Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчадан Илфат Ризванов: «Иске суыткычтан ясаган инкубаторда өч йөз чеби чыгарам»

Арчада «Барлык кыйммәтләрнең таҗы — гаилә» фестиваль-бәйгесенең гала-концертында районның үрнәк гаиләләрен данладылар. Фестиваль һәм анда чакырылган кайбер гаиләләр белән «Интертат» хәбәрчесе танышып кайтты.

news_top_970_100
Арчадан Илфат Ризванов: «Иске суыткычтан ясаган инкубаторда өч йөз чеби чыгарам»
Илфат Ризванов

Арча районында яшәү тәртипләре, тормышларының бөтенлеге белән авыл халкында хөрмәт яулаган гаиләләрне барлау һәм гаилә кыйммәтләрен үстерү максатыннан «Барлык кыйммәтләрнең таҗы — гаилә» бәйгесе уздырылган. Узган елның сентябрь аенда башланган бәйге, гаиләләрне төрле иҗади сынаулар аша уздырып, 3 мартта гала-концерт белән төгәлләнде.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, биредә җиңелүчеләр юк. Район хакимияте биредә катнашкан 53 гаиләне гала-концертта сәхнәгә чакырып, сертификатлар һәм грамоталар белән бүләкләде. Жюри тарафыннан сайлап алынган ундүрт гаиләгә җиңүче дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Гала-концерт башлану алдыннан бәйгедә катнашучы гаиләләр мәдәният йортында гаилә кыйммәтләрен, яраткан шөгылен чагылдырган күргәзмә оештырды. Биредә катнашучыларның кул эшләнмәләре, гаилә ашлары, һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп сакланган ядкәрләре белән танышырга мөмкин иде. Күп кенә гаиләләр үз ядкәрләрен кадерләп саклаганнар. Алар арасында Коръән китаплары, хатлар, бүләкләр, борынгы киемнәр, бизәнү әйберләре бар иде.

Чиккән киемнәр, мендәрләр, бизәкләп тукылган ашъяулыклар, сөлгеләр, энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфаклар, мозаика белән ясалган картиналар, бәйләү җебеннән ясалган йомшак уенчыклар, тәм-томнар һәм милли ризыклар арасында кайсына килеп тукталырга белмичә озак кына карап йөрдем.

«Свияга» суыткычыннан ясалган инкубатор

Кинәт күзем «Свияга» суыткычыннан ясалган инкубатор фотографиясенә төште дә, аны уйлап табучы белән сөйләшеп киттек.

Яңа танышларым «Һөнәрле гаилә» номинациясендә җиңү яулаган Рәмзия һәм Илфат Ризвановлар булып чыкты. Алар Арча районы Шекә авылында гомер итәләр. Авыл Марий Эл Республикасы чигендә, Арчадан кырык километр читтә урнашкан.

— Инкубатор ясыйсым килә иде инде. Кулдан ясалган төрле вариантларны интернетта өйрәнеп, эштән чыккан суыткычтан ясап карарга булдым. Башта җитешсезлекләре күп булды. Берничә ел буе камилләштерә торгач, әйбәт кенә килеп чыкты. Аңа берьюлы өч йөз тавык йомыркасы тутырырга була. Шуларның якынча сиксән процентыннан чеби чыга. Чыкмаганнарының, гадәттә, йомыркасы кысыр була.

Йомырканы әйләндереп тора торган механизмын (редукторын) көйләү авыр булды. Башта я бөтенесен әйләндерә алмады, я артык кызу әйләндерде. Редукторны велосипед чылбырыннан һәм йолдызчыкларыннан ясадым. Аларны төрлечә көйли торгач, оптималь вариантын таптым.

Инкубатор, беренче чиратта, тиешле температураны һәм дымлылыкны тотарга тиеш. Аларны контрольдә тоту өчен махсус датчикларны кибеттән алдым. Һава әйләнеше һәр киштәгә килгән пластик торбалар ярдәмендә тәэмин ителә. Инкубаторны көне-төне саклап утырасы юк — мин аны тулысынча автоматлаштырдым, — дип таныштырды Илфат үзе ясаган җайланма белән.

Мин аның бу җиһазны ясаганда детальләр сатып алырга күпме акча тотуы белән кызыксындым. Датчикларга, торбаларга һәм башка вак-төякләргә, күп булса, биш мең сум киткән. Билгеле, иске җиһазлардан салдырып алынган әйберләргә акча тотылмаган. Чагыштыру өчен, йөз йомырка сыйдырышлы Кытайда җитештерелгән инкубатор бүгенге көндә якынча ун мең сум тора.

Ризвановлар чебешләрне үз тавыклары салган, яки күршеләрдән сатып алган йомыркалардан чыгара.

— Бер атна буе өч йөз йомырка җыябыз да, барысын берьюлы инкубаторга тутырабыз. Атна саен температура белән дымлылыкны үзгәртеп торырга кирәк. Анысын таблицадан карап эшлибез. Чебиләр 21 көннән чыга. Шушы вакыт эчендә ике сәгатьтән дә озакка ут бетмәве мөһим. Андый хәл була калса, инкубаторны машина аккумуляторына тоташтырабыз, — ди Илфат.

Көзгә йомырка салырлык тавыклар үстерү өчен, чебиләрне май башында чыгарырга кирәк. Ризвановлар үзләреннән артканын атна-ун көн эчендә сатарга тырышалар, чөнки май ае суык килсә, чебиләр ныгып кала алмый. Үсә башлаган өч йөзгә якын кош-кортны җылы урынга урнаштыру кыенлык тудыра. Тавык итеп сатарга теләгән очракта да, аларны дүрт ай буе карап үстерү өчен буш урын да, вакыт та күп кирәк. Бу хезмәт Ризвановлар өчен төп кәсеп түгел. Алар моны күбесенчә күңел өчен, шулай ук әз булса да өстәмә керем булсын дип башкара. Инкубаторның чыгымнары да юк түгел. Илфат ясаган җайланма тәүлегенә ике киловатт электроэнергия куллана.

Илфат «Газпром» оешмасында слесарь булып хезмәт куя. Аның шулай ук үз пилорамы бар. Заказлар булганда, эштән кайткач, агачтан такталар яра. Тимер чыбыкларын эретеп ябыштыру ысулы белән гөлләр үстерү өчен подставкалар да ясый. Шуларның берсе белән күргәзмәдә таныштым. Оста куллы кеше нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп башкара инде.

Хатыны Рәмзия авылда почта мөдире вазифасында хезмәт куя. Почтада атнага өч көн генә эшләгәч, ул үзенә өстәмә шөгыль тапкан — бала киемнәре, урын-җир комплектлары тегә.

— Теккән әйберләремне сатып алучылар бар. Бер алган кеше кабат мөрәҗәгать итә инде, чөнки мин сыйфатлы тукымалар кулланырга тырышам. Базар әйбере бер-ике югач формасын югалта, ә сыйфатлы кием озакка җитә, — ди Рәмзия.

Гаиләдә мәктәпкәчә яшьтәге ике малай үсеп килә.

— Авылда яшәү рәхәт инде. Авылыбыз урман янында, матур урында урнашкан. Безнең тирәдә ял итү комплексы җиткереп маташалар. Кибет, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп бар. Таш юл, газ, су кергән. Өйдә бөтен уңайлыкларны үзебез булдырдык, — ди Рәмзия Ризванова.

«Талкыш-кәләвә ясап, учларыма гомер бетмәслек сөял чыкты»

Күргәзмәдә Арча районы Мөндеш авылыннан Зөһрә һәм Рамил Сәләховлар гаиләсе белән дә якыннан таныштым. Авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Зөһрә берничә ел элек талкыш-кәләвә ясап, токмач кисеп сату кәсебенә кереп киткән. Аның хөкүмәт эше кичке якта булгач, көндез үз эше белән шөгыльләнү мөмкинлеге тапкан.

— Токмачның камырын йомырка сарысыннан изәм. Шулай эшләгәч, токмач сары төстә, ашта боткага әйләнми торган була. Чималны бизе ясаучылардан сатып алам. Аларга, киресенчә, йомырканың агы гына кирәк, — ди Зөһрә.

Талкыш-кәләвә ясау токмач кисүгә караганда күпкә мәшәкатьлерәк хезмәт икән. Аның каравы, Зөһрә Татарстанда чын талкыш-кәләвә ясаучылар бармак белән генә санарлык, ди. Ясалма ингредиентлар белән эшләү күпкә җиңелрәк икән, ләкин андыйның тәме башка төрле һәм сәламәтлеккә зыяны зур була.

— Талкыш-кәләвә ясау өчен кайнар карамельне гел тартып торырга кирәк. Бер-ике генә секундка соңга калсаң да, бөтен эшең юкка чыга — карамель «әтәч конфет”ка әверелә. Аны тарта-тарта учларыма гомер бетмәслек сөял чыкты, — дип кулларын күрсәтте Зөһрә.

Талкыш-кәләвәне ясавы гына түгел, саклавы да мәшәкатьле — бүлмә температурасында өч сәгатьтән артык торса, эреп төшә икән. Татлы ризыкны суыткычта сакларга кирәк. Суыткычларны һәм башка профессиональ җиһазларны Зөһрә грант акчасына алган. Ул өч грант җиңүчесе икән.

Арчада өй ризыкларына көндәшлек зур булгач, продукцияне күбесенчә Саба, Биектау кибетләренә куя. Ял көннәрендә Казанның Агропаркына барып, үзе сата.

— Казанда минем ризыкларны бигрәк тә яратып алалар. Бер мәртәбә дә кире кайткан товар булганы юк, — ди Зөһрә.

Зөһрәгә бөтен эшендә дә ире Рамил булышып тора. Төрле күргәзмәләргә, ярминкәләргә йөргәндә, яшь парның сабый баласын карап торырга кайнана ярдәмгә килә.

— Әни белән бергә яшәмәсәк, ризык әзерләү буенча үз эшемне башлап җибәрә алмаган булыр идем, — ди Зөһрә.

Бәйгедә катнашучылар — төрле һөнәр ияләре

Бәйгедә катнашучыларны, фестиваль тамашачыларын котларга Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов килгән иде. Күргәзмәне карап, гаиләләр белән танышып чыкканнан соң, ул сәхнәдән берничә хитын башкарды.

— Күргәзмәләрне карап, матур гаиләләр белән танышып уздык. Һәрберсенең үз шөгыле бар. Гаилә — ул ил терәге, шуңа күрә матур гаиләләр булу сөендерә. Алга таба да гореф-гадәтләребезне, телебезне, моңыбызны саклап, матур итеп, тигезлектә, саулыкта яшәргә язсын, — диде Рәсим Низамов.

Арча районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов әлеге бәйгене тәрбия чарасы дип атады.

— Шушындый гаиләләребезне без балаларга, киләчәк буыннарга үрнәк итеп күрсәтә алабыз. Бәйге район башлыгы Илшат Нуриев патронажында узды. Ул фестиваль барышын игътибар белән күзәтеп, киңәшләрен биреп барды, — диде Илфар Әюпов.

Арчада узган гаилә бәйгесенең тагын бер үзенчәлеге — катнашучыларның төрле һөнәр ияләре булуда. Биредә диетолог-консультант, данлыклы механизатор, укытучы, пешекче, ветеринар, табиб, хисапчы, слесарь кебек һөнәр ияләре бар иде.

Арча мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов районда гаилә бәйгеләре төрле исемнәр астында 2015 елдан бирле даими уздырылуын әйтте.

— Халык бу бәйгеләргә күнекте. Аны көтеп кенә торалар. Һәр җирлектә ул концерт формасында бара. Халык шул рәвешле күңел дә ача, тәрбия дә ала, — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100