Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина яндыру, подъезд төбендә сагалау, куркытулар — журналистларга ничек яныйлар?

Журналист язган берәр язма кемгәдер ошамаска мөмкин, бигрәк тә тәнкыйть булса. Менә шуннан башлана инде… Тәнкыйтьне тыныч кына кабул итә белмәгән һәм нәрсәдәндер куркырлык сәбәбе булган кешеләр чаң суга. «Судка бирәм» белән башлана да үсә бара. Татар журналистлары «Интертат»ка куркыту, янау очраклары турында сөйләде.

news_top_970_100
Машина яндыру, подъезд төбендә сагалау, куркытулар — журналистларга ничек яныйлар?

Әле кайчан гына Интернетта Рамзан Кадыйров «Новая Газета» журналистына яный дигән хәбәр таралган иде. Ниндидер каршылыклар, чыгышлар булганда да журналистлар шул хәлләрнең уртасында кала. Бик әйбәт тәмамланмаган очраклар да бар.

Татар журналистлары да искәрмә түгел. Узган гасыр ахырыннан ук журналистикага тугры булган кешеләр нәрсә генә ишетмәгән һәм күрмәгән…

«Ока» машинамны яндырдылар, «Сиңа бер пуля җитә» диделәр»

«Сираҗи сүзе» газетасы мөхәррире, язучы Искәндәр Сираҗи белән шәхсән очраштым. Бер материал буенча комментарий алганда: «Миңа ошамаса, үтерәм», — дип әйткән иде ул миңа. Шул янавын бу юлы үзем дә исенә төшердем әле…

Журналистка янамыйлар, судка бирмиләр икән, ул әле журналист булып җитлекмәгән дигән сүз. Шуңа күрә ул әйберләр булып торырга тиеш. Берәрсе: «Фәләнеңне төгән итәм», — дип яный икән — тыныч йоклап була, дәшми икән  — ул кешедән проблема көтәргә мөмкин. Чөнки өрми торган эт — тешләүчән…

Яшьрәк чакта куркытып карыйлар иде, ә хәзер мине нәрсә белән куркытып була?! Төрмә беләнме?.. Әле күптән түгел бер зур абзый бер танышыма: «Әйдә, сайлаулар беткәнче без аны утыртып торыйк», — дип әйткән. Ул үзе «утырта» торган кеше иде. Танышым салган баштан аны миңа үзе ычкындырды. Андый әйберләр дә бар. Мине шулай җиңел генә утыртып була микәнни?

Беренче тапкыр янаулар белән «Татарстан яшьләре”ндә эшләгәндә очраштым. Инвесторлар белән талашкан вакыт: «Татфондбанк», «Красный Восток», «Вамин» — барысы белән дә талашабыз, халык каршы чыккан авылларга инвесторны кертмәскә тырышабыз. Алар җыелышлар уздыралар, халыкны алтынга күмәргә вәгъдә бирәләр. Әгәр бөтен җир пайларын, пай милекләрен биреп бай абзыйга кушылмасалар, әҗәтләре өчен бөтен милекләрен алып чыгып китеп, эшсез калдыру белән яныйлар. Моңа хуҗалык рәисләре дә каршы, ләкин дәшә алмыйлар, әҗәтләрнең күпмелеген, малның никадәр икәнен алардан белешеп, инвестор һәм халык алдында чыгыш ясыйм. «Егетләр, фермада фәләнчә мең баш мөгезле эре терлек бар, яртысын итләтә сатканда да колхоз яшәп кала, каршы тавыш бирегез», — дим. Халыкка шул гына кирәк тә! Инвесторга каршы тавыш бирүләр китте, мин килеп йөргән бер авылны да ул чакта ала алмадылар. Ә бит инвесторлар беренче чиратта әҗәте аз, малы күп авылларны алып калырга ашыкты. Хәерче хуҗалыкларны аларга көчләп диярлек бирә иделәр… 

