Бүгенге җәмгыять һәм мөселман балаларына белем бирүдәге кыенлыклар: Англиядә дә кыен, бездә дә хәл ителеп бетмәгән

КФУның Ислам һәм Ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге “Мультимәдәни дөньяда ислам” Казан халыкара ислам фәнни форумы кысаларында “Гомуми белем бирү системасында мөселман гаиләләреннән булган балалар: Россия һәм халыкара тәҗрибә” конференциясе оештырды. Конференциядәге кайбер чыгыш ясаучыларның фикерләрен “Интертат” укучыларына җиткерәбез.
Конференциядә мөселман балаларына белем бирү системасына кагылышлы темаларга багышланган докладлар белән Дагыстан, Англия, Казан, Чаллы, Ульяновск, Мордовия белгечләре чыгыш ясады.Конференциянең модераторы, психология фәннәре кандидаты, КФУның дәүләт һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр лабораториясе җитәкчесе Камил Насыйбуллов “Интертат”ка конференциянең максатларын әйтте.- Гомуми белем бирү системасында мөселман гаиләләреннән булган балаларга белем бирү турында фикер алышу өчен КФУда объективлык булдырдык. Түгәрәк өстәл форматында түгел, исламны өйрәнү конференциясе итеп үткәрергә булдык. Бу өлкәне тикшерүчеләр күп түгел, бу сорау белән кызыксынучыларга да фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирергә булдык. Бер-беребезне гаепләмичә, тыныч кына сөйләшергә уйладык. Белүемчә, мондый конференцияләрнең әле булганы юк иде, - диде ул.Англиядә сүз иреге бармы, яисә укытучылар 10 мең укучыга донос язганМөселман гаиләләре балаларына белем бирү проблемасы чит илләрдә дә бар. Мәсәлән, Англиядә мөселман мәктәпләрен хокук саклаучы, тикшерү эшләре алып баручы оешмалар контрольдә тота икән. Укытучыларга баланың тотышына, әйткән сүзләренә игътибар итеп, шикле балалар хакында полициягә хәбәр итәргә кушканнар. Бу хакта Лондоннан килгән философия фәннәре докторы, Canterbury Christ Church университетының тикшеренүләр буенча директоры Линн Ревелл сөйләде.- Англиядә соңгы 15 елда полиция, муниципаль хезмәтләр, мәктәпләрдә белем бирү системасында исламофоб карашлар үсте. Ислам сәяси мәcьәләгә әверелде. Бу проблема Англиянең заманча мәктәпләрендә, университетларында күтәрелә.Англиядә мөселман мәктәпләре бик аз. Христиан мәктәпләре 32 мең, 120 мөселман мәктәбе бар. Мөселманнар саны һәм мөселман мәктәпләре белән чагыштырганда ислам җәмгыятенең белем бирү ягыннан басымга дучар булуын күрәбез. Ислам җәмгыятенә үз мәктәпләре булганда да белем бирү системасында үз мәнфәгатьләрен кайгырту бик авыр.Аңлаешлырак булсын өчен, берничә мөселман мәктәбе белән булган хәлне сөйлисем килә.Бермингем Англиядә зурлыгы буенча икенче шәһәр. Күп мәдәниятле, күп динле шәһәр. Анда мөселман халкы күпсанлы. Бермингемның 12 мәктәбендә гауга чыкты. Алар ислам мәктәпләре дә түгел, укучыларның күбесе мөселман гаиләләреннән булган гади мәктәпләр иде.Гауга кемнеңдер мәктәпкә юлланган хатыннан башланды. Бу хатны ислам лидерларының хакимияткә килү, яисә шушы 12 мәктәпне контрольгә алу өчен яшерен килешүе буларак карадылар. Ул хатта мөселман укытучыларын гына эшкә алырга, инглиз теле,математика кебек фәннәрне ислам дисциплиналарына алыштырырга дигән таләпләр бар иде.Англиядәге белем бирү белән бәйле законнарның бик катгый, кырыс булуына игътибар иткәндә, бу хаттагы белем бирү системасына үзгәрешләр кертергә чакыруларның баш бутау булуы аңлашыла.Бу хат полиция һәм теләсә кайсы белем бирү оешмасын ябарга мөмкинлеге булган җитди структуралар катнашында башланган тикшеренүләргә сәбәпче булды. Гауга медиа киңлекләрдә яктыртылды. Журналистлар “Җиһатчылар хакимиятне басып ала!” кебегрәк пропаганда чаралары кулланды.