Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кадакка басу белгече Айсылу Хөсәенова: «Кадак өстенә басу — бала табу белән бер»

Кадак тактасына баскач, танышым күз алдында үзгәрде: кәефе яхшырды, гел елмая башлады, әйтерсең, бәхет кошы тоткан… Кадакка басуның шундый тәэсиреме бу? Шуны аңлар өчен кадакка басу белгече Айсылу Хөсәенова янына бардым. «Татар-информ» хәбәрчесе кадакка басып карап кайтты.

news_top_970_100
Кадакка басу белгече Айсылу Хөсәенова: «Кадак өстенә басу — бала табу белән бер»
Салават Камалетдинов

«Бөтен туганнарымны кадак өстенә бастырып бетердем»

Айсылу — Казан кызы. Кияүдә, 4 яшьлек улы бар. Кадакка басарга дуслары киңәш итә аңа. Беренче карашка очлы кадакка басулары җиңел булмаса да, Айсылу белән кадакка ире дә баса.

— Ирем белән һәр көнне 3-4 ай буе кадаклар өстендә аз-азлап басып тора башладык, — дип сөйли башлады Айсылу. — Моны танышлар белеп алды һәм үзләрен дә кадакта басарга өйрәтергә сорады.

Сигез яшемдә журналист булырга хыялландым, әмма бөтенләй икенче һөнәр үзләштердем — икътисад институтын тәмамладым. Ләкин кадакка басу белән «җенләнгәндә» психология белән кызыксынып киттем һәм икенче белем алдым. Психология белән кадак тактасында басып тору бер-берсе белән нык бәйле, — дип таныштырды ул.

Айсылуның тәҗрибәсе шактый җыелган: кадакта басып тору өлкәсе белән инде өч ел шөгыльләнә, хәзер үзе дә белгечләр әзерли башлаган.

— Баштан әти-әнием, банкта эшләсәң, зур акчалар эшләр идең, диделәр. Әмма күңел тартты бит! Аннан соң әнием: «И кызым, үзең теләгән эш белән шөгыльләнү зур бәхет икән бит», — диде.

Кереме бар. Акча кермәсә, бу өлкәдә дүртенче ел эшләмәс тә идем. Мисал өчен, бер консультация өчен 2 мең сум сорыйм. Алай да, бушка да эшли алган кешене бәхетле диләр. Мин шул кешедер инде. Кытай, Дубай, Санкт-Петербург, Мәскәүдә яшәгән кешеләр белән онлайн дәресләр уздырабыз. Инде бөтен туганнарымны кадак өстенә бастырып бетердем. Улым 1,5 яшеннән кадакта басып тора, — ди Айсылу.

«Кемдер бала тапкандагы кебек акыра, аларга „әйдә, катырак кычкыр“, — диләр»

Кадак дигәч тә, аны чын кадак дип уйларга кирәкми — тәҗрибәсе булмаганнар өчен кадакның очлары тупасланган була, калын итеп эшләнә. Ә инде шушы этаптан узучылар очлырак кадак өстенә баса ала. Мин беренче варианттагы тактага бастым.

Тактага баскач, аякка уңайсыз: бөтен табан ут йотты. Шушы вакытта син уңайсыз халәткә ияләшмәкче буласың, бернәрсә турында да уйламыйсың, тик авырту гына түзәрлек түгел… Бераз кадакта торганнан соң идәнгә бастым. АВяклар рәхәтләнеп, җиңеләеп китте.

Танышым беренче тапкыр кадакка баскан мизгелен бала табу белән бер дип чагыштырган иде: кемдер бала тапкандагы кебек акыра башлый, андый кешеләрне туктатмыйлар, киресенчә, «әйдә, катырак кычкыр», — диләр. Кемдер үксеп елый башлый. Кемгәдер киресенчә, рәхәт. Кемдер көлә.

Миңа килгәндә, минем эмоциональ күтәрелешләр булды. Баскач түзеп тордым, аннары көләсе килә башлады, чөнки тормыштагы авырлыкларга мин көлеп карыйм. Тормыштагы травмаларыңны искә төшерәсең. Тора-бара авыртуны уздырып җибәрергә ияләндем, — диде ул.