Минем «Халыкны талыйсыз!» дип кычкырып йөрүләрем, язуларым әрәмгә китмәде — бервакыт телефонга шалтыраталар да, каты итеп сулыйлар. Куялар. Унбиш минут саен шулай. Телефонны кабызырлык түгел, эш телефонына да шалтыраталар…  Мәрхүм Исмәгыйль Шәрәфиев баш мөхәррир иде. Янына кереп, шундый- шундый әйберләр, шалтыратулар бар дип аңлаттым, каршына шул хактагы язмамны салдым. «Син кешене яклап йөрисең, әле куркыталар дип гәҗиттә зарланасыңмы? Синең имиджга туры килми бит», — ди.  Дөрес әйтүен дә аңлыйм, шул ук вакытта мин көрәшкән кешеләрнең кайберләренең үзләре тутырган кечкенә зиратлары барын да беләм. Ул вакытта мәкалә чыкмады. Баш мөхәррир: «Судка бирәчәкләр», — диде. Ә бу шалтыратулар озакламый бетте…

Ул вакытта беррәттән «Идел”дә дә эшли идем. «Кызыл Шәрык» турындагы язманы юристларга җибәрдем, ул үзләренә барып җиткән. Анда сүз судта җиңүебез, милек паен кайтарту турында иде. «Мәкаләне чыгарма. Материал чыкса, проблемаларыгыз булачак», — дип килделәр. Баш мөхәррир Нәбирә Гыйматдинова: «Без проблемалардан курыкмыйбыз», — ди. «Проблемаларыгыз булачак», — дип китеп бардылар. Минем дә ачу чыкты һәм «Идел”дә укучысы аз була дип, «Акчарлак»ка киттем. Рузилә белән Габделфәт Сафиннар язманы карадылар да: «Бер санга гына сыеп бетми, ике санга бүлеп бирәбез», — диделәр. Мин шул килүдән «Акчарлак”та эшләп калдым, «Татарстан яшьләре”ннән киттем: язмам чыкмагач, кирәк чакта үземне яклап сүз әйтер мөмкинлегем булмагач, анда эшләүнең мәгънәсен күрмәдем. Анда чыкмаган мәкалә «Акчарлак”та чыкты, күп тә үтмәде, минем «Ока» машинасы янып китте…

Җәяүлегә калдым. Берсендә дуслар машина белән кайтарып куйдылар да, өйгә таба барганда юл читендә торучы тонировкалы кап-кара «ундүртле» машина сызгырып өстемә килде. Читкә сикереп калдым, җиде-сигез катлы итеп нәрсә, кем икәнен әйттем инде… Икенче көнне дә шул ук машина, шулай ук эшләгәч кенә моның шактый үзенчәлекле янау икәнен аңладым…

Буада бер хуҗалыкны элекке глава Рафаэль Әбүзәров үз кулына төшерергә теләде, халык каршы. Глава белән очрашып сөйләштек. «Сиңа бер пуля җитә», — диде. Мин ул сүзләрне шул чакта ук яздым — «Пуля кемгә төбәлгән» дигән язма иде ул…

Лаеш районында проблемалар чишеп йөргән чак, бер дус килгән. «Синең дошманнар күбәйде, саклап йөрергә ике егет бирим әле», — ди. Ике боксер китереп куйды. Ике ел көннәр буе минем белән йөрделәр. Гел кеше озатып йөрүе авыр ул, хатын да туя башлады. «Кая барсак та, икенде күләгәсе кебек шулар килә», — ди… Аларның файдасы да тиде. Берсендә кайтып төштек — подъезд янында бер машина көтеп тора, бу мине акылга утыртырга килүчеләр… Аларны Гадел белән Раушан куып таратты, мине машинадан да чыгармадылар. Баксаң, ул вакытта берәүләрнең шәһәр янында гына авыл хуҗалыгы җирләре булган, ә алар аны төзелеш җирләренә күчерергә теләп главага килгәннәр икән. Ә тегесе миннән зарланган… Дус малай: «Сине монда саклап булмый, территориясе саклана торган йортта фатир алырга кирәк», — диде. «Акчам юк», — дим. Монысын саттык, ике миллион сумны әҗәткә шул дус табып биреп, мине зуррак һәм сак аша керә торган ишегаллы фатирга күчерделәр. Шул проблемалар булмаса, Глушко урамындагы фатирда яшәп яткан булыр идем әле…