Ислам мәктәпләрен яклап чыгыш ясаган кеше, чынлыкта белем өлкәсендәге законнарның үтәлүен, бер генә канунның да бозылмавын, укыту процессының Англиядәге христиан дине юнәлешендәге мәктәпләрдәге кебек үк укыту алып барылганын әйтте. Тикшерүгә сәбәпче булган хатның ялган булуы ачыкланды.Ләкин экстремистик эшчәнлек турындагы миф юкка чыгып, мәктәп хезмәткәрләренең гаепсез булуы объектив дәлилләр белән исбатлангач та, җәмгыятьтә исламофоб карашлар, тискәре тәэсир барыбер калды. Бу вакыйгадан соң мөселман җәмгыятен “Троян аты” метафорасы белән тәңгәлләштерә башладылар. Мәктәп дәреслекләрендә ислам тынычлык, игелек дине булып күрсәтелә. Текстлар дөяләр, чүл сурәтләнгән рәсемнәр белән иллюстрацияләнә. Дәреслекләрдә тасвирланган Ислам турындагы бер проблема бар - дин урында фантазияле күзаллау барлыкка килә. Бу чын ислам, мөселманнар дөньясын күрсәтеп бетерми. Балалар исламны чын тормыш белән бәйле булмаган ниндидер экзотик әйбер кебек кабул итә. Бу дәреслекләр Англиядәге, Бермингемдагы яки Лондондагы мөселманнар яшәешен күрсәтми.Ягъни, мәктәптә балалар ислам ул - тынычлык, игелек дине дип өйрәнә. Шул ук вакытта телевидениедән ислам террор, экстремистик эшчәнлек белән тәңгәлләштереп күрсәтелә. Укытучылар дәресләрдә укучыларга ислам яхшылык дине дип җиткерә, әмма аларның мөселманнар яшәгән илләрдәге чынбарлыктагы була торган кайбер кискен хәлләр турында фикер алышу мөмкинлеге юк. Кайбер стереотипларның ялган булуы турында сөйләргә, аларны юкка чыгару өчен дәресләрдә иркенләп эшчәнлек алып бару мөмкинлеге юк.Хәзер Англиядәге һәр мәктәп полициянең террорга каршы бүлеге күзәтүе астында. Британия мәктәбендә хәзерге заман чынбарлыгы шундый: укытучыларның тәртипләре “адекват булмаган” яшүсмерләр, балалар турында полициягә хәбәр итәргә хокукы бар.Хәзер бу проблема шулкадәр үсте. Һәр мәктәп терроризмга каршы эшчәнлек буенча кырыс контрольдә тотыла. Элек мәктәпләр ирек мәйданы булып санала иде. Мин укытучы буларак, дәрестә балаларның рухын күтәрергә, илһамландырырга тиеш, аларны теләсә кайсы мәсьәлә турында фикер алышканда үзләрен иркен тотарга өйрәтергә тиеш. Бу демократиянең, демократик җәмгыятьнең төп принциплары. Британия җәмгыятенең фундаменталь кыйммәтләре. Элек берәр укучы хөкүмәт Гыйрак территориясен бомбага тотарга тиеш түгел дип фикерен белдерсә, бу демократия принципларының берсенең чагылышы буларак абсолют нормаль күренеш булыр иде. Ягъни сүз иреге бар, дәрестә бу хакта фикер алышып була иде. Ләкин хәзер бу сорауны берәр укучы күтәрсә, мин укытучы буларак полициягә хәбәр итәргә тиеш. Статистика буенча бүгенгә 10 мең балага укытучылар донос ясаган. Шуларның иң кечкенәсенә 4 яшь, ул бакча баласы. Шул ук вакытта бу доносларның якынча 80 процентын полиция кабул итмәгән. Бу укытучыларның укучыларга артык каныгулары турында сөйли. Бу вәзгыять дәресләрдә нормаль демократик диалог алып баруны, демократия принцибы - сүз иреген гамәлгә ашыруны бик авыр хәлгә куя яки мөмкин түгел итә. Ислам объектив сөйләргә мөмкинлек бирми.Бу шулай ук ислам дөньясының күптөрлелеге турындагы сөйләшүләргә киртә куя. Чөнки балаларга ислам күзаллавы стереотиплы, шаблонлы, тар итеп бирелә, - дип сөйләде укытучы. Линн Ревел әйтүенчә, баланы экстремизмда шикләнү өчен махсус инструкция дә бар. “Мин инде ул инструкцияне яттан беләм. Баланың артык күп бәхәсләшүе, артык тыныч булуы, артык яхшы кәефтә булуы, дуслары алышынуы экстримизмда шикләнү нигезе була ала. Санап кителгән нәрсәләрнең барысы да яшүсмерләргә хас нәрсәләр”, - диде ул. Балага донос ясагач, нәрсә була дигән сорауга җавап итеп, Линн Ревел аларның күбесенең чыгарып ташлануы, ә калганнары белән полициянең терроризм буенча көрәш бүлеге шөгыльләнүен әйтте. Игътибарга эләккән бала гаиләсендәге һәркемне бик озаклап, җентекләп тикшерәләр. Бу баланың язмышында чагыла дигән мәгълүмат юк. Ләкин дәүләтнең аның белән шулай гаделсез булуы бала күңелендә тискәре хисләр булып истә кала.