Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан ут эчендә: «Янгын туктарга уйламый, кеше фаҗигасенә китерер дип куркабыз»

Бу көннәрдә Башкортстанда урманнар яна. Әлегә аеруча куркыныч территория булып Хәйбулла районы кала. Район халкы белән элемтәгә кереп, «Интертат» андагы хәлләрне белеште.

news_top_970_100
Башкортстан ут эчендә: «Янгын туктарга уйламый, кеше фаҗигасенә китерер дип куркабыз»

Бу көннәрдә Башкортстанда зур мәйданда урман янгыннары котыра.

8 август иртәсенә анда 1673,2 гектар мәйданда урманнар яна, дип хәбәр итте Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Узган тәүлек эчендә 47,85 гектар мәйданда 11 яңа янгын очрагы теркәлгән. Урманнар төп Хәйбулла, Зилаер, Зиянчура, Бөрҗән, Баймак районнары территориясендә яна.

Янгыннарны сүндерүгә 619 кеше һәм 142 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Ләкин бу аяусыз көрәштә аларның гына көче җитми, янгыннарны сүндерешергә волонтерлар һәм җирле халык та күтәрелгән. Барысы да бердәм рәвештә янгыннарны торак пунктларга якын китермәскә тырыша. 

Әлегә аеруча куркыныч территория булып Хәйбулла районы кала. Монда 5 класслы янгын куркынычы игълан ителгән. Хәйбулла районы халкы белән элемтәгә кердек. 

«Һәркем Хәйбулла районына ярдәм итсен иде»

Журналист Миләүшә Кызрачова-Ишемголова Хәйбулла районына ярдәмнең аеруча кирәк булуын әйтте. 

«Башкортстанның Урал аръягындагы районнар быел корылыктан аеруча җәфа чикте. Бу хәлләр бик күп тапкыр янгын чыгу куркынычын булдырды. Соңгы көннәрдә янгыннар бигрәк тә Хәйбулла районында аяусыз котыра. Ут күрше Оренбург өлкәсендә башланып, чиктәш Әбеш авылы җирләренә, урманнарына һәм авылларына, бигрәк тә Кече Әбеш, Зур Әбеш авылларына зур куркыныч тудырды.

Әле дә Күсәй буйлары яна. Бәләкәй Арыслангол авылына Зиянчура районы эченнән килгән янгын якынлаша. Җирле халык ал-ялны белмичә ялкын белән көрәшә. Район һәм барча Башкортстан ир-атлары зур ярдәм күрсәтә. Акташ, Янтыш, Рафик, Вәлит авылларына якын урыннарда да янгыннар чыгып, әледән-әле кеше көче таләп ителә. Янгын сүндерүче машиналар белән республикабыз һәм күрше Оренбург өлкәсенең күп оешмалары ярдәм итә.

Күрше районнардан техника, янгын машиналары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көч куя. 

Әмма урыннарның таулы, урманлы булуы зур кыенлык тудыра. Ир-егетләр утлы сүндерүдә алны-ялны белми. Хатын-кызлар авыллардан килгән волонтерларны ашату, мунча кертүне оештыра. Якташлар май, солярка алу өчен акча күчереп тә, азык алып җибәреп тә ярдәм итә. Коры һәм эссе көн торышы әледән-әле яңа янгын чыгу урыннарын барлыкка китерә. Мөмкинлеге булган, битараф булмаган һәркем кулыннан килгәнчә зыян күрүче Хәйбулла районына ярдәм итсен иде», — дип сөйләде ул. 

«Безгә янгыннар Оренбург өлкәсеннән килде»

Хәйбулла районы башлыгы Рөстәм Шәрипов үзе дә янгын сүндерүчеләр рәтендә. Ул көн саен социаль челтәрләр аша халыкка соңгы мәгълүматларны видео аша җиткереп тора. Соңгы видеода җитәкче Янтыш авылы янындагы тауга ут кабуы турында сөйли. Район халкын һәм кайткан кешеләрне бик сак булырга чакыра. «Районның бөтен территориясендә янгыннар. Коры һава торышы саклана. Без ярдәмгә мохтаҗ. Мәгълүматны таратып булса да халыкны кисәтергә булышыгыз», — ди район башлыгы.

Янтыш авылы янында янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм волонтерлар авылга ут капмасын өчен янгынга каршы полоса сызганнар.

Олы Әбеш авылы үзидарәсе җитәкчесе Таһир Юнысов сүзләренчә, Хәйбулла районында янгыннар 4 август көнне башланган. Ул да янгыннарның Оренбург якларыннан килүе турында сөйләде. Без шалтыратканда Таһир Юнысов янгын сүндерүчеләр арасында иде. Янгыннар аркасында районда элемтәнең бик начар булуын да искәртергә кирәк.