Хәзер миңа янарга куркалар, чөнки мине бөтен даирәләрдә дә беләләр. Кайдан, кемнең шалтыратканын таба ала торган кешеләр белән дә аралашам… Минем дошманнар гади генә Котбетдин белән Сәйфетдиннәр түгел бит — минем мөмкинлекләрне генә чамалардай кешеләр. Хәзер иң куркынычы — аларның тәкъдимен кабул итү, ә кызыклы тәкъдимнәре күп була: акча, җир кишәрлекләре… Кайберләрен кабул итмәгәнгә үкенеп, төннәр буе йокламаган вакытлар да бар. Бүген журналист өчен янауга караганда «кызыклы тәкъдимнәр» хәтәррәк — беренчесен кабул итү белән кереп батасың, — дип сөйләде Искәндәр Сираҗи.

«Сиңа күп яшисе калмады, сине чүплектән табачаклар», — диделәр»

«Безнең гәҗит» газетасы җитәкчесе Илфат Фәйзрахманов:

Гомер буе шул янаулар белән яшәдем инде. Төрлесе булды. «Мин сине судка бирәм», — дип шалтыратулар — буш куык. Алары бик күп инде. 1997 елларда телевидениедә егермегә якын журналист, алып баручылар, дикторлар бар иде. Андагы җитәкчелек белән ризалашмыйча, демократия таләп иттек. Безнең сүзне кисү белән ризалашырга теләмичә, баш күтәрдек. Ул вакытта шул оппозиция лидеры мин түгел идем, тик нәтиҗәдә мин җитәкче булып калдым, чөнки комлыкка поса торган страус түгел. Мине профессиональ яктан яраксыз дип эштән куганнар иде, суд аша кире кайттым. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк бит инде, эш телефонына шалтыраттылар: «Сиңа күп яшисе калмады. Сине чүплектән табачаклар», — диделәр.

Мин прокуратурага мөрәҗәгать иттем, ул вакытта алтынчы бүлек бар иде, КГБга да гариза керттем. Минем телефонны бер ай тыңладылар. Телефонны алуга диктофонны кушып куя идем. Ул кеше өч тапкыр тавышын үзгәртеп шалтыратты. Яшәргә озак калмады, ди. Аның кем булуын белгәннәрдер, бәлки, мин үзем дә кем оештырганын аңладым. Шуннан мин бер айлап сумкамда чүкеч йөрттем, газ балоннары алдым.

Үзем өчен курыкмадым. Минем балалар мәктәпкә еракка йөри иде, хатыным укытучы булып эшләде. Ул — мәктәптә кунып та калырга риза булган укытучы. Бу әйберләрнең нәрсә икәнен хатынга әйтеп булмый бит инде. Бүгенге мәгариф министры Илсур Һадиуллин ул мәктәптә директор иде. Директорга шалтыраттым: «Абзый, монда шундый хәл, зинһар өчен, хатынымны якты вакытта кайтарып җибәр мәктәптән», — дип сорадым. Хатын кайта да зарлана: «Илсур Гәрәевичкә әллә нәрсә булган, гел „Кайтасыңмы әле?“ дип сорап тора», — ди. Хатынга: «Мин шундый эштә эшлим, якты вакытта гына йөрегез, балаларны кара», — дип тә аңлаттым, тик куркыныч яный дип әйтмәдем.

Берсендә кич эштән кайттым, әти — хатынның әтисе үзе генә. Балалар өйдә. Хатыным Зөлфия без элек яшәгән бистәгә китте, ди. Сигезенче ярты булды, түзмәдем, үзем дә киттем шунда. Баҗайга кердем дә: «Кайда ул?» — дим. «Әле генә чыгып китте», — ди. Баскычка утырдым да: «Егетләр, аңламыйсызмы соң, шундый хәл бит», — дим. Йөрәккә көч килде, көчкә кайтып җиттем, хәлнең җитди булуын аңлаттым инде хатынга. Үземә ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде.

