Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рухи яктан арыдым, таксида эшләү куркынычка әйләнде": Татарстанда таксистларга һөҗүм итү очраклары артты

Пычак белән һөҗүм итәләр, буарга һәм таларга телиләр... 2019 елда Татарстанда таксистларга һөҗүм итү очраклары артты. Әгәр элек шоферлар очраклы юлчы корбаннары булса, хәзер телефоннан яки мобиль кушымтадан рәсми заказ ясап та адекват булмаган пассажирга юлыгырга була. 

news_top_970_100
"Рухи яктан арыдым, таксида эшләү куркынычка әйләнде": Татарстанда таксистларга һөҗүм итү очраклары артты
2019 елда Татарстанда таксистларга һөҗүм итү очраклары ешайды. Мондый җинаятьләрнең төп мотивы – таксист эшләгән акчаны һәм автомобильне кулга төшерү.

Практика күрсәткәнчә, күп очракта йөртүче һәм пассажир арасында конфликт клиентның нинди дә сәбәп аркасында түләргә теләмәве аркасында килеп чыга. Йөртүче үз хезмәте өчен таләп итә, ә җавап итеп дорфа сүгенү сүзләре ишетә. Яки аннан да начаррагы – пычак кадарга да мөмкиннәр. 

Тавыш-гаугасыз гына һөҗүм итү

Май аенда Яр Чаллыда таксистка һөҗүм итү видеосы Интернетны “шартлатты”. Пассажир таксистка берничә тапкыр пычак белән кадады. Ул йөртүче артына утыра, юл буе дәшми-тынмый бара, ә кирәкле урынга килеп җиткәч, бер сүз дә әйтмичә, таксистка һөҗүм итә.

Бер тапкыр муенына кадый, ә калганнары кулына ян ягына туры килгән. Таксист җинаятьче кулыннан ычкынып котыла, һөҗүм иткән пассажирны якын-тирәдәге яшьләр төркеме куркыта. Йөртүче могҗиза белән генә исән кала. Йөртүчегә һөҗүм итүдә гаепләнеп 24 яшьлек егет тоткарлана, ул үз гаебен танымый.



Яшәү бәясе – машина

Июль аенда Казанда яшәүче таксист Илнар Баһаветдинов та өч карак-пассажир корбаны була. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьчеләр таксистның “Лада Гранта” машинасына кызыккан, шуңа аны үтергәннәр дә. Җәйге кичтә Ижауга барыр өчен ир-атлар арендага машина ала. Кирәкле урынга илтеп куяр өчен Баһаветдинов килә.

Бу көнне ул сменасын эшләп бетерә һәм заявканы кабул итә. Юлда җинаятьчеләр яшь егетне кабель белән буып үтерә, соңыннан аның машинасында Ижауга кадәр барып җитәләр һәм аны урманда калдыралар. Таксистның гәүдәсен машинадан ерак түгел җирдә күмеп куялар һәм автомобильне алып китәргә телиләр.

Үтерүдә шикләнеп, Ижауда яшәүче өч кеше тоткарлана, алар барысы да тумышлары белән Таҗикстаннан. Аларга карата “Мәкерле ният белән кеше үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Арзанлы планшет, гади генә смартфон

Сентябрьдә тагын бер вәхши очрак булды. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 19 сентябрь иртәсендә Шигали авылы янындагы урман полосасында 31 яшьлек таксист Тимур Каюмовның мәете табыла. Соңрак экспертлар аның күкрәгенә җиде пычак эзе саный. Макеевка авылы тирәсендә аның җимерек машинасы да табыла.

Таксистны үтерүдә гаепләнеп Марий Элда яшәүче 26 яшьлек егет тоткарлана. Үтерүчене үзенең дус кызы “сата”, ул әлеге канлы вакыйганың шаһите булган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз үзенең дус егете белән бергә такси чакыртып кирәкле урынга киткәннәр. Юлда ул йөртүчедән машинаны туктатуын сорый, ә үзе урманга кереп китә. Күрәсең, шул мизгелдә машинада калган ирләр ызгышып китә.

Кире килгәч кыз танышының йөртүчегә берничә тапкыр пычак кадаганын күреп ала.  Ул, кычкырып, һөҗүм иткән кешегә комачаулый, ә таксист урманга кача. Җинаятьче кызны машинага утырта һәм Волжскига алып китә. Шулай ук йөртүченең арзан гына планшетын һәм смартфонын ала.

Икенче көнне кыз кача һәм бу хәлләрне полициягә хәбәр итә. Аның танышын тоткарлыйлар, ул карышып тормый, үз гаебен тулысынча таный. Аңа карата “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачыла.



Элмәк урынына телефон проводы

Октябрь аенда тагын бер таксист могҗиза белән генә исән кала. Аңа 18 яшьлек пассажир һөҗүм итә.

“Телефон проводы белән таксистны буып үтерергә теләгән өчен яшь егет кулга алынды”, - диделәр Татарстан Тикшерү комитетында.


