Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оныгым белән бакчадан кайтуыма фатирсыз калдым» - кара риэлторлар хөкем ителде

Казанның Идел буе суды «кара риэлторлар» эшенә нокта куйды, алар гаебе белән республиканың тиз ышанучан кешеләренең урамда калу ихтималы бар иде. Гаепләү карарын бүген дүрт хөкем ителүче тыңлады: 41 яшьлек Марат һәм 33 яшьлек Руслан Шәймәрдановлар, 52 яшьлек Елена Новицкая һәм 46 яшьлек Роберт Хәлиуллин.

news_top_970_100
«Оныгым белән бакчадан кайтуыма фатирсыз калдым» - кара риэлторлар хөкем ителде
Солтан Исхаков

Бүген Казанның «кара риэлторлар» җинаятьчел квартетында катнашучыларның барысын да суд залында сак астына алдылар. Ун еллар элек алты гаилә алар гаебе белән чак кына урамда калмаган. Әлеге эшнең фигурантлары гаепләрен таныганмы һәм алданган клиентлар үз торакларын кире кайтара алганмы — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы репортажында.

Казанның Идел буе суды «кара риэлторлар» эшенә нокта куйды, алар гаебе белән республиканың тиз ышанучан кешеләренең урамда калу ихтималы бар иде. Гаепләү карарын бүген дүрт хөкем ителүче тыңлады: 41 яшьлек Марат һәм 33 яшьлек Руслан Шәймәрдановлар, 52 яшьлек Елена Новицкая һәм 46 яшьлек Роберт Хәлиуллин.

Займга дип килдем — фатирсыз киттем

Суд ачыклаганча, «җинаятьчел квартет» 2012 елдан 2014 елга кадәр эшләп килгән. Аның катнашучылары юридик яктан белемсез яки психик яктан сәламәт булмаган өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне алдалап, займ килешүе дигән булып, күчемсез милекне сату-алу турындагы документларга кул куярга мәҗбүр иткән.

Эшчәнлекләрен яшерер өчен алар «Казан-инвест» компаниясе булдырганнар. Документлар буенча әлеге оешма күчемсез милекне залогка салып, бурычка акча биреп торган. Фирманың ике офисы Чуйков һәм Әбсәләмов урамнарында эшләгән. Клиентларны җәлеп итү өчен мошенниклар социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында реклама урнаштырганнар.

Шулай итеп, алар юридик яктан белемсез клиентларны тапкан. Тегеләре исә бурычка акча алып торабыз дип ышанып, үз фатирларын сату-алу килешүенә кул куйганнар. Шул рәвешле кулга төшерелгән торакны «кредиторлар» саткан, ә чын хуҗаларны фатирларыннан мәҗбүриләп куып чыгарганнар.

Эш материалларыннан күренгәнчә, төркемне Марат Шәймәрданов оештырган. Юридик терминнарда берни дә аңламый торган беркатлы өлкән кешеләрне эзләү схемасын да ул эшләгән. Новицкая аның урынбасары булган.

Эшнең фигурантларын 2017 елның апрелендә үк тоткарлыйлар. Тентүләр вакытында «Казан-инвест» компанияләр төркеме офисларында займнар алу турында күпсанлы распискалар, залог, фатир, җир участоклары, дача йортлары сату-алу турындагы килешүләр табып алына. Катнашучыларның берсенең фатирында полиция хезмәткәрләре биш миллион ярым сум акча таба.

Сүз уңаеннан, ул чактагы гаепләнүдә тагын бер кеше — Биектау районының Күлле бистәсендә яшәүче 48 яшьлек Марат Әдһәмов та була. Тентү вакытында аның 12 миллиметр калибрлы ике ау мылтыгы һәм 350 патроны булуы ачыклана. Бер төркем затлар тарафыннан аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнүдән тыш, ул законсыз рәвештә корал әзерләүдә дә гаепләнелә. Аның эше аерым карала, шуңа күрә ир-атны дүрт әшнәсеннән аерым хөкем итәләр.

«Оныгым белән балалар бакчасыннан кайтуга фатирым минеке түгел иде»

Полиция хезмәткәрләре үз фатирларыннан колак каккан өч зыян күрүчене шунда ук ачыклый, әлеге эштә алар барлыгы алтау булып чыга. Зыян 8 миллион сумнан артыгракны тәшкил итә.

Процесс башында зыян күрүчеләрнең берсе — Наталья Першина авыр финанс хәлендә калып, Шәймәрдановка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылуы турында сөйләде. Хатын-кызга ашыгыч рәвештә миллион сум акча кирәк була, шуңа күрә аның бердәнбер фатирын залогка салудан башка чарасы калмый.