Янаулар бар инде ул, чынлап үтерергә теләүче янап тормый. Килә дә ата. Журналист һөнәре шундый ул, ничә журналистны атып үтерделәр… Заказ бирүченең кайсын таптылар соң?! Мине кайдадыр атып үтерерләр дип уйламыйм һәм курыкмыйм. Әле дә язалар, янаулар бик күп.

Заманында бер хакимият башлыгын тәнкыйтьләгән өчен машина тәкъдим иткәннәр иде. Юк, нинди алу ди?! Рәмис Латыйпов та шундый журналист. Ул — чын журналист. «Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа?» — дим. «Кызык ич ул», — ди. Менә аның ришвәт алмаганына ышанам. Ә алучы журналистлар да бар. Журналистның дәрәҗәсе төшүгә үзебез гаепле. Без халыкның лакее булырга тиеш, түрәләрнеке түгел.

«Үтерергә теләгән кеше куркытып тормый» 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе җитәкчесе Рәмис Латыйпов җәй көне Инстаграм аккаунтына Лениногорск районы кешесе белән сөйләшүдән өзек куйган иде. Анда бер абый катлы-катлы «матур» сүзләр белән яный, «сине судка бирәләр» дигән мәгънәне җиткерергә тырыша. Эчләр катты шунда көл-көлә.

Миңа «үтерәм» дип әйткәннәре булды. Алай әйткән кешенең үтерәчәгенә беркайчан да ышанмадым. Үтерү — зур әйбер бит ул. Үтерәсе кеше телефоннан үтерәм дип кычкырмыйдыр. Бездә заказ буенча үтертерлек дәрәҗәдә әйбер язган кеше юк дип уйлыйм. Үтерергә теләгән кеше куркытып тормый ул. Нәрсәдер эшләгән өчен түгел, гадәттә нәрсәдер эшләргә мөмкин булган өчен үтерәләр. Нурлатта бер кешенең ун ел элек урлаган ун миллион сум акчасы өчен җинаять эше кузгаткач, кеше аша куркыту сүзләре җиткергәннәр иде. Шул очрак менә истә калган.

Бер кешеның мылтык күтәреп чыгып, атам дип куркытканы булды. Мөслим районында иде ул. Анда акча урлаганнар да өй салганнар, бу кешене сакчы итеп куйганнар. Без бу кеше белән матур гына сөйләштек, ни өчен килгән икәнне белгәч, өенә йөгереп кереп китте дә, мылтык күтәреп чыгып төбәде. Өй тирәсендә тездән кар, анда чабып китеп тә булмый, шулай кара-каршы басып торабыз. Менә ул кешенең башында нәрсә?!

Бер тапкыр эт өстергәннәре булды. Оператор егет шул этне туктатып калды.

Шулай бервакыт Аксубай-Нурлат чигендә бандитлар машиналар белән куып тотты. Алар менә пычак кадый алыр иде, чөнки бик ачулы чаклары иде. Без аларның базарның законсыз рәвештә үзләренекенә әйләндерү турында материал эшләгән идек, алар шуны контрольдә тота икән. Өч машина белән куып юл читенә кысып туктаттылар, «сөйләшергә» чыктылар, кассетаны сорыйлар. Андый вакытта дөрес итеп сөйләшеп кенә хәл итеп була.

Әңгәмә вакытында «кирәгеңне бирәм», «Татарстанннан сөрдерәм», «эшеңнән кудырам» кебек янауларның, микрофонга, камерага сугып җибәрү, арттан машина белән эзәрлекләп йөрү кебек әйберләрнең иге-чиге юк, алары инде проблемалы әйбер әзерләгәндә булырга тиешле «десерт» кебек кабул ителә башлый. Судларга да бирделәр, эшкә йөргән кебек судка йөргән чаклар да булды. Апас районында район җитәкчесенең урлап салган йортын төшергән өчен җинаять эше дә ачканнар иде. Мөслим районында район башлыгының сугыша башлавы хакында Россия мәгълүмат чаралары да язды, «Журналист» журналының мониторингына керде — журналистларга һөҗүм очрагы буларак та теркәлде.