Бу күренешкә Айсылу үзенчә аңлатма бирде:

— Кадакка басканда кеше төрле халәткә керә ала — елый, көлә яки берни дәшми… Төрле кешенең реакциясе төрле була, ул аның психикасына бәйле. Кайбер кешеләр белән аралашканнан соң, кадакка бастырмаска дигән карарга киләм, чөнки психикасы сәламәт түгел.

Үземне мин беренче чиратта психолог дип таныштырам. Кешеләр бөтен булган проблемалары турында сөйләп, күңелләрен бушатып, кадакка басу турында онытып та җибәрә. Психологик проблемалардан иң таралганы — ир белән хатын арасында, яки балалар белән уртак тел тапмаучылар.

Психологиядә «эчке бала» дигән төшенчә бар. Сөйләшеп алганнан соң, кадак өстенә басабыз, — диде һәм тәртибен аңлатты.

«Кадакта басып торганда үзеңнең тотышыңны күрәсең»

1. Тирән итеп сулыш алабыз, сулышны чыгарабыз. Тагын бер кат сулыш алабыз да, аяклар белән кадак өстенә басабыз.

2. Басып торганда мөмкин кадәр киеренкелекне бетерергә, җиңеләергә тырышырга кирәк. Һәм булдыра алганча торабыз.

Киңәшләр: Кадак өстенә басканда беренче этапта аяклар ияләшә. Ул 10 секундтан 3 минутка кадәр сузыла. Бу этапта аяк кая басканын аңлап өлгерми.

Икенче этапта (3 минуттан алып 15 минутка кадәр) организм кадак өстендә басып торганны, анда басып торуның рәхәт түгеллеген аңлый. Монда бөтен «шайтаннар» чыгып бетә. Менә нәкъ шушы этапта кычкырырга, еларга, көләргә ярый, ләкин кадак тактасыннан чыкмаска киңәш ителә. Түзә алмыйсың икән чыгасың. Иң зур файдасы — шушы этапта.

Өченче этап — «мәхәббәт» этабы (15 минуттан күбрәк). Бу этапта аяк кадакка ияләшкән була. Кеше рәхәтләнеп биш сәгатькә кадәр басып тора ала. 15 минут — барысын да хәл итә. Аена минимум биш тапкыр басып торсаң, нәтиҗәсе була ала. Әйтик, атнасына бер тапкыр.

Төп асылы шунда: кадакта басып торганда кешенең реакциясе тормыштагы стресс кичерешләрендәге реакциясе белән тәңгәл. Юкка гына әйтмиләр — кешенең чын йөзен белергә теләсәң аның ачуы чыккан вакытында янында бул, диләр. Кадак өстендә басып торганда ясалма рәвештә кешенең ачуын уятабыз.

Шуңа күрә монда үзеңнең тотышыңны күрәсең. Кайберәүләр: «Менә хәзер сәпидкә утырып китеп барсам иде», — ди. Ләкин тормышта проблемадан шулай җиңел генә котылып булмый бит. Стресс булганда ул үзенең нәрсә эшләгәнен аңлап кабул итмәскә дә мөмкин, үзен контрольдә тота алмый. Кадак өстендә контроль барлыкка килә.

«Кадакка басу тормышыңны үзгәртә ала»

— Кадакка басу — үзенә күрә хезмәт инде ул, — дип дәвам итте Айсылу. — Ул хәтта тормышыңны да үзгәртә ала: кадакка баскан кеше үзе белән шөгыльләнә башлый. Моның өчен өлгерү кирәк. Кеше бит яңа китап укып, тормыш үзгәрә дип саный. Ә моның өчен гомерең буена берничә китап укыйсың. Бу да шуның кебек — бер килүдә генә тормышың үзгәрми, бөтен проблема да хәл ителми.

Төрле кешеләрнең килгәне бар: гади хат ташучыдан — оешма директорларына кадәр. Файда күргән кешеләр әниләрен, туган-тумачаларын алып килә башлады. Хәтерлим, 70 яшьлек әби килеп, кадакка баскан иде. Бер яшь пар туйлары алдыннан кадакта басып торды, үзләренә күрә гадәти булмаган бүләк ясадылар инде.

Бервакыт 140 килограмм авырлыктагы бер эшмәкәр ир-ат килде. Кадакка басар алдыннан кат-кат сорадым, үзе теләге белән басты.