Шәймәрданов алдан ук сату-алу килешүен төзи һәм Натальяны Теркәү палатасына чакыра. Анда хатын кәгазьләргә кул куя һәм шул рәвешле үз фатирыннан мәхрүм кала. Моның сату-алу килешүе булуы турында ул белми.

«Миңа фатирны сатарга кирәкми иде. Миңа нәкъ менә заем кирәк иде. Ул көнне мин оныгым белән балалар бакчасыннан кайттым, ә фатирым инде минеке түгел. Әйберләрем, җиһазларым, суыткыч — барысы да шунда калды. Мин бик нык югалып калдым, еладым һәм дустыма киттем. Шулай итеп, мин бизнесны югалттым, ә аның артыннан фатирдан да мәхрүм булдым», — дип сөйләде Наталья Першина ике ел элек узган беренче суд утырышында.

Икенче бер зыян күрүче Асия Хәйретдинова да үз фатирыннан шундый ук юл белән мәхрүм ителә. Ул вакытта аның белән бергә бер яшьлек оныгы белән йөкле кызы да урамда кала.

Җинаять эше кузгатылганнан соң, зыян күрүчеләр граждан дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать иткән, сату-алу килешүләренең барысы да дөрес түгел дип табылган, алданган клиентлар торакларын кире кайтара алган.

«Алар нәрсәгә кул куйганнарын белде»

Шуңа да карамастан, эштәге фигурантларның берсе дә үз гаебен танымаган. Суд тикшерүе дәвамында гаепләнүчеләр үзләрен яклаучылар белән бертавыштан барлык дәлилләрнең дә ясалма булуына һәм бернинди мошенниклыкның да булмавына ышандырырга тырыша.

«Зыян күрүчеләр, минем аңлавымча, бу хәлдән файдаланып калырга тырышкан кешеләр. Наталья Першинаның фатиры банкта залогта була. Бурычлары булганга, аңа фатир сатарга кирәк иде. Шулай эшләмәсә, фатирын аласылар иде. Әлеге килешү берничә этапта башкарылды. Барлык документларга ул үзе кул куйды», — дип сөйләде суд тикшерүенең башлангыч стадияләрендә Елена Новицкая.

Фикер алышуларда чыгыш ясаганда, ханым судның игътибарын бер шаһитка — Биектау күп функцияле үзәгендәге сату-алу килешүләренең берсен теркәү өчен документлар кабул иткән хезмәткәрдән сорау алуга юнәлтте.

Шаһит күрсәтмәләреннән күренгәнчә, Теркәү палатасына тиешле кәгазьләрне килешүдә катнашучылар үзләре генә тапшыра ала, шул ук вакытта барлык документлар да күп функцияле үзәк хезмәткәре барында имзалана. Бу күрсәтмәләргә сылтап, Новицкая килешүдә катнашучыларның барысы да нәрсә өчен кул куйганнарын һәм «сатып алучы һәм сатучы» сүзләрен күрүләрен белдерде.

Әмма зыян күрүчеләр үзләре сорау алу вакытында бөтенләй башкача сөйли. Аларның сүзләренә караганда, килешүләргә кул куйганда җинаятьчел төркем әгъзалары кәгазьләрне кул белән капларга яки өстән башка документларны салырга тырышканнар, ашыкканнар һәм клиентларга документларны игътибар белән өйрәнергә мөмкинлек бирмәгәннәр.

Ничек кенә булса да, суд әлеге эштәге дүрт эш фигурантны да «оешкан төркем тарафыннан аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык» маддәсе буенча гаепле дип тапты.

Җинаятьчел төркемне оештыручы Марат Шәймәрданов — 4 ел гомуми режимлы колониядә, ә аның абыйсы Руслан Шәймәрданов 3 ел да 4 ай төрмәдә утырачак. Елена Новицкая 3 ел да 2 айга рәшәткә артына китәчәк. Роберт Хәлиуллин 3 елга колониягә хөкем ителде.

Алар барысы да 2017 елдан ук өй арестында булды, бу вакыт аларның җәза срогыннан чигереләчәк. Бүген хөкем ителүчеләрнең барысын да суд залында ук сак астына алдылар.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда «кара риэлторлар» эше буенча процесс башлануын хәбәр иткән иде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, биш хөкем ителүченең өчесе «Кварталлар» оешкан җинаятьчел төркеме составына кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100