Әгәр журналист тикшерүе кебек юлга басасың икән, мондый күренешләргә әзер булырга кирәк. Син кешене җинаять эшендә гаеплисең икән, билгеле, ул да сиңа төрлечә каршы торырга тырышачак. Курыксаң — эшләмә, эшләсәң — курыкма. Алтын кагыйдә шундый.

Янауларны теркәп барырга һәм вакытында җавап таләп итәргә кирәк, журналистлар андый очракларда бер-берсен яклашсын иде дигән теләктә торам. Менә шул Лениногорск районы башлыгы белән булган хәл дә миңа «дәрес» булды. Ул миңа шалтыратып ни генә әйтеп бетермәде! Ярый мин ул язманы теркәп калдым, сүгенүен төшереп калдырып, ТНВ каналында да күрсәттек. Әмма тәртип саклау органнары ягыннан бернинди реакция булмады, гәрчә кем телефоныннан шалтыраткан икәнен дә ачыклавы кыен түгел бит. Дәвамы кызык булды. Журналист янаулары турында журналистика курсында укыган бер студент курс эше язды. Мин шушы Лениногорск хакында сөйләдем. Курс эшен язгач, укыйм: мине район башлыгына яла ягуда гаепләп калдырган. Миңа янадылар, мин гаепле дә булып калдым. Гомумән, безнең журналистика буенча укытучыларыбыз журналистика тикшерүләренә дөрес карашта түгел. Алар журналист тикшеренүләренә өйрәтми дә, үзләре аңлап та бетерми бугай, анда укыткан укытучылар арасында чын журналист тикшеренүләре уздыручылар юк та. Журналистларны укыткан китапларның берсендә шундый мисал бар — «журналистны судка бирделәр» дигән мисал журналистка кимчелек кебек итеп сурәтләнгән. Ә судта кем җиңгән соң? Ул хакта китапта сүз юк, судка бирү факты журналист өчен гаеп итеп күрсәтелә. Бу дөрес караш түгел. Судка бирмиләр икән, димәк син хакыйкать өчен көрәшмисең дигән сүз. Кызганыч, безнең укытучыларыбыз журналист тикшеренүләрен уздырган студентларны яклау түгел, бу юнәлеш хакында дөрес мәгълүмат та җиткерә алмый.

Бездә гадәттә журналистларга редакторлары һәм туганнары аша басым ясала. Монысы иң кыены. Бервакыт миңа бер якын танышым әйтә: аны директоры мин эшләгән әйбер өчен кумакчы булган икән. «Шалтыратып әйт, туктасын», — дигәннәр. Ул миңа әйтмәгән, үзе кыен ашап калган. Берничә еллар узгач кына очрашуда әйтте, — дип сөйләде Рәмис Латыйпов.

«Туктамасаң, туганыңны эштән куачакбыз, диделәр»

«Интертат» электрон газетасының баш редактор урынбасары Лилия Заһидуллинаның да якын туганын эштән куу белән янаган булганнар.

Журналист тикшерүе язган вакытта һәрвакыт диярлек бер як ризасызлык белдерә. Чөнки бер якны яклыйсың, икенче якка йодрык болгыйсың. Телисеңме-теләмисеңме, дошманлашасың дигән сүз. Материал чыгуга үзеңнең адресыңа ишетәсе сүзләргә, вак-төяк янауларга әзерләнеп, йодрыгыңны йомарлап торасың. «Заказ», «берьяклы», «акча алгандыр», «судка бирәм» — бу мондый вакытта яңгырый торган иң гадәти сүзләр. Дөресен генә әйткәндә, материал чыгуга «судка бирәм» дип кычкырган кеше судка сирәк барып җитә. Гадәттә, аны тыныч кына, төптән уйлап кына эшлиләр. Әле ике-өч ай элек бер иптәш кызым шалтырата: «Синең «Акчарлак“та Балтач районы турында язмаң чыккан булган икән. Ирем янына (ире адвокат булып эшли) кемнәрдер килгән, сине судка бирергә җыеналар», — диде. «Анда судка бирерлек урын юк, йөрмәсеннәр», — дип көлдем генә. Чөнки юридик яктан әзерлекле, озак эшләнгән язма иде. Чынлап та, бүтән хәбәрләре булмады.

