«Аны югары үрләр көтә иде»: Венгриядә үлгән татар кызы Элина Вәлиева истәлегенә

Талантлы татар кызы, пианист Элина Вәлиева 2019 елның декабрь азагында Венгриядә ял иткәндә үкенечле үлем белән китеп барды. «Интертат» аның якыннары белән сөйләште.
Исеме музыка даирәсендә инде танылган 27 яшьлек Элина Вәлиеваның үлеме турында кайгылы хәбәр 22 декабрьдә мәгълүм була. Ул душта юынган чагында ис тиеп үлгән дип фаразлана. Элина йөргән егете белән Будапештка ял итәргә барган булган. Бер фатирга (апартаментлар) яшәргә кергәннәр, сүз уңаеннан, шушы ук йортта Otto Studios кунакханәсе дә урнашкан. Бинада авария булып, бүлмәгә көнкүреш газы чыгып торган дип фаразлана. Элинаның гомер җебе шушында өзелә. Егетенең дә газ белән агулануы ачыклана. Венгриядә католиклар бәйрәмнәре булу сәбәпле, Элинаның җәсәден тиз арада алып кайтуда тоткарлыклар туа. Булган проблемаларны җайга салуда соцчелтәрләрдә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ярдәм итүе турында яздылар. Моны Элинаның укытучысы Лия Кәримова да раслады. Бик күп дәрәҗәле конкурслар лауреаты, РФ Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Президенты стипендиаты булган Элинаның якыннары белән «Татар-информ» агентлыгы элемтәгә керде. Элина 2015 елда Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Ә консерваториягә кадәр музыкаль тормыш юлына төп орлыкны Уфадагы мөгаллиме, Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Лия Кәримова салган. Уфа сәнгать институты каршындагы Уфа махсус урта музыка көллиятендә ул алты яшьтән унсигез яшькә кадәр Элинаның остазы булган. — Андый укучылар турында «гомердә берәү генә очрый» дияргә була. Алты яшьтән бирле шөгыльләнде ул миндә. Искиткеч сәләтле — табигый сәләте дә көчле, өстәвенә гаҗәеп тырышлыгы, җаваплылыгы белән аерылып тора иде. Ул көненә алты сәгатьтән ким шөгыльләнми иде, бу бит өстеннән таяк тотып түгел, үз теләге белән. Элина беркайчан, беркемнән кисәтү, шелтә ишетмәслек итеп укыды. Бөтен биремне 100 процентлык итеп үтәде, — дип искә ала Лия Кәримова. Ул Элинаның «Россиянең сәләтле балалары» алтын китабына кертелгәнен, «Россиянең сәләтле баласы» медаленә ия булганын, «Яңа исемнәр» халыкара фонды стипендиаты, шулай ук, Башкортстан Президенты, Россия Мәдәният министрлыгы, Мәскәүдәге абруйлы «Роза» фонды стипендиаты булганын әйтте. Унбер яшьлек чагында Элина Казанда Рөстәм Латыйпов исемендәге конкурста беренче урынны алган булган. — Казан консерваториясенең фортепиано кафедрасы мөдире Әлфия Бурнашева Элина турында югары фикердә иде. Бик талантлы кыз дип әйткән иде. Гомумән алганда, Татарстан башка талантларны таныта белә, сездә ул ачык чагыла. Мин күп конкурсларны күргән кеше, моны объектив әйтәм, — диде Лия Кәримова. Ул Элинаның төрле киңкүләм бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе бик зур булганын ассызыклады. Шушы уңышлары аңа Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенә бюджет бүлегенә укырга керергә мөмкинлек биргән. «Бу безнең республикада «бюджет»ка кергән бердәнбер очрак», — ди укытучысы. Лия Кәримова сүзләренчә, Элина Казанга аспирантурага фортепианист Евгений Михайлов классына  укырга да кермәкче булган, читтән торып уку бүлеге булмагач, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә Юрий Богдановка укырга кергән. — Шул вакыттан бирле аның зур иҗади тормышы башланды, бәйгеләргә чыга башлады, Италия, Испания, Германиягә барып, барысында да лауреат булды. Дания, Польша, Венгриядә дә төрле чараларда чыгыш ясады. Шушы арада Япониягә сәфәргә әзерләнә иде, Япония шәһәрләрендә уйнарга тиеш иде. Моннан тыш, Элина музыка мәктәбендә укытучы буларак та ачылды. 