Кемдер 10 минут, кемдер 40 минут басып тора. Ул һәр кешенең теләге һәм мөмкинлегеннән тора.

Ике төрле вариант бар: кемдер 40 минут, кемдер сәгать ярымга кадәр басып тора. Тәнең бик сизгер икән, 30 секунд, 1 минут, 5 минуттан башларга була. Бу чыдамлыктан да түгел, теләктән тора. Кадак тактасын өенә алып кайтучылар да бар. Аларга мин үзем язган медитация буенча аудиоинструкция җибәрәм.

Күбесе иртән уянгач кадакка баса — шуннан да яхшысы юк, тәннәр уянып китә. Кемдер кан басымын күтәрү өчен һәркөн каһвә эчә. Кадакка басып, каһвә эчүне ташлаучылар да булды.

Кичен эштән арып кайтып кергәч, тәнебезгә күп йөк килгән була. Йоклар алдыннан тагын бер тапкыр кадак өстенә басып алу шулай ук файдага гына. Кадакны бил, аркага да куеп, ятып торырга була, — дип аңлатты белгеч.

Кадакка бассаң, кан әйләнеше яхшыра. Тагын?

Кадакта басып торсаң, бөтен арганнарың бетә, ди белгеч.

Аның төп файдасы — кан әйләнешен активлаштырып җибәрү. Аяк астында гына да бит 70 мең нерв җепселләре бар. Шуннан барлык тәнгә лимфодренаж массажы ясала. Тиз кан әйләнеше органнарны чистарта, яхшырак эшләтә башлый. Бу нейрон җепләрен дә ныгыта.

Файдасы булмаса, кеше кадак өстендә 700 ел дәвамында тормас иде. Кешеләр бит 700 ел элек Һиндстанда кадакта басып тора башлаган. Ул безгә шул яклардан килгән. Аны менә инде сигезенче гасыр кулланалар һәм ул озак еллар дәвам итәр дип уйлыйм.

Кайбер кешеләрне эндокринолог табиблары кадак өстендә басып торырга җибәрә, соңыннан анализлары яхшы якка үзгәрә. Күп кенә авыруның сәбәбе — кан әйләнешенең тоткарлануында, органнарга кан барып җитмәвендә. Кешенең иммунитеты, матдәләр алмашы, организмдагы нерв, йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату, гормон системасы эшчәнлеге яхшыра.

Кемгә кадак өстендә кемгә басу зыянлы?

Бала көткән әниләргә, исерткеч эчемлек, наркотик кулланучыларга, йөрәгенә операция ясалганнарга (ярты ел үтәргә тиеш), 140 килограммнан артык авырлыктагы, психик кимчелекләре булган кешеләргә кадакка басу тыела. Бала тапкан яшь әниләргә тизрәк аякка басу өчен ике айдан соң кадакка басу файдалы.

Бер пациентым истә калган. Гормональ авыруы була торып, үз теләге белән миңа ярты ел йөрде, кадак өстендә басып торды. Һәм, үзе әйткәнчә, бөтен анализлары тәртипкә килде. Дөресен әйткәндә, ул кешенең ышануыннан да тора. Мәсәлән, дару дәвалый дип, ышанып эчәсең бит. Бер җиреңне дәваласаң, икенчесенә зыян килегә мөмкин. Кадакта басып торуның бернинди зыяны юк дип саныйм.

Гомумән, кадакта басып тору Россиядә ун ел элек популярлашты. Казанда бу өлкә белән биш еллап шөгыльләнәләр. Йога студияләрендә киң таралды. Үзем Санкт-Петербургта кадак өстендә басып тору буенча инструкторлык курсларын үттем. Без психиканың торышына да өйрәтәбез, чөнки төрле кеше төрлечә басып тора, һәр кешегә төрле терәк-таяныч булып тору мөһим, — дип тәмамлады сүзен Айсылу.

Сәламәтлек саклау оешмасы кадакта басып торырга киңәш итми

Кадакка басып торуга традицион медицинада ничек карыйлар? Бу сорауны табиб-невролог Ләйсән Маловага юлладым:

— Кадакта басып тору дәлилләнгән медицинага керми, бу өлкәдә сертификацияләнгән белгечләр генә эшли. Сәламәтлек саклау оешмасы халыкка кадакта басып торырга киңәш итми. Кадакка басар алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100