Президент аппаратыннан шалтыратып та «бүтән язмаска» дигәннәре булды. Мондый сүзләргә эшли-эшли күнегәсең, хәтта адреналин ала башлыйсың.

Моннан берничә ел элек «Акчарлак» газетасына бер райондагы хилафлыклар турында күләмле мәкаләләр язган идем. Төрле яктан килеп, төрле юнәлештәге проблемаларына басым ясадым. Ул вакытта бу район кешеләре «Акчарлак”ны зарыгып, капка төпләренә чыгып көтеп алабыз дип сөйлиләр иде. Ул районнан хатлар да байтак килә башлады. Бер яздым, ике, өч… Аннан шул районда яшәүче, район хакимиятенә якын торган бер кеше шалтыратып: «Йә туктыйсың, йә бу районда яшәүче фәлән-фәлән туганыңны эштән алабыз», — дип әйтте. Шуннан туктадым, кая барасың. Әмма язылганнары да байтак булды, шуңа сөенәм.

Икенче очрак. Анысына 6-7 елдыр. Миңа Казандагы бер эшмәкәр мөрәҗәгать итте, «Кызымны техникумда укытучылар, директор кыса, яратмыйлар, укуыннан куарга җыеналар. Ул директорны алыштырасы иде», — ди. Әгәр ул күрергә теләгән язма «Акчарлак”та басылып чыкса, миңа һәм редакторыбызга һәркайсыбызга берәр өй түбәсе ябарлык калай бирәчәген дә әйтте. Мин соңгы тәкъдименнән кычкырып көлдем, әлбәттә, чөнки калайның кирәге дә юк, безнең эштә акча белән бәйләнергә дә ярамый. Әмма әлеге эш буенча эзләнергә тотындым. Төбенә төшә торгач, миңа бу директор кызганычрак хәлдә булып күренде. Әлеге эшмәкәрнең кызлары үзен әллә кемгә куя, укырга йөрмиләр, техникум тәртипләрен санламыйлар, тикшерү өстенә тикшерү китертәләр дип истә калган. Шуннан бу абзыйны яклап түгел, киресенчә, аның кызларына юмор катыш киңәшләр биреп, кимчелекләрен дә күрсәтеп материал яздым. Директор өстен чыкты. Ә эшмәкәрнең ачуы чыкты, көн аралаш миңа юристлары шалтыратырга, басым ясарга тотындылар, юк кына сүзгә бәйләнгән булып, судка бирделәр… Минем ул вакытта менә-менә кызым туарга тора иде, роддомга җыенуга суд мәшәкатьләре килеп өстәлде. Бәхеткә, редакциядә хәлемә керделәр, судка редакторыбыз һәм юристыбыз йөреп бетерде.  

Быел гыйнвар аенда «Интертат”та «Челтәрле бизнесның икенче ягы: «БАДлар эчеп, сәламәтлегемне бетердем» дигән язма чыккач та шау-шуы шактый булды, әле дә тынычлана алмыйлар. Җырчы Азат Фазлыев миңа телефоннан: «Бу — заказ, җилнең кайсы яктан искәнен беләбез», — дип көлде. Кайсы яктан икән — әле һаман бу сорауга җавапны белмим. Дөрес, әлеге язмадан соң мине хуплаучылар нык күп булды, ә анысы бик канатландыра. Каршы як, ягъни челтәрле бизнес вәкилләре башта зурдан кубып күтәрелсәләр дә, кикрикләре тиз шиңде. Шулай да, менә инде бер айга якын бу язмам герое Тәсмия апа Сөләймановага басым бара. Башта аңа дәлилләр сорап рәсми хат җибәрделәр, хәзер җырчы Фазлыевлар хатлар сырлап ята… Тәсмия апа да бирешергә җыенмый, мин дә аңа терәк булачагымны, әлеге ситуациядә үзгәрешләр булуга яктыртачагымны әйтеп куйдым. Әле БАДлар, челтәрле бизнес темасына әйләнеп кайтырга исәп бар, — дип сөйләде ул.