25 декабрьдә Юрий Богданов Красногорскта Элинага багышлап, Хәтер кичәсе оештырды. Анда Элинаның укучылары, консерваториядәге дуслары уйнады. Элина эшләгән музыка мәктәбе директоры да чыгыш ясады. «Соңгы конкурста Вәлиева укыткан укучылар чыгыш ясады. Барлык номинацияләр буенча аның укучылары беренче урыннарны яулаган иде» дип сөйләде», — диде. Лия Кәримова, Элинаның җәсәден Венгриядән алып кайтканда, гел игелекле, ярдәмчел кешеләр очраганын, юллары бик уңганын билгеләп узды. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова булышлыгы белән, Элина Вәлиеваны җир куенына салу өчен, Уфаның Үзәк зиратындагы үзәк аллеядә урын бирелгән. Элина Вәлиеваның, остазы Лия Кәримова йөрәгендә зур урын биләп торуы беренче сүзләреннән ук аермачык ярылып ята иде. Лия ханымның кызы Ангелина да аның Элинаны үз баласыдай күрүен әйтте. «Гаиләдә мин тугач, әниләр Элина белән мине «старшенькая» һәм «младшенькая» дип йөртә иделәр», — диде. — Бөтен әсәрләрен яратып башкара иде, һәр әсәре яратып тыңлана иде Элинаның. Заманча композиторныкын, классикныкын да бертөрле яхшы, оста уйнады ул. Аның холкы да шундый, бик нечкә тоемлый белә иде. Аның әнисе бик музыкаль кеше, туганнары арасында да үзешчәннәр күп. Шулкадәр кайгыртучан, игътибарлы иде, миңа «ватсап»тан да «нәрсә эшлисез», кан басымы булса, «сәламәтлегегез ничек» дип, гел хәл белешеп торды. «Сезгә ял итәргә кирәк» дип, Абхазиягә билет та алып биргән кеше ул миңа. Аллаһ үз бакчасына иң матур чәчәкләрне җыя диләр. Статистика да бар: бик күп гениаль музыкантлар 27 яшендә киткән, — дип сөйләде Лия Кәримова. Элинаның Венгриядә егете белән булганын әйттек. Лия ханым әйтүенчә, алар ярты ел очрашып йөргән. — Мәскәү аспиранты ул, җыр белән мавыга. Аны гаепләүчеләр дә бар, ләкин аның бернинди гаебе юк. Ул да бик борчыла, — диде. «Аның беркайчан мөлкәт белән бәйле хыялы юк иде» Мин шалтыратканда, әңгәмәдәшем һәм аның кызы Ангелинаның зиратка, Элинаның каберенә барырга җыенган чаклары иде. «Элина миңа олы апам кебек иде», — ди Ангелина. Аның сүзләренчә, фаҗига булган көнне Венгриядә бик көчле җилле көн булган. Шул җил нәтиҗәсендә дә газ таралган булса кирәк дип фаразлана. Тикшерүнең берничә айга сузылырга мөмкинлеген дә әйтте ул. — Элина Венгриягә беренче тапкыр барды. Архитектурасы да матур булгач, аның барасы килеп йөри иде инде анда. Кызганыч, бу сәфәр аяныч тәмамланды. Моны хыял ук дип тә әйтеп булмыйдыр, аның беркайчан мөлкәт белән бәйле хыялы юк иде. Ул зур эт асрарга тели иде, менә анысы чыннан да хыял, — ди Ангелина. Ул Элинаның кечкенәдән тырыш булганын сөйләде. — Әнисе алты яшьтә фортепианода шөгыльләнергә китергәч, аның әнисе минем әнигә килгән дә: «Минем баланы нишләттегез? Нигә ул көненә унышар сәгать шөгыльләнә?» ди икән. «Сез миңа болайрак, тегеләйрәк уйнап кара дип өйрәттегез, мин шулай уйнап утыра торгач, шулай ун сәгать килеп чыга» ди икән Элина. Бөтен