Дагыстанда балаларны өйдә укыту модасы популярлашаДагыстан вәкиле Елизавета Баматова үз төбәгенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.- Дагыстан 33тән артык милләтле республика. Ислам республикада яшәүчеләрне берләштерә. Шуңа күрә дин аркасында югары уку йортларында, мәктәпләрдә конфликтлар юк. Балалар тыныч күңел белән мөселманча киенеп дәресләргә йөри ала. Алар киемнәрен мәктәп формасына яраклаштыра - яулык ачык, ә кием караңгы төстә. Мәктәпләрдә намаз уку бүлмәләре булмаса да, укытучылар арасында да дин буенча яшәүчеләр булганга, балаларга намаз уку өчен һәрвакыт урынын да, намазлыгын да табалар.Соңгы елларда мөселман гаиләләре арасында гаиләдә белем бирүгә күчү тенденциясе күзәтелә. Дагыстанда бу мода кебек, күпләр моны аңламыйча, нигезсез эшли. Кешеләр үз җилкәләренә никадәр зур җаваплылык алганнарын аңламый. Бу финанслар сарыф итү генә түгел. Ата-ананың педагог буларак авторитеты да булырга тиеш. Бала, субдистанцияне саклап, сине укытучы итеп кабул итәргә тиеш.Бу тенденция тормышны үзләренә уңайлы итәргә теләү белән дә бәйле. Ягъни алар соң торырга, соң йокларга ятарга, күңел ачып яшәргә, сәяхәт итәргә күнеккәннәр икән, балаларын да үзләренә кулай режимга тарталар. Психологларның тикшеренүләре моның бала психикасы, организмы өчен бик зыянлы икәнлеген күрсәтә. Чөнки кайчан дәрес башланыр, кайчан бетәр, бүген нинди предмет булыр дигән билгесезлек бар, бу баланы демобилизацияли, ул бу куркулардан югалып кала. Бала гиперактив, нервлы, тыңлаусыз була”, - дип сөйләде ул.Чаллының “Заман” белем бирү үзәге тәҗрибәсеЧаллыдагы “Заман” балаларга белем бирү үзәгенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Гайжин социаль проект тәҗрибәсе белән уртаклашты.- Без мөселман балалары өчен автоном белем бирү учреждениесе оештырдык. Балаларны өйдә укыту да, мәктәптә укыту да Россия законнары буенча кабул ителгән формалар. Өйдә укыту яхшымы-начармы дип бәяләмә биргәндә без Дәүләт карарына да бәяләмә бирәбез. Ә кешеләр үзләренең законлы хокукларын ничек кулланалар - монысы башка сорау.Дөнья бик тиз үзгәрә, Европа илләрендә миллионлаган мөселманнар барлыкка килә, Россиядә дә җәмгыять үзгәрә. Монда ике юл бар - берсе демократик, икенчесе полиция белән эш юлы. Демократик юл хакимият белән җәмгыятьнең диалогыннан тора. Демократик илдә хакимият диалогка бара. Ләкин моңа озак вакыт китә, мәнфәгатьләр конфликты килеп чыга. Дөресрәге, системаның кайбер элементлары эшләп бетерүне таләп итә. Россиянең мәгариф системасында, башка илләрдәге кебек үк мөселманнарның күп санлы булуларын исәпкә алсак, системаның кайбер элементлары эшләп бетерүне таләп итә. Бу мөселманнарның мәктәпләрдә белем алгандагы үзенчәлекләренә кагылышлы элементлар.Шул ук гендер принцибы. Бу мөселман мәктәпләрендә генә түгел. Англиядәге барлык элиталы мәктәпләр дә гендерлы. Малайлар белән кызлар бергә укыган бер генә элиталы мәктәп тә юк. Башка алга киткән илләрдә дә малайлар белән кызлар аерым укый, бу - традицион белем бирү системасы.