«Подъезд төбендә көтеп торуларга барып җиткәч, шүрләтә»

2015 елда журналист Эльвира Фатыйхованың машинасына ату очрагы булган иде.

Күп куркыттылар инде: машинага аттылар, подъезд төбендә көтеп тордылар, шалтыраттылар. Шалтыраткан кеше башта «эштән алдырам» ди, аннан соң «гомереңә куркыныч яный», диләр.

Подъезд төбендә көтеп торган кешеләр мине машинага таба сөйри башлаганнар иде, алар белән уртак тел таба алдым. Кайвакыт кайсы материал өчен янауларын белми дә калам. Бер үквакытта берничә материалны эшлим — янап шалтыраталар. Кайвакыт телефонны алмыйм. Иң йомшак куркыту — «мин сине судка бирәм», «ничәдер мең штраф була», «утырталар».

Подъезд төбендә көтеп торуларга барып җиткәч шүрләтә, әмма һәрвакыт уртак тел табып була дип саныйм. Кешенең дулкынына кереп китәсең, аңлашасың. Бәлки, мине дошман күрүче кешеләр бардыр, ләкин мин үзем дошман итеп күргән кешеләр юк. Минем өчен материал язу — ул эш процессы.

Иң куркынычы машинага ату очрагы булды. Мин татарларны базарга кертмәүләре турында язган идем. Татарстан фермерларынның базарларда сата алмавы, читтән килгән халыкның базарлар белән идарә итеп ятуы безне кимсеткән кебек булды. Шуның турында язып чыккач, минем машинага аттылар. Шунысы бик куркыныч булды, әмма полиция гаеплене эзләп вакланмады да. Ул вакытта үзем өчен бер уңай күренеш булды: татар халкы ярдәм күрсәтте. Тәрәзәне ремонтлау өчен акчалата да ярдәм иттеләр. Хезмәттәшләр арасында андый кешеләр күп булмады, халык ярдәм итте.

Татарстанда журналист андый янаулардан якланмаган. Янау яки судка бирү очрагы була икән, ул үзе генә кала. Минзәлә районында «Газпром» белән судлашып йөрдем. Яңа ел алдыннан газовиклар счетчикның пломбасын өзә дә штраф яза. Шул кешеләрне ачыклый башлагач, исемнәрен әйтергә ярамый, диделәр, чөнки шәхси мәгълүмат турындагы закон бозыла. Җинаятьне ачу өчен мәгълүмат кирәк дип аларны судка бирдек. Безне Татарстан Журналистлар берлеге дә яклап чыкмады, Роскомнадзор да ярдәм итмәде. Шундый очракларда ул проблема белән берүзең каласың. Үзеңнең редактордан башка беркем дә ярдәм итми, ә ул — кечкенә кеше. Бу янаулар шуның белән куркыныч та, журналист якланмаган һәм берүзе генә кала.

Туганнар аша куркытулар да күп булды. Ул вакытта сеңлем бюджет өлкәсендә эшли иде. Журналистның бюджет өлкәсендә эшли торган туганы булса, аның аша яныйлар. Әти-әни аша да әйттергәннәре булды. Мин туктап калмадым.

«Физик яктан начарлык эшләү белән янадылар»

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова:

Шактый вакыт «Татарстан яшьләре» газетасында журналист булып эшләдем. Ул вакытта янау, куркыту очраклары күп булды, 2000нче еллар иде ул. Ул вакытта журналистикага караш та, таләпләр дә, журналистика үзе дә башка төрле иде. Мин журналист тикшерүләре, гаделсезлек, җинаять эшләре белән бәйле материалларны күп яздым. 

Берничә районда минем арттан машина белән куып йөргәннәр иде, телефоннан шалтыратып янаулар, адрессыз гына хатлар җибәрү, хакимият вәкилләренең редакторга басым ясарга тырышуы да булды. Исмәгыйль Шәрәфиев зирәк һәм тәҗрибәле кеше иде, ул ярдәм итәргә тырышты. Шалтыраткан кешеләр сүз белән куркытып калмады, физик яктан начарлык эшләү белән янадылар, кислота сибәбез, диючеләр булды. Минем Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткәнем дә булды. Кеше үлеме белән бәйле җинаять эшеннән соң гаделсез карар чыгарылуга бәйле материал эшләгәндә берничә районда булырга туры килде. Гаепләнүче кешеләр безнең арттан машина белән йөргән иде. 

Әлбәттә, яшь вакытта курыкканмындыр, әмма үземнең сайлаган юлыма карата фикерем үзгәрмәде. Гаделлеккә омтылу, принципиальлегем какшамады. Туганнарым, якыннарым аша басым ясаучылар булмады. Судлашып йөргән вакытлар булды. Бер тапкыр да мине гаепле дигән карар чыкканы булмады. Андый материалга алынганда документлар һәм дөреслекне раслый торган фактлар, дәлилләр булырга тиеш.

Хәзер турыдан-туры янау юлы белән бармыйлардыр дип уйлыйм, чөнки мәгълүмат кыры башка. Материал газетага бастырылып чыкканны көтеп торасы түгел, социаль челтәрләр аша ул бик тиз тарала. Халык үзе дә куркып тормый хәзер. Элегрәк журналист тикшерүе материалларын язганда халык та мәгълүматны: «Син моны беркемгә дә әйтмә», — дип бирә иде. Бүген халык проблемаларын турыдан-туры социаль челтәргә чыгара. Баш мөхәррир буларак, бүген дә басым белән очрашам, тик турыдан-туры янау юк.

«Сөйләүчеләр, янаучылар күп булды, әмма судка бирмәделәр»

Журналист Раиф Гыймадиев телевидениедә авыл хуҗалыгы проблемаларын яктырта, аңа шулай ук янаулар ишетергә туры килгән.

Янаулар гел булып тора инде. Төшерергә барабыз, анда ук янап куркытып, эзәрлекләп йөриләр. Икенче төрлесе — төшереп кайтасың, монда кайткач, югары җитәкчеләр аша материалны бирдертмәскә телиләр. Подъезд төбендә көтеп торганнары да булды.

Авыл хуҗалыгында тәнкыйтьләрлек урын күп иде. ТНВда эшләргә авыр иде. ТНВ җитәкчелеге өстән булган шалтыратуга бик игътибар итә иде. Шалтыратулар булгач, берничә тапкыр Марат Әхмәтовка күрсәтә идек. Ул күрсәтергә кирәк икәнен әйтә, ә телевидение җитәкчелегенең бирдерәсе килми. Телевидениедәге урынбасар: «Күрсәтсәң, эштән китәсең», — дигән иде, калдым инде.

Бер кимчелек тапкан урынга берничә тапкыр барып тикшерә торган гадәтем бар. Кама Тамагы районындагы «Мичурин» хуҗалыгына өч тапкыр бардым. Берсендә Кама Тамагыннан килгән кешеләр подъезд төбендә көтеп торган иде. Марат Готовичка әйттем, ул бер җыелышта: «Журналистларны саклап йөргәнче, үзегезнең кимчелекләрне бетерү турында уйлагыз», — диде.

Ютазыдагы бер хуҗалыкта заманча җиһазлар белән савым заллары ясап эшләп китәргә теләгән фермерга глава каршы чыккан. Анда да машиналар каршы алып, озатып йөри иде. Безгә комментарий биргән егеткә: «Сине бәкегә салабыз, алар Казанга кайтып җитмәячәк», — дип әйткәннәр иде. Хәзер инвестор шәхси сак куя, күп җиргә журналистларны кертмәскә тырышалар. Ул сорауларны Журналистлар берлеге дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк, бүген журналистлар якланмаган.

Күпчелек очракта минем өстән Президент аппаратына шалтыраттылар. Минем ул сүзләрне тыңламавымны белгәч, шалтыратмадылар. Сөйләүчеләр, янаучылар бик күп булды, тик бер тапкыр да судка бирмәделәр, — ди Раиф Гыймадиев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100