әйберне җиренә җиткереп, идеаль эшли иде ул. Бик ихлас, ачык, күпкырлы шәхес иде. Аның дуслары да төрле юнәлешле кешеләр. Аның күңел төрлелеге, дуслары төрлелегендә дә чагыла иде. Ул инде гастрольләре белән җир йөзенең яртысын диярлек гизеп чыккандыр. Якын арада оркестр солисткасы булып, Япониягә барырга тиеш иде. Карьерасының иң кызу, күтәрелеш чорында, гашыйк булып, бәхетле булып китеп барды… Киләчәктә әле аны тагы да югарырак үрләр көтә иде», — ди Ангелина Васенина. «Элинага исемне мин куштым» Элинаның бертуган абыйсы Ришат Вәлиев Элинаның җәсәде 1 гыйнвардан 2 гыйнварга каршы төндә Будапешт-Цюрих-Москва-Уфа рейсы белән кайтарылганын әйтте. Ришат Вәлиев бертуган сеңлесе белән бәйле балачак хатирәләрен уртаклашты. — Ике яшьлек вакытында, Элина теле ачылгач, мине «Тё-дё» дип йөртә иде. Без әни белән Элина шулай миңа, туганына, яратып эндәшүенә сөенә идек. Бер серне дә ачам: Элина дип мин исем куштым. «Волшебник изумрудного города» китабын укыган идем, анда героиняның исеме Элли иде. Әнигә: «Элли дип кушыйк әле» дим. Әни әйтә: «Алайса Элина булсын инде» ди. Бер 20 еллап элек полиция машиналарында «Элина» фирмасы «мигалка»лары торганын хәтерлим. Элина аларны күрде дә, гаҗәпкә калды. Ул шундый самими итеп, үзенчә гаҗәпләнә белә иде. Гомумән, Элина бездән күбрәк белә торган кеше кебек тоела иде миңа. Үсмер чагында ул берара бал биюләре белән дә шөгыльләнеп алды. Аның песи кебек салмак, нәфис хәрәкәте, матур гәүдәсе дә шуннан дип уйлыйм. Мин аның һәр уңышына, казанышына эчкерсез шатлана идем. Төрле бәйгеләрдә бик күп җиңүләр яулады ул. Махсус урта музыка көллиятен тәмамлагач, Элина Мәскәү һәм Казан арасында сайланды. Мәскәүгә күченгәч, алай борчылмадым. Мәскәү аны колач җәеп кабул итте. Элина Мәскәүне, Мәскәү аны яратты. Элинага якынрак булам дип, әни дә шунда күченде. Без сирәгрәк очраша башладык. Ара ераклыгы бар бит. Сирәк күрешсәк тә, бик теләп, куанып очраша идек. Сеңелкәш үлеме — бернәрсә белән дә каплап булмаслык ачы югалту. Элиночка минем өчен хатын-кыз матурлыгы, гаделлек, киң күңеллелек, ихласлык үрнәге иде. Ә иң мөһиме — әнигә мөнәсәбәттә өлге иде ул минем өчен. Элина өчен әни беренче урында торды. Югалту хәсрәте ачысын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, ул бөтен күңелне биләп алган. Әнинең хәсрәте — галәм белән дә чагыштырып булмаслык. Бик авыр хәлебез, — дип сөйләде. Ришат Вәлиев Элина тормышында зур эз калдырган кешеләргә — укытучыларга, дусларына рәхмәтле булуын әйтте. Элина Вәлиеваны икенче гыйнвар көнне җирләгәннәр. «ВКонтакте» шәхси битендә дә абыйсы татарча: «Элина, сеңлем. Ничек шулай килеп чыкты? Син киттең… Мин сине бик яратам, беркайчан да онытмаячакмын…» — дип язып калдырган. «Җирдәге гомерең бик кыска булса да, ул искиткеч булганы сөендерә. Чибәрлегең, шәп чыгышлар, сәяхәтләр, тыңлаучыларыңның соклануы белән тулы тормыш иде ул. Сүз дә юк, искиткеч зур югалту. Мондый кыз тәрбияләп үстерү — һәр әнинең хыялы. Элина безнең йөрәкләрдә мәңгегә яшәр. Туганнарың һәм якыннарыңа сабырлык, Элинасыз яшәргә өйрәнүдә көч һәм сабырлык!» — дип теләкләр язып калдыручылар бик күп. «Татар-информ» редакциясе дә Вәлиевлар гаиләсенә, туганнарына, дусларына, остазларына, Элинаны якын күргән һәммә кешенең авыр кайгысын уртаклаша.