Эшләп бетерүне таләп иткән тагын бер элемент - ул укытучыларның укучыларның дин белән бәйле үзенчәлекләрен исәпкә алырлык компетентлыкка ия булган белемнәре. Без мәсьәләнең шундый чишелешен таптык: мөселман балалары өчен белем бирү үзәге оештырдык. Балаларга белем бирү ачык итеп закон кысаларында оештырылган, мәгариф стандартларына туры килә.Өйдә белем алучы балалар ике типта була: бу үз сокларында кайнаган, аларның ни белән шөгыльләнгәнен беркемгә дә аңлашылмаган балалар. Аларның ни белән шөгыльләнүе терроризм буенча эшләр бүлегенә дә билгее түгел. Алар белән өйдә нәрсәләр булуы бик кызыклы.Безнең Чаллыдагы “Заман” белем бирү үзәге репетиторлар бергәлегеннән гыйбарәт. Ата-аналар һәр репетитор белән килешү төзи. Репетиторлар мәктәп программасы буенча эшли. барлык балалар да дәүләт мәктәпләренә теркәлгән. Ел ахырында барлык балалар да мәктәптә аттестация үтә. Бик уңышлы үтәләр, аттестация үтмәгән очраклар юк. Шул ук вакытта, белем бирүдә барлык ислам принциплары да үтәлә. Бу - малайлар белән кызларның аерым укуы, әдәп, әхлак, укытучыларның балаларга карата мөнәсәбәттә ислам этикасы, хәләл ризык, зуррак балалар өчен намаз укуны оештыру. Мондый проект автоном булырга, Россиянең законнары кысаларында да булырга мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Сергей Гайжин.“Заман” балалар белем бирү үзәген дәүләт акча белән тәэмин итми. “Ләкин бу алай булырга тиеш түгел. Чөнки балаларын өйдә укытучы ата-аналар дәүләттән акча алырга хокуклы. Акча күләме регионга бәйле, бер уку елына якынча 30-60 мең сум акча бүлеп бирергә тиешләр. Ләкин бу акчага ия булу өчен аны алып булмаслык авырлыклар аша узарга кирәк”, - диде ул.Технология дәресләре төрле милләт балаларын якынлаштыраПедагогия фәннәре кандидаты, Ульяновск дәүләт университетының профессиональ белем бирү кафедрасының доценты Эдуард Гайниев мөселман гаиләләреннән булган балаларны мәктәпкә ничек кертеп җибәрергә икәнен өйрәнгән. - Технология дәресләрендә төрле милләт һәм диндәге балаларны якынайту мөмкинлекләре бар. Әлбәттә, иҗади эшчәнлек мөһим. Тагын бер мөһим бер юнәлеш - тәнкыйди фикерләүне үстерү, әмма дәүләт җитәкчеләренә иҗади кешеләр һәм тәнкыйди фикерләүчеләр һәрвакытта да кирәк түгел.Милләтара низаглар югарыдан башлана. Гади кешеләр милләткә дә, кешенең ничек ипигә акча эшләгәненә дә игътибар итми. Балалар аеруча толерант Алар уйный, берсе җирән, берсе кара, берсе ак, берсе таҗик, тагын кемдер - моңа игътибар итми.Студентлар белән методикаларны өйрәнгәндә, мәсәлән, чуваш, татар курчаклар ясый, аларның мәдәниятен өйрәнә.Бергә иҗат итү тәнкыйди фикерләү үсешен китереп чыгара. Тәнкыйди фикерләгән кешене кайдадыр уйламыйча чыгыш ясарга күндереп булмый. Студентларга бу мисалны китерәм. Автобус тукталышында торам. Анда яше утыздан арткан, зыялы киенгән хатын кечкенә кызы белән басып тора. Юлның икенче ягында этләр "демографик хәлне яхшырту белән" шөгыльләнә иде. Кызы моны күреп әнисенә: “Әни, кара этләр нишли, аларның көчекләре булачак”, - ди. Әнисе шулкадәр усал итеп баланы тартып куйды да, “Ничек сиңа оят түгел?”, - диде. Кешеләр дә карап куйды. Баланың бит күңеле чиста, ул бөтенесен ихлас кабул итә. Мөнәсәбәтләрдә дә шулай. Укытучының бурычы - яхшылык күрсәтүне куәтләү. Безнең технологларны әзерләвебезнең максаты да шул. Ульяновскида татарларның гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бик күп нәрсә эшләнә. Газеталар чыгарыла, бик күп чаралар үткәрелә. Югары уку йортларында татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Татар мәдәнияте үзәгенә  башка милләт гаиләләреннән дә киләләр. Ульяновск өлкәсенең барлык районнарында да татар милли бәйрәмнәре үткәрелә. Сабан туе, мәсәлән. Әлбәттә, болар милләтне сакларга, толерантлык булдырырга мөмкинлек бирә. Бергә дус яшәргә кирәк.Балалар нигә яшьтәшләрен кыерсыта?Казан ислам университеты укытучысы Марсель Сультеев мәктәпләрдә балаларның бер-берсен кыерсыту (“буллинг” - ТИ) профилактикасы турында сөйләде.- Буллингны өйрәнү белән якынча 7 ел шөгыльләнәм, йөздән артык бала белән шәхсән әңгәмә үткәрдем. 92 процент бала ни өчен син сыйныфташларыңны кыерсытасың дигән сорауга “Минем өемдә шулай эшлиләр” дип җавап бирә. Кычкырышлар, баш түбәсенә менеп төшү, дәресләрне начар эшләгәнгә кыйнау, әтисе әнисен кыйный, әнисе әтисен кыйный, таба ыргыталар, кәстрүлдәге аш белән коендыралар - башка күп төрле нәрсәләр. Балалар бу хәлләрне күреп торган.Буллинг корбаны һәм тиран бар. Тиран, үзенең дуслары белән җыелып, корбанны кыерсыта башлый. Кыерсытучы бала шундый гаиләдән була: анда беренче баланы яратып бетермәгәннәр. Олы бала кечкенәсен кимсеткәндә алай итмә дип бераз игътибар итәләр, ләкин җәза бирмиләр. Бала үзен яратмыйлар итеп хис итә, көнләшә башлый һәм игътибар җәлеп итә. Начар укый башлый, чөнки әти-әнисе начар укыганга ачуланса, бу игътибар. Мәктәптә укыганда үзе кебек үк “3”кә укучылар бандасы җыя, “5”кә укучыларга басым ясый башлый.Күп кенә ата-аналар аңламыйча эш итә. Чөнки аларның үз тормышы, эштә алган стрессны өйгә кайткач балаларына чыгара. Ата-ана баласын ярата, аның өчен гомерен дә бирергә әзер. Гаиләләрдәге мондый хәлләр аңламаудан килеп чыга. Безнең балага ачуланырга хокукыбыз юк. Бер ата-ана да баласын кыерсыткач, полициягә шалтыратып, мин монда Женева конвециясен боздым дип шалтыратмый. Мине кулга алыгыз дими. Ә бит факт бар - кечкенә бала-агрессия-тирания. Ата-ана үзенең кыланмышларын аңлагач, үзгәрә башлый”, - дип сөйләде Марсель Сультеев.Өйдә белем биргәндә нәрсәне истә тотарга?Конференциядән соң өйдә белем бирү турында балаларның коммуникатив осталыкларын үстерү, лагерьлар оештыру белән шөгыльләнүче “Бәхет ачкычы” иҗат лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Ганиева белән сөйләштек. Аның беренче баласы 4 сыйныфка кадәр өйдә белем алган. Аннан соң гомуми белем бирү мәктәбенә укырга кергән.- Мәктәптә ул бик яхшы укуга кереп китте, яраклашты. Өйдә укыганда бик яхшы белем алды. Минем үземнең югары белемем бар, үзем дә укыттым, кайбер фәннәрдән репетиторлар һәм укытучылар яллап укыттык. Мәктәп фәннәре белән генә чикләнмичә, Олимпия резервы мәктәбендә фехтование белән дә шөгыльләнде. Без аны төрле яктан үстердек.Мөселман балаларына белем бирү темасы дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелү бик шатландыра. Халыкара конференциядә фикер алышу булды. Бу тема төрле белгечләр тарафыннан ачылды. Белгечләрнең моңа игътибар итүләре бик шатландыра. Уңай форматта үтте.- Балаларына өйдә белем бирүчеләрне контрольдә тотарга кирәк дип саныйсызмы?- Мин өйдә укытуның чишмә башында тордым, кызыма инде 14 яшь. Ул вакытта шундый хәл булган иде, Совет районы мәгариф бүлеге өйдә укытырга күчәргә мөмкинлек бирмәде. Ул вакытта өйдә укыту баланың психологих яки физик халәте буенча гына мөмкин иде. Мәгариф бүлеге мәктәптә аттестация үтәргә мөмкинлек бирмәде.Баланың өйдә белем алганнан соң мәктәптә аттестация үтүе дә бик зур контроль. Өстәмә контроль өчен ата-аналар җаваплы дип саныйм.Бала гел өйдә генә белем алса, өстәмә педагоглар, түгәрәкләрсез баланы җәмгыятькә яраклаштыру авыррак була дип уйлыйм. Шуңа күрә балаларга аралашу мәйданы булдырырга кирәк. Бу ата-аналардан бик күп көч таләп итә, - диде Ләйсән Ганиева.