«Акташ һәм Олы Әбеш авылы янәшәсендәге зур янгыннарны сүндердек. Алай да урманнарның үзәгендә дөрләгән урыннары бар. Ләкин Оренбург өлкәсендә янгыннар бик көчле. Бездәгеләре сүндерелеп бетсә дә, кире ул яктан таралу ихтималы бар. Хәзер барысы да контрольдә, авылларга якын китермәскә тырышабыз», — ди ул. 

Алай да, кичә социаль челтәрләрдә Хәйбулла районында бер авыл януы турында хәбәр таралды. Бу турыда сорагач, Таһир Юнысов ул янгынның яшен сугу аркасында килеп чыгуын белдерде. «Бәләкәй Әбештә дүрт кенә йорт бар иде. Шуның икесе, кызганыч, янды. Аларда кеше тормый, җәй көннәрендә кайтып-китеп кенә йөриләр иде», — диде Таһир Юнысов. 

Ул янгын белән көрәшкә районның олысы-кечесе бергә күтәрелүе хакында әйтте.

«Бездә халык бик бердәм. Баймак, Әбҗәлил, Күмертау, Күгәрченнән бик күп волонтерлар килде. Оешкан төркемнәр дә, үз машиналары белән килүчеләр дә булды. Аларның барысын да кирәкле җайланмалар белән тәэмин иттек. Әле Уфадан яңарак кына 50 кеше килеп төште. 

Авыл халкы, районның эшмәкәрләре волонтерларны, барлык янгын сүндерүчеләрне ашатуда катнаша. Аларны җылы ризыклар белән сыйлыйлар», — дип сөйләде үзидарә җитәкчесе.

«Андый хәлләр булганда, кул кушырып утырып булмый»

Җырчы Ябай-Малайның әнисе Резеда Баймурзина да, Вәзәм авылына кайтып, барлык коткаручыларны, волонтерларны ашаткан. 

«Ут бик куркыныч килә. Районыбызда андый хәлләр булганда, өйдә кул кушырып утырып булмый. Шуңа ярдәм кулы суздык. Бездән күреп, башка эшмәкәрләр дә ярдәм итте, волонтерларга азык-төлек илтте.

Янгын туктарга уйламый. Ир-атлар, коткаручылар янгын белән көрәшеп ардылар инде. Ләкин бирешмиләр. Кеше фаҗигаләренә китермәсен берүк», — дип теләкләрен белдерде ул.

Хәйбулла районындагы янгыннар аркасында «Акчарлак» балалар ял лагерен да эвакуацияләргә туры килгән. Лагерьдан 500 метр ераклыкта гына ут дөрләгән. 7 бала һәм 4 вожатыйны Сакмар шифаханәсенә күчергәннәр. 

«Кешеләрнең әзерләгән печәннәре янды»

Зиянчура районында да янгыннарны тулысынча сүндереп бетерә алмыйлар әле. Стәрлетамак башкорт драма театры актеры Фәнил Карачурин әйтүенчә, әлегә аның туган якларында Хәйбулладагы кебек үк куркыныч түгел.

«Кызганыч, безнең районда да янгыннарны сүндереп бетермәделәр әле. Ләкин бездә Хәйбулла районындагы кебек үк куркыныч түгел. Без үзебез Яңыбай авыл җирлегенә карыйбыз. Анда урманнар авылдан еракта. Янгын сүндерүчеләр барысын да контрольдә тоталар. Ләкин зур мәйданнарда яланнар, таулар, урманнарның януы бик кызганыч. Табигатькә ничек зур зыян килә! Шулай ук кайбер кешеләрнең чабылган, кемнеңдер түбәдә утырган печәннәре янды. Кичә бик нык җил чыккан иде. Шул янгынны алга этәрде. 

Волонтерлар бик күп. Кичә хәтта Исәнголдан килделәр дип тә әйттеләр. Төн иде инде. Халык арыган иде. Алар җирле халыкны алыштырды, кайтарып ял иттерде. 

Авылдагы хатын-кызлар азык пешереп, янгын сүндерүчеләргә алып бардылар. Янгын урыннарында да агач ботаклары, киемнәре белән сугып, сүндерешеп йөрделәр», — ди ул.

Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә Зиянчура районының Биштирәк авылындагы яңа урман янгыннары турында хәбәр таралды.

Социаль челтәрләрдәге видеолар янгыннарның чыннан да бик көчле булуын, Башкортстан авылларына хәвеф янавын күрсәтә. Андагы комментарийлардан күренгәнчә, халык туган якларының искиткеч матур табигате янып көлгә әйләнүгә бик борчыла, якыннары өчен курка. Шундый көчле янгыннарны сүндерергә вертолетлар җибәрелмәве, коткаручыларның Төркиядә булуы, ә Башкортстанның ут эчендә утыруы турында язалар.

«Янгыннарның туктарга исәбе дә юк. Таулар яна. Анда гади машина белән барып җитә торган түгел. Бары тик махсус техника кирәк», - диешәләр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100