хәле авыр булгач, Казаннан вертолет та чакырттык. Андый очракларда авыруны урыныннан кузгатырга ярамый икән, алып китмәделәр. Муенына өчәр килолы герләр аскан килеш, бер хәрәкәтсез ятты. Су гына эчеп торды. Тукландыру өчен эченә трубкалар куярга дип аз гына борганнар иде, тыны кысылды…. Күз алдымда җан бирде», — дип үзәк өзгеч итеп сөйли Тәзкирә апа. 

Инде күңел яралары төзәлеп, «улларым өчен» дип яшәгәндә, Ходай аңа тагын да зуррак сынау әзерләп куйган була. Бу юлы инде бала хәсрәте белән. Нибары 31 яшендә улы Руслан гүр иясе була.

Аны уйлап уянам, аны уйлап ятам йокыга талам. Тәмле ризык пешергәч тә, тагын аннан башка ашыйбыз дип уфтанам. Аңлатып бетерә торган хәсрәт түгел бу, — ди ул.

Русланны армиядә хезмәт иткәндә иптәшләре бик каты кыйнаганнар. Туган өеннән сау-сәламәт килеш чыгып киткән егет, хәрби хезмәттән кайткач, тернәкләнеп китә алмый.

— Ул армиядә вакытта да госпитальдә ятты. Мин сәбәбен белмәдем шул. Башы бик каты авыртып, хастаханә юлын таптый башлагач кына аңладык. Чаллы табиблары Казанга җибәрде. Анда ясалган сурәтләрне Мәскәү табибларына күрсәттеләр. Гематомасы баш миенә терәлеп үк торганга, табиблар операцияләргә алынмады. Исән калуына өмет юк диделәр. Казан хастаханәсеннән кайтып та кермәдек. Үләр алдыннан бер ай реанимациядә, кабат бер ай палатада ятты. Нибары 31 яшендә китеп барды. Өйләнеп, балалар үстерергә дә җитешмәде. Йөргән кызы да бар иде. «Улым, хатыныңа читен булыр», — дип үзем ризалашмадым. 

Армиядән алып калу турында уйламадым да….Күрәчәге булгандыр. Әти белән үсмәгәч, юашрак та иде. Катырак характерлы булса, бәлки, үз-үзен яклый алган булыр иде. Бик авыр инде, бу хәсрәтләрне дошманыңа да бирмәсен. «Әни, яратам мин сине», дип кенә тора, беркайчан каршы әйтми иде. Энесе каршы әйтә башласа да, «әнигә тавыш күтәрмә» дип кенә торды. Икесе дә кызлар кебек бит алар.

Без бит башны бәрәбез дә, әй, үтәр әле дип йөрүне дәвам итәбез. Руслан белән нейрохирургия бүлегендә ятканда нинди генә очракларны күрмәдек. Бәрелү-сугылуларга бик игътибарлы булырга кирәк икән. Үз вакытында дарулар, уколлар белән дәвалап, барысын да бетерергә була. Бәрелсәгез, шунда ук сурәтен ясатыгыз. Хастаханәләр адым саен, сузып йөри күрмәгез, — ди баласын югалткан Тәзкирә апа.

Үзе шушы авыр югалтуларга да бирешмичә, тирә-ягында бары тик яхшылык һәм матурлык күреп яши. Безнең урамнарыбыз, йортларыбыз чиста булсын дип тырышучылар сафында алдынгылыкны бирми.

Минем белән саубуллашканда балаларыма сәламәтлек, хәерле тигез гомер теләде ул. Тәзкирә апаның үзенә дә бердәнбер таянычы булып калган кече улының кадер-хөрмәтендә яшәргә, оныклар сөю бәхетен татырга язса иде.