Тикшерү версиясе буенча, 12 октябрьгә каршы төндә яшь егет танышы янына бару өчен такси чакырта. Ялда ул машинаны кулга төшерергә ниятли. Ул акчасын өендә онытып калдыруын әйтә, таксисттан кире борылуын үтенә.

Өенә кереп чыга, телефон проводы ала һәм янәдән машинага утыра. Пассажир уңайлы мизгел килеп чыккач таксистка һөҗүм итә. Йөртүче карыша һәм муенына бауны эләктерергә мөмкинлек бирми. Пассажир кача.

Соңрак аны кулга алалар, ул үз гаебен таный. Егеткә карата “Үтерергә теләү” маддәсе буенча җинаять эше ачалар.

“Ирексездән һәр пассажирдан этлек эзли башлыйсың”

“Татар-информ” хәбәрчесе бер компаниядә таксист булып эшләгән ир-ат белән сөйләште. Ул һөҗүм корбаны булмас өчен берничә киңәш бирде.



“Мин таксист булып аз да түгел, күп тә түгел, 7 ел эшләдем һәм шактый күреп өлгердем. Бу исерек пассажирлар да, юл өчен түләргә теләмәгән, конфликт чыгарырга гына торган тиле яшьләр дә. Адекват булмаган пассажирлар арасында хәтта хатын-кызлар да очрый иде”, - дип сөйләде Илшат.


Ир-ат сүзләренчә, ул өстәмә акча өчен таксида эшләгән. Һәм башта күбрәк заявкаларны нәкъ менә кич алган. “Җомга һәм шимбә – таксистлар өчен иң керемле көннәр. Адекват кешеләр ял көннәрендә безнең хезмәттән файдалана, мәсәлән, эчеп алырга һәм ял итәргә җыенганда. Шулай да күбрәк лаякыл исерек егет-кызларны бер күңел ачу урыныннан икенчесенә илтергә туры килә иде. Яшь вакытта һөнәрем белән бәйле куркынычлар турында уйлап та карамадым. Өстәмә заявкалар алдым, көне-төне рульдә булырга да риза идем, акча бик кирәк иде шул. Әмма бервакыт шундый канәгатьсез пассажир эләкте. Ул бер хатын белән утырган иде. Күрәсең, минем янда мактанырга, кылтаерга теләгәндер, дорфа сүзләр әйтә башлады. Аны машинадан төшереп калдырмый чарам юк иде. Әллә ул үзе мондый борылыштан югалып калды, әллә үзем яшьлегем белән үземне яклый алдым. Хәзер шулай эшләп кара – теләсә кем пычак белән ташлана”, - дип исенә төшерде ир-ат.

Илшат әйтүенчә, бер мизгелдә ул тынычрак эшкә китәргә кара кыла һәм азык-төлек кибетенә ипи ташучы булып эшкә урнаша.



“Рухи яктан арыдым, таксида эшләү акча да китерми башлады һәм гомер өчен көннән-көн куркынычракка әйләнә барды. Кайвакыт берәр начар яңалык күрәсең дә һәм ирексездән һәрбер клиенттан мәкерле ният көтәсең”, - дип өстәде ул.


Ир-ат әйтүенчә, гади генә кагыйдәләрне истә тотып күпмедер дәрәҗәдә үзеңне җинаятьчеләр һөҗүменнән сакларга була.

Соң бирелгән һәм ерак араларга булган заявкаларны кабул итмәскә кирәк. Үз иминлегегезне беренче урынга куегыз, ә өстәмә акча турындагы уйларны икенче планга калдырыгыз. Гомер берәү генә, сезгә нинди пассажир эләгәчәген һәм өегезгә исән кайтачаксызмы-юкмы икәнен беркем дә белми.

Һәрвакытта да видеорегистраторны кушылган килеш тотыгыз. Берәр нәрсә булган очракта анда дәлилләр теркәлеп бара. (Май аенда Чаллыда таксистка пычак белән һөҗүм иткәндә барысы да видеорегистраторга теркәлеп барган).

Әгәр пассажир айнык түгел икән, диспетчерга шалтыратыгыз. Хәлне аңлатыгыз һәм заякадан баш тартыгыз.

Әгәр машинагызга берничә кеше утырган икән, музыканың тавышын нык ачмагыз, машинадагы хәлне күзәтегез, машинада ниләр майтарылганын контрольдә тоту өчен вакыт-вакыт көзгегә күз төшереп алыгыз.

Заявканы алганнан соң, иренмичә генә юлның маршрутын яхшылап карагыз, өйрәнегез.

Пассажир белән аралашуны чикләү хәерле. Әгәр ул сөйләшергә, шаяртырга тели яки конфликтка кермәкче була икән – аралашырга теләмәвегезне күрсәтегез. Өстәвенә, йөртүченең күп сөйләнүе күпчелек пассажирларның ачуын да чыгара.

Әгәр пассажир берәр танышын һәм юлчыны утыртырга тели һәм моның өчен, мәсәлән, берәр шикле адрес буенча кереп чыгарга тәкъдим итә икән, ризалашмагыз.

Үз-үзен саклау өчен йөртүче электрошокер, газ баллончыгы һәм травматик корал кулланырга киңәш итә. Әмма ничек дөрес сакланырга һәм үз-үзеңне саклау чикләрен узмаска икәнен аңлау мөһим.



Агрегатормы яки таксопаркмы? Кайда куркынычсызрак?

Хәзер шәһәр юлларында төрле такси агрегаторлары логотиплары ясалган бик күп машиналар күрергә була. Бу пассажир һәм такси йөртүчеләре арасында арадашчы буларак махсус кушымталар эшләп чыгаручы компанияләр. Аларның бурычы – клиентларның заявкаларын кабул итү һәм аларны таксопаркларга тапшыру.

Күп клиентлар агрегаторларның отышлы бәясенә һәм уңайлы автомобиль сайлау мөмкинлегенә игътибар итә. Агрегатор системасында эшләү өчен лицензиясе булган йөртүчегә үз смартфонына махсус кушымта йөкләргә һәм теркәлергә кирәк. Һәм шуннан соң беренче заказларны кабул итәргә әзер буласы. Әгәр шәхси машина юк икән, компания аны бирә, үзеңә уңайлы булган график буенча эшләргә була.

Классик таксопарклар да бар. Ягъни, аларның даими шоферлар штаты һәм даими автомобильләре бар. Алар, агрегаторлардан аермалы буларак, бәяне югарырак билгели. Әмма һәрвакыт персонал сайлауны, йөртүчеләрнең эш тәҗрибәсен күзәтеп тора. Димәк, иминлеккә гарантия бирә, персоналны укыта һәм клиентлар өчен җаваплы.

Агрегаторлар йөртүчеләр сайлау белән шөгыльләнми, алар эшкә рөхсәте һәм пассажирлар йөртергә лицензиясе булган һәркемгә диярлек үз шартларында эшләргә мөмкинлек бирә. Әмма алар йөртү сыйфаты һәм йөртүче өчен җаваплы түгел. Аларның бурычы – йөртүчеләргә туктаусыз заказлар бирү һәм йөрткән өчен алардан процентлар алу.

Әмма таксопарк хезмәткәре яки агрегатор шартларында эшләүче булсынмы, бер генә йөртүче дә адекват булмаган клиентлардан сакланмаган.



Экспертлар нәрсә киңәш итә?

Йөртүчеләргә үз-үзеңне саклау курсларын – реакция һәм координацияне үстерү бер дә комачауламый.

“Әлбәттә, төрле хәлләр була. Хәрәкәт вакытында арттан һөҗүм итсәләр, җавап кайтару авыр. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнергә, муен һәм трапеция мышцыларын күнектерергә кирәк. Болай эшләгәндә умырткалар көтелмәгән сугудан сакланган булачак. Кысан урында көндәшеңә каршы торуның күп төрле алымнары бар. Һөҗүм итүченең кулын каерырыга тырышырга, кинәт кенә терсәк белән сугарга була, гомумән ситуациягә карап эш итәргә кирәк. Тагын кабатланам инде, рульдә килеш каршылык күрсәтү кыен гына түгел, ә куркыныч та. Сөйләгәндә бер төрле, ә чынлыкта бөтенләй башкача булырга мөмкин. Шулай да әгәр мөмкин икән, ярсу юлчыны машинадан төшереп калдырырга кирәк”, - дип киңәш итте Golden Tiger көрәшчеләр клубы тренер-инструкторы Фариз Мамедзаде.


Компанияләр шоферларның куркынычсызлыгы белән шөгыльләнәме-юкмы икәнен “Татар-информ” агентлыгы белә алмады. Танылган агрегатор-компаниясе менеджерлары моңа җавап бирергә әзер түгел иде.

Казанда танылган такси хезмәте офисында йөртүчеләрне җентекләп сайлауларын әйттеләр. Потенциаль хезмәткәр турында мәгълүматлар бик тәфсилләп тикшерелә, хупланган очрак йөртүчегә уку һәм әзерләнү билгелиләр. Ә менә таксистларның ничек сакланган булуы һәм гомер өчен куркыныч булган хәлләрдә аларның гаиләләрен нәрсә көтәчәге турында җавап бирүдән баш тарттылар. Әгәр йөртүче пассажирның адекват булмавын сизә икән, аның диспетчерга шалтыратырга һәм заказдан баш тартырга хокуклы икәнен генә әйттеләр.

Оешма рәсми заказлар буенча эшләгән йөртүчеләр өчен генә җаваплы була ала. Әгәр инде йөртүче читтә акча эшләп алырга теләгән икән, гомере өчен бөтен җаваплылык аның